Русия Югары мәхкәмәсе "Халыкара Мемориал"ны ликвидацияләү турында карар чыгарды. 28 декабрьдә узган утырышта Баш прокуратура вәкиле Алексей Жафяров оешма "СССРдан террорчы дәүләт дигән ялган образ тудыра, наци җинаятьчеләрен аклый", дип белдерде.
"Мемориалның ХХ гасырдагы сәяси репрессияләр темасына спекуляция ясап, Советлар берлегенең террорчы дәүләт дигән ялган образын тудыруы, кулларында совет халкының каны булган наци җинаятьчеләрен агартуы һәм аклавы күренеп тора", диде Жафяров тарафларның фикер алышулары барышында.
Жафяров фикеренчә, репрессия корбаннарын аклау белән "Мемориал"да түгел, ә хәрби прокуратурада һәм Эчке эшләр министрлыгында шөгыльләнәләр. Аның сүзләренчә, 1991 елдан башлап прокуратура сәяси репрессия корбаны булган 500 мең кешене аклаган, Эчке эшләр министрлыгы – тагын өч миллион кешене. Шул ук вакытта, соңгы ике елда "Мемориал", кемне дә булса репрессия корбаны дип тануларын сорап, бер мәртәбә дә мөрәҗәгать итмәгән, диде прокурор.
"Халыкара Мемориал" вәкилләре Баш прокуратура дәгъваларын кире какты, оешманы юк итү өчен кануни нигезләрен булмавына ишарә ясады. "Халыкара Мемориал"ның башкарма мөдире Елена Жемкова Русия дәүләте репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерүне мөһим дип саный һәм "Мемориал"ның эшчәнлеген бәяли, аның вәкилләре хөкүмәт комиссияләренә керә дип белдергән. Мондый зур эшчәнлектә хаталар булырга мөмкин, әмма оешма һәрвакыт моңа җавап бирә һәм хаталарын төзәтә, дип искәртте ул.
Алар хөкем карарын шикаять итәргә җыена, Европа кеше хокуклары мәкхмәсенә кадәр барып җитәбез диләр.
11 ноябрьдә Русия баш прокуратурасы "Халыкара Мемориал"ны (Русиядә "ят агент" дип танылды) ябуны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы "ят агент" турындагы канунны даими бозуда гаепли.
Мәскәү прокуратурасы исә, "Мемориал" хокук яклау үзәген ликвидацияләү таләбе белән Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә дәгъва бирде. Мәхкәмә утырышы 29 декабрьгә билгеләнгән.
"Ят агент" тамгасы куелмау белән бәйле берничә очрактан тыш, "Мемориал"га сәяси тоткыннар исемлеген алып бару аркасында, экстремизмны хуплау турында да дәгъвалар белдерелә. Моны күптән түгел Кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән очрашуда президент Владимир Путин да искә алды.
Хакимиятләрнең Русиядә озак еллар дәвамында эшләгән хокук яклау оешмаларыннан берсен ябуны таләп итүенә берничә Нобель премиясе лауреаты, галимнәр, исемнәре дөньяга билгеле булган язучылар һәм музыкантлар, шулай ук АКШ, Европа берлеге һәм Европа шурасы да каршы чыкты.
15 декабрьдә Европа парламенты Русия хакимиятләренең "Халыкара Мемориал" һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген эзәрлекләвен һәм "сәяси максатларда" ябарга тырышуын хөкем иткән резолюция кабул итте.
Ике оешма да Русиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан ят агентлар исемлегенә кертелгән.
Европарламент "Мемориал"га каршы бөтен гаепләүләрне бетерергә, оешмага үз эшчәнлеген дәүләт тыкшынуыннан башка гына дәвам итә алу мөмкинлеген бирергә өнди.
Парламент әгъзалары шулай ук Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррельны, "Мемориал"га каршы репрессияләргә катнашы булган вазифалы затларга карата санкцияләр кертергә чакырды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!