Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның галимнәр шурасы Гафуровны яклап Мишустин, Миңнеханов һәм Фальковка мөрәҗәгать итте


КФУ бинасы
КФУ бинасы

Алар университет ректорының тоткарлануы белән бәйле эшнең объектив каралуына ярдәм итүен сораган. Галимнәр шурасы искәртүенчә, Гафуров "университетның бөтен юнәлешләрдә дә үсеше өчен барлык кирәкле шартларны тудырган".

Казан федераль университетының (КФУ) галимнәр шурасы югары уку йорты ректоры Илшат Гафуровның тоткарлануы белән бәйле хәл аркасында хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга, Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыккан. Аның тексты университет сайтында чыккан.

"Мәгълүмат чараларында КФУ ректоры И.Р. Гафуровны тоткарлаулары белән бәйле мәгълүматлар барлыкка килү сәбәпле, без – Казан федераль университетының хезмәткәрләре, медицина эшчеләре, укытучылары һәм белем алучылары коллективы Сезгә бу хәлне объектив карауга булышуыгызны сорап мөрәҗәгать итәбез", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Галимнәр шурасы искәртүенчә, ректор вазифасына билгеләнгән көннән алып бүгенгә кадәр Гафуров "университетның бөтен юнәлешләрдә дә үсеше өчен барлык кирәкле шартларны тудырган".

"Бу чорда фәнни-белем бирү инфраструктурасы заманча яңартылды, яңа институтлар һәм фәнни үзәкләр, фәнни-тикшеренү лабораторияләре, планетарий һ.б. ачылды. Университетка башка шәһәрләрдән килеп укучылар өчен Русиянең иң яхшы студентлар кампусының берсендә - Универсиада авылында уңайлы, заманча яшәү шартлары оештырылды", дип Галимнәр шурасы әгъзалары Гафуровның казанышларын санап узган.

Шунда ук, нәкъ менә Гафуров тәкъдиме белән университетка медицина өлкәсендә белем бирүне кире кайтаруларын һәм фәнни-клиник эшчәнлекне торгызуларын искәрткәннәр.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә пандемия үсеш алган чорда, Казан халкына ярдәм өчен, университет клиникасында вакытлыча һоспиталь оештырылуын искә алганнар.

Галимнәр шурасы әгъзалары КФУның "Русия белем бирү системындагы лидерларның" берсе булуын, ә аның потенциалы "ил һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә нигез", булып торуын искәрткәннәр.

"Казан федераль университетының 50 меңләп белем алучыны, 10 меңләп хезмәткәрне (шул исәптән ике мең медицина хезмәткәрен) берләштерүен исәпкә алып, Сездән мөрәҗәгатебезне игътибарсыз калдырмавыгызны сорыйбыз", диелгән йомгаклау өлешендә.

КФУның быел ноябрь аенда расланган Галимнәр шурасына югары уку йортының укытучылары һәм җитәкчеләре арасыннан 97 кеше керә.

Илшат Гафуровны ФСБ хезмәткәрләре 21 декабрь "УНИКС" концертлар залыннан "Ел студенты" премиясе тантанасыннан чыкканда тоткарлаган. Аның кабинетында, өендә тентү узган, төнлә махсус очкычта аны Мәскәүгә алып киткәннәр. Тоткарлау турында 22 декабрьдә иртән генә билгеле булды.

КФУ ректорына Җинаять кодексы 105нче маддәсенең берничә бүлеге нигезендә (яллап кеше үтерү белән бәйле) гаепләү белдерелгән.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Илшат Гафуровны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына җибәрде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG