7 гыйнвар кичендә Янил авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда керәшеннәрнең Раштуа бәйрәмен авыл халкы ачык һавада бергәләп бәйрәм итте.
Татарча җыр-биюләр белән башланган бәйрәм тамашасы авыл яшьләренең чана тартып әйләнү, кардан аракы эзләү, аркан тартышу, балык тоту рәвешендәге һәм башка шаян ярышлар белән үрелеп барды.
Йөзгә якын кеше катнашкан өч сәгатьлек Раштуа тамашасы яшьләрнең күмәкләшеп биюләре белән тәмамланды.
Яшьләр шулай итеп үзләренчә күңел ачса, олырак яшьтәгеләр Раштуа көненә ничек әзерләнүләрен һәм бу көнне ничек итеп бәйрәм итүләре турында Азатлыкка сөйләде.
Янил авылы керәшене Валентина Сапунова Раштуага бер көн кала иң элек өйне әйбәтләп җыештырып чыгуларын, иртәгә Раштуа дигән төндә мунча кереп чистарынуларын, кичтән мич ризыклары пешереп куяларын әйтте.
"Гадәттә табынга дип өчпочмак, бәлеш пешерәбез. 7 гыйнварда инде табыннарны корып куябыз. Кунаклар кабул итәбез, үзебез дә кунакка барабыз. Раштуа көнне бездә эш эшләргә ярамый.
Яшьрәк вакытта без Раштуаны бик бәйрәм итми идек. Совет чорында ярамады бит инде. Тик шулай да төрле авылда төрлечә булды. Хәзерге кебек күрше Чура авылына бәйрәм итергә баргалаган булды. Ул авылда керәшеннәр күпләп яшәгәч бәйрәм йолалары да көчлерәк узды һәм хәзер дә зурлап уздыралар", диде ул.
Валентина ханым кечкенә чакта Раштуаны ничек бәйрәм итүләрен дә искә алды.
Раштуа йолалары хәзер ничектер бетеп бара кебек
"Без кечкенә чакта әти-әниләр бу бәйрәмне өйдә ничек тә билгеләп үтәргә тырышты. Якын тирәдәге күршеләрне кунакка чакыралар иде. Табын әзерлиләр иде, әче бал куйганнарын да хәтерлим әле. Әти-әниләр бу көнне эшләргә ярамый дип кенә тора иде.
Раштуа көнне күрше Чура авылына атлар җигеп, атларны бизәп чаналарга төялешеп баралар иде. Янилдә совет чорында чиркәүне мәктәп иткәннәр иде бит, без яшь чакта үзебезнең чиркәүгә барып булмады. Раштуа минем күңелгә бик шатлыклы бәйрәм буларак кереп калган. Әмма элекке Раштуа йолалары хәзер ничектер бетеп бара кебек. Яшьләребез, кызганыч, бу бәйрәмнең нечкәлекләрен бик белми. Аларга бу йолаларны кечкенәдән сеңдерсәк кенә үз традицияләребезне саклап кала алырбыз. Йолаларыбызны үтәүдән курыкмаска кирәк", ди ул.
Шушы авыл керәшене Елизавета Ефремова да авылда керәшен йолаларының онытыла баруына борчылуын белдерде. Ул, Раштуаның борынгы йолаларын хәзер кайтару авыррак дип саный.
"Без кечкенә чакта иртәгә Раштуа дигән көнне өйләргә төрләнеп (маскалар киеп) керә торган иде. Бала чакта үзебез дә шулай йөрдек. Өлкәннәр дә шулай йөри иде. Кайберсе үлгән кешеләр кебек кылана иде. Өйгә кергәч, төрләнүчеләр җырлый, бииләр иде. Кайбер хуҗалар аларны йә сыйлап чыгара иде, йә куып чыгара иде. Самавыр торбалары кагып җырлаталар иде аларны.
Хәзер керәшеннәр татарларга авышып бетте
Менә шундый Раштуа тамашалары хәзер ничектер онытылды. Элек бик киң итеп оештырыла торган иде бу бәйрәм. Хәзер керәшеннәр татарларга авышып бетте, әллә шуңа шулай онытылды.
Минемчә элекке Раштуа йолаларын хәзер кабаттан кайтару бераз авыррак. Бездә хәзер бердәмлек кимеде кебек. Янилдәге чиркәүгә кеше йөрмәгәч аны хәзер ачучы да юк. Кыш түгел, җәй көне дә кеше йөрми. Хәзер бездә Раштуа бәйрәме 7 гыйнвар кичендә авыл клубы алдында гына үтә. Яшьләрне ничек тә менә шул бәйрәм чараларына булса да тартырга иде. Анда керәшеннәр дә, мөселман татарлар да катнаша, без бит бер-беребездән бик аерылмыйбыз да", диде Елизавета Ефремова.
Музыка белгече, фольклорчы-галим Геннадий Макаров, хәзер керәшеннәрнең Раштуа бәйрәме кергән күп кенә йолалары югала бара, аларның урынын клуб сәхнәләре ала башлады, ди. Тик шулай да керәшеннәр мондый рәвештә булса да әлеге бәйрәмне дәвам итергә тырыша, дип әйтте.
Керәшеннәр һәр районда үзенчә сөйләшә, үзенчә киенә
"Урта буын үзләре ишеткән, күргәннәрне сәхнәләрдә кабатларга тырыша. Раштуа ул күбрәк гаилә бәйрәме. Элек бит телевизор, инстаграм, интернет булмаган. Халык бу бәйрәмне үзенчә күңел ачып бәйрәм иткән. Йөзек салу уеннары булган. Нардуганны бәйрәм иткән. Нардуган төрле авылда төрлечә булган. Әйтик, Кукмарада аны төрләнү диләр, Бакалыда аны әкәмәткәй диләр. Кайбыч якларында шүәтке диләр. Нигә төрлечә әйтәләр, чөнки керәшеннәр һәр районда үзенчә сөйләшә, үзенчә киенә. Бу чын мәгънәсендә фольклор бәйрәмнәре. Ниндидер бер калыпка салынган бәйрәм түгел. Шуңа күрә ул кызык та. Әлбәттә аның дәвамы булырга тиеш. Моның өчен бүген безнең мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең актив булуы кирәк. Әгәр алар актив булса, киләчәктә бу бәйрәм дәвам итәр", дип саный ул.
Геннадий Макаров, совет чорында Раштуа кебек дини бәйрәмнәрне тыярга тырышканнар, ләкин аны тыеп бетереп булмаган, чөнки колхоз системы үзе бер консерватив систем булган, дип әйтте.
"Совет чорында бит кешеләргә паспорт бирмәгәннәр, башка җирләргә китергә рөхсәт итмәгәннәр. Димәк алар үз дөньясында, авыл кысасында яшәгән. Элекке традицияләрен ничек булдыра алсалар, шуның кадәр дәвам иткәннәр. Кешегә бит ипи дә кирәк, кызык та кирәк булган.
Ә Брежнев заманында болар әкренләп юкка чыга башлаган, чөнки халык шәһәргә китә башлаган, авыллар әкренләп бушап калган. Күңел ачу өчен телевидение һәм башка мөмкинлекләр үтеп кергән. Шулай да менә элекке гадәт буенча традицияләрне бераз гына калдырганнар. Элек бит әкиятчеләр кышкы озын төннәрдә әкиятләр, дастаннарны икешәр-өчәр көн сөйләгәннәр. Бу керәшеннәрдә дә булган. Әйтик, Карачәч-сылу, фәлән батыр турында сөйлиләр иде дип, өлкәннәр әле дә хәтерли аларны, ди ул.
Галим сүзләренчә, керәшеннәрдә Раштуа авыз ачу бәйрәме булып саналган. Чөнки бу көнгә кадәр керәшеннәр ураза тоткан. Уразада кешеләр үсемлекләрдән пешерелгән ризыклар гына ашаган. Раштуадан соң инде бәйрәм итеп авыз ачкан.
Һәр авылның үз традицияләре булган, менә шул төрлелекне саклау мөһим
Макаров фикеренчә, хәзер күп кенә авылларда бу бәйрәмне уздырырга мөмкинлекләр бар. Чиркәү булса, чиркәүгә барырга була. Анда барып келәүгә катнашырга була. Керәшеннәр үз традицияләрен яңартырга тырышалар. Бар нәрсәне югалту бик тиз булса, аларны яңарту авырырак, ди белдерде ул.
Макаров, Раштуа йолаларын саклап калу өчен дин, мәдәният хезмәткәрләренең активлыгы һәм халыкның теләге булу бик мөһим дип саный.
"Яңа заман яңа бәйрәмнәр таләп итә. Чөнки вазгыять башка. Әмма ничек кенә булмасын, керәшеннәргә үз йөзләрен саклап калырга тырышырга кирәк. Без үз йөзебезне сакласак, чеби фабрикасы чебешләре шикелле бер-беребезгә охшаган халык булмабыз. Шуңа күрә төрлелек кирәк. Алдарак та әйттем бит, һәр районның, һәр авылның үз традицияләре булган. Менә шул төрлелекне саклау мөһим. Һәр авыл бу бәйрәмнәрне, күңел ачуларны үзенчә оештырырга тиеш", диде Азатлыкка галим Геннадий Макаров.
* * *
Кукмара районының Янил авылы Бөр елгасы буенда урнашкан. Авылда якынча 300ләп кеше яши. Аларның 30-40% чамасы керәшен, калганнары мөселман татарлар. Авыл халкы үзара дус, тату яши, төрле бәйрәмнәрне дә бергәләп уздыра.
Янилне урталай Инеш елгасы кисеп уза. Инеш елгасының бер ягында күбрәк керәшеннәр, икенче ягында мөселман татарлар урнашкан. Керәшеннәр күпләп яшәгән якта керәшен зираты һәм чиркәү бар. Ләкин чиркәү кеше йөрмәү сәбәпле ябык тора. Инеш елгасының икенче ягында мөселман зираты һәм мәчет бар. Шулай ук урта мәктәп, мәдәният йорты, Кукмара аграр көллияте эшләп килә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!