Бу көннәрдә Совет берлегенең җимерелүенә 30 ел тулды. 1991 елның 25 декабрендә Совет берлеге президенты Михаил Горбачев вазифасыннан китә. Озак дәвам иткән, әмма зур кан түгүләрсез узган бу процессның тәмамлану көне дип 26 декабрь санала. Шуннан соң совет хакимияте структуралары эшчәнлеге бетерелә. 28 декабрьдә Совет берлегенең Югары һәм Арбитраж мәхкәмәсен, прокуратурасын бетерү турында карар чыга. Ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә көч белән 1922 елда төзелгән берлек 69 елдан соң таркала.
Җимерелүгә андагы сәяси системның нәтиҗәсез эшләве, икътисадның, авыл хуҗалыгының халык өчен кирәкле әйберләрне җитештерә алмавы, милләтләргә карата гаделсезлек сәбәп булды.
Совет берлегендәге республикалар ул берлектән чыгып, үз тормышларын тулысынча бәйсез рәвештә корырга теләде. Шул чакта Мәскәү аларга Совет берлеген башка принциплар нигезендә үзгәртеп кору аша илне саклап калырга тәкъдим итте.
Татарстан исә, үзгәртелгән яңа берлек корылган очракта, анда үзенә югарырак статус алып, яңа Совет берлеге килешүен башка союздаш республикалар белән беррәттән, аерым имзаларга теләвен белдерде һәм Мәскәү белән бу турыда сөйләшүләр алып бара башлады. Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров — ул сөйләшүләрдә катнашкан Татарстан такымының рәис урынбасары.
— 80нче еллар ахыры, 90нчы еллар башы Татарстан өчен искиткеч борылыш еллары булды. Совет берлегендә Татарстанның статусын күтәрү башта халык максаты булса, аннан Татарстан дәүләте максатына әверелде. Татарстан яңа Совет берлеге килешүен суверен дәүләт буларак мөстәкыйль рәвештә имзаларга тиеш иде. Мәскәүне шуңа күндерү өчен бик зур эш алып барылды. Мәскәүдә бу турыда сөйләшүләр өч көн дәвам итте. 1991 елның 12-15 августында узган ул сөйләшүләрдә Русия ягын РСФСРның дәүләт секретаре, президент Борис Ельциннан соң икенче булган Геннадий Бурбулис җитәкләде. Татарстан делегациясе башында ул чактагы Татарстан вице-президенты Василий Лихачев булды, мин аның урынбасары идем. Без Мәскәүне Татарстанның, Русия белән килешү төзеп, үзгәртелгән Совет берлегенә мөстәкыйль рәвештә кул куярга тиешлегенә күндерә алдык. Ул турыда протокол матбугатта басылып та чыкты. Очрашуның соңгы көнендә Бурбулис Русиянең конфедерация элементлары булган демократик федерациягә әверелергә тиешлеген әйтте. Конфедератив өлеше Татарстан булырга тиеш иде, - ди Таһиров.
Әмма Казан белән шушы килешүдән соң Совет берлеге президенты Михаил Горбачев Кырымдагы Форос утырмасына ялга китә, һәм элекке тоталитар совет системына кире кайтырга теләгән сигез югары җитәкчедән торучы Гадәттән тыш вазгыять дәүләт комитеты (ГКЧП) 19 августта Совет берлегендә хакимиятне үз кулына алуын игълан итә. Ә Мәскәү белән Казан арасында берничә көн элек ирешелгән килешүне Русия һәм Татарстан президентлары Борис Ельцин һәм Миңтимер Шәймиев 19 августта имзаларга тиеш була. Килешү имзаланмый кала. ГКЧП хакимияте 21 августта тәмамлана, ГКЧП сагы астында булган Горбачев Мәскәүгә кайта. Бу уңайдан Индус Таһиров Татарстанга мөстәкыйль республика булу өчен өч көн җитмәде, дип белдерде.
ГКЧП җиңелгәннән соң Татарстан җитәкчеләре, шәхсән Миңтимер Шәймиев тә тоталитар системга кайту тарафдарларын яклауда гаепләнә, хәтта җинаять эшләре дә ачыла.
ГКЧП Совет берлегендәге республикаларның берлектән чыгу омтылышларын тагын да көчәйтә, берлекнең җимерелүен тизләтә. Шәймиевкә, Татарстан җитәкчеләренә карата да мөнәсәбәт кискен бик нык начар якка үзгәрә.
