Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Казанда Кытайга виза бирә башламакчылар


Кытай, Пекин шәһәре
Кытай, Пекин шәһәре

Консуллык каршында махсус бүлек ачылачак.

2024 ел азагына кадәр Казанда Кытайга виза бирә башлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

"Озакламый бездә Казандагы Кытай халык республикасының баш консуллыгы каршында Идел буе федераль бүлгесенә юнәлтелгән бүлек ачылырга тиеш. Бу шундый институциональ мохит. Без аны ел ахырына кадәр ачарга уйлыйбыз. Хәзерге вакытта ул төзелә", диелә агентлыкның телеграм каналында.

Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Татарстанга Кытай белән икътисади элемтәләрне ныгытырга туры килде. Көнбатыш санкцияләре аркасында Русия үз икътисадын Азия илләренