Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Мемориал" хокук яклау үзәген ябу карары чыгарды


"Үзәк эшчәнлеген тыю сәяси эзәрлекләүнең системлы факторы булып торуын раслый", диде хокук яклау үзәге башлыгы Александр Черкасов мәхкәмәдә.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәген (Русиядә "ят агент" оешма булып танылган) ликвидацияләү турында карар чыгарды. Моны Мәскәү прокуратурасы сораган иде.

Утырыш барышында прокурор хокук яклау оешмасы "финанс эшчәнәнлеген ачык алып бармый" диде. Ул шулай ук "Мемориал" "Русия Конституциясе һәм кануннарын даими санга сукмый килә", дип белдерде.

"Мемориал" вәкилләре прокуратураның бөтен дәгъваларын кире какты.

"30 ел дәвамында безнең эшчәнлек Русия ватандашларын, сивил җәмгыятьне һәм дәүләтне яклауга юнәлде. Эшчәнлекне тыю сәяси эзәрлекләүнең [дәүләт сәясәтенең]системлы факторы булып торуын раслый", диде хокук яклау үзәге башлыгы Александр Черкасов.

28 декабрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Халыкара Мемориал"ны ликвидацияләү турында карар чыгарган иде.

Хакимиятләрнең Русиядә озак еллар дәвамында эшләгән хокук яклау оешмаларыннан берсен ябуны таләп итүенә берничә Нобель премиясе лауреаты, галимнәр, исемнәре дөньяга билгеле булган язучылар һәм музыкантлар, шулай ук АКШ, Европа берлеге һәм Европа шурасы да каршы чыкты.

15 декабрьдә Европа парламенты Русия хакимиятләренең "Халыкара Мемориал" һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген эзәрлекләвен һәм "сәяси максатларда" ябарга тырышуын хөкем иткән резолюция кабул итте.

Ике оешма да Русиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан ят агентлар исемлегенә кертелгән.

Европарламент "Мемориал"га каршы бөтен гаепләүләрне бетерергә, оешмага үз эшчәнлеген дәүләт тыкшынуыннан башка гына дәвам итә алу мөмкинлеген бирергә өнди.

Парламент әгъзалары шулай ук Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррельны, "Мемориал"га каршы репрессияләргә катнашы булган вазифалы затларга карата санкцияләр кертергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG