Башкортстанның Иглин районы хастаханәсенең баш табибы Жанна Карунас эштән киткән. Бу хакта Башкортстанның мәгълүмат чаралары яза, мәгълүматның дөреслеген Азатлыкка хастаханә фельдшеры Светлана Әминева да раслады.
Узган елның җәендә Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүе турында билгеле булган иде. Моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган диелде. Һөнәр берлеге вәкиленең әлеге белдерүеннән соң Иглин хастаханәсенең баш табибы Жанна Карунас интернетта аңлатма белән чыкты. Ул Орловның табибларның Иглин район үзәк хастаханәсеннән эштән китүе турындагы белдерүдәге фактлар дөреслеккә туры килми дип әйтте.
Светлана Әминева сүзләренчә, баш табиб вазифасыннан киткәннән соң моңа кадәр киткән кайбер табиблар кире кайтырга теләкләрен белдергән.
Җитәкченең ни сәбәпле эштән китүе хәбәр ителми. Карунас хастаханәдә барлыгы 20 ел эшләгән, соңгы биш елда җитәкче булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!