Казанда ВИЧтан яңа препаратны тикшеренүләр узачак. Тикшеренүләр башлануы турындагы мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник тикшеренүләр реестрында урнаштырылган.
GSK3640254 исемле даруны пациентлар 25 һәм 100 миллиграммлы төймәләр рәвешендә алачак. Тикшеренүләрдә алданрак дәвалану алмаган ВИЧ-инфекцияле кешеләр катнашачак.
Казандагы клиник тикшеренүләр Республиканың СПИДны һәм инфекция авыруларын булдырмау һәм аңа каршы көрәш үзәгендә узачак. Моннан тыш, тикшеренүләрне илнең тагын сигез СПИД-үзәкләрендә: Сарытауда, Красноярда, Смоленскида, Липецкида, Орелда, Самарда, Екатеринбур һәм Мәскәүдә уздырачаклар.
Әлеге халыкара тикшеренүләрне ViiV Healthcare ширкәте уздыра, аны үткәрү АКШ, Канада, Пуэрто-Рико һәм Испаниядә дә хупланган.
Тикшеренүләрнең беренче өлеше нәтиҗәләре турындагы хисапны ширкәт яз көне тәкъдим иткән иде. Анда ирекле рәвештә катнашкан 34 кешенең 22се кайбер өстәмә нәтиҗәләрдән: диареядән, башы яки эче авыртудан һәм косасы килүдән зарланган. Даруны организмның кабул итүе белән бәйле яки иминлеккә бәйле бернинди проблемнар ачыкланмаган.
Яңа препаратны авыруы башка класслардагы даруларга бирешми торган пациентлар куллана алачак дип ниятлиләр.
Роспотребнадзор канаты астында эшләүче СПИДка каршы көрәшүче һәм чирне булдырмау профилактика фәнни-методология үзәге мәгълүматларына караганда, елның 30 сентябренә Русиядә ВИЧ-инфекция диагнозы белән 1 132 087 кеше теркәлгән, шуларның 413 930ы үлгән. 2020 елның шушы вакыт аралыгындагы саннарга караганда, бу 5,7% процентка күбрәк. Үлүчеләрнең уртача яше — 42 яшь. Үлемнәрнең төп сәбәбе — туберкулез.
2021 елның соңгы 9 аена караганда, ВИЧ инфекция йоктыруның 54 423 яңа очрагы теркәлгән. 2020 ел белән чагыштырганда, бу 1,1%ка әзрәк. Әмма белгечләр моның сәбәбен дөньяда коронавирус пандемиясе белән бәйле дип аңлата, ул вакытта ВИЧ инфекцияне тикшерү күләме кимегән, СПИД үзәкләренә азрак кеше мөрәҗәгать иткән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!