Индус Таһиров әйтүенчә, Горбачев Татарстанны өметләндерүче гамәлләре белән беррәттән, республикага бу юлны ябучы ике зур адым ясый. Берсе — Совет берлегендәге республикаларның тугызы белән яңа Совет берлеге турында 9+1 килешүен тәкъдим итә. Ул тугыз республика һәм Совет берлеге президенты Михаил Горбачев килешүе була. Анда автоном республикаларга яңа Совет берлеге килешүен аерым имзалау хокукы бирелмәү турында сүз бара. Икенче адым дип Таһиров аның мөһим вакытта, "ГКЧП булачагын белә торып", Форроска ялга китүен атый.
Республиканың яңа килешүдә үз статусын күтәрергә тырышуына, Таһиров әйтүенчә, Совет берлеге төзелгәндә үк Татарстанның аңа союздаш республика буларак керергә тиеш булганлыгы да этәргеч биргән. Мәскәүгә сөйләшүләргә барган төркем анда ул чордагы тарихи вакыйгаларны, Мирсәет Солтангалиевнең бу юнәлештәге эшчәнлеген дә искә алган. Таһиров сүзләренчә, Совет берлегендә 1936нчы елгы конституция кабул ителгәндә дә Татарстан белән Башкортстан союздаш республика статусы алырга теләүләрен белдерә, әмма "Сталин Татарстан белән Башкортстан союздаш республика статусын, үз колакларын күрә алмаган кебек, күрмәячәк дип әйтә".
Таһиров әйтүенчә, 1980нче елларда Совет берлеге инде тамырдан черегән, алга таба яшәү мөмкинлеге калмаган ил хәленә килә, хәтта халыкны туендыру кризисы барлыкка килә, кибет киштәләре бушап кала, авыл хуҗалыгы җитештерә алмаслык хәлдә була. Михаил Горбачев моны аңлый һәм илне үзгәртергә тели. Украина, Балтыйк, Кавказ республикаларында бу берлектән чыгу омтылышлары бик көчле була, Кавказда, Балтыйк буенда бәйсезлек омтылышлары хәтта корал белән бастырыла. "Татарстан исә тулы бәйсезлек турында сүз алып бармады, ә илне яңача үзгәртеп кору өчен тырышты", ди тарихчы.
- 1990 елның 30 августында Татарстан Дәүләт шурасы республиканың дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте.
- 1991 елның 18 октябрендә Татарстан Югары шурасы "Татартан республикасының дәүләт бәйсезлеге турында акт" кабул итте.
- 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында референдум уздырылды һәм анда катнашучыларның 61,4 проценты суверенлыкны яклап тавыш бирде.
Таһиров, Совет берлеген үзгәртеп корып анда аерым статуска ирешүдә уңышсызлыкка дучар булуга карамастан, Татарстанның шактый уңышларга да ирешүен — Русия белән вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәгә имзалануын, икътисадый казанышларга юл ачылуын, республикада милләтләр арасында гаделрәк мөнәсәбәтләр урнашуын әйтә.
Ул чор сәясәтен актив күзәтеп барган журналист Тәлгать Бариев исә, ничек кенә үзгәртеп корылган булса да, яңа Совет берлеге барыбер яшәргә сәләтсез булыр иде, чөнки урысларның күңелендә империализм, шовинизм булганда, башка республикалар алар белән бер дәүләттә барыбер яшәргә теләмәс иде дигән фикердә.
— Совет берлегенең җимереләчәге инде ачык күренгәндә, 1991 елның августындагы ГКЧП чорында мин аларның империяләрен киләчәктә барыбер торгызачагын аңладым. Бүгенгә карасак, "ике башлы козгыннарын" (Русия гербы - ред.), империя әләмнәрен, православ тәреләрен кайтардылар.
Совет берлеге таркалуга бер яктан куандым, чөнки Рональд Рейган (1981-1989 елларда АКШ президенты - ред.) әйтмешли, ул чынлап та "золым империясе" иде. Икенче яктан, татарның урыс шовинизмы белән бергә-бер калачагын аңлап, борчылдым. Ул вакытта, башка көчлерәк республикалар булганда, урыс шовинизмының болай күтәрелү мөмкинлеге юк иде. Әмма татар милли хәрәкәте дә иң көчлеләрдән иде. Моның үз сәбәпләре дә бар, 80нче елларда Татарстанны кычкыртып талыйлар иде. Ресрублика 3 млд тонна нефть бирде, ә үзе хәерчелектә яшәде. Казанның үзәгенә килеп төшсәң, иске җимерек йортлар каршы ала, агач бәдрәфләрдән урамга пычраклар агып ята иде. Шул вакытта татарның басылган энергиясе килеп чыкты һәм бу Татарстанны нык күтәрде. Әле дә безнең республика, аяк-кулларына герләр асылган хәлдә дә, Русиянең иң алдынгы төбәге. Бу татарның шушы энергиясеннән килә, - ди Бариев.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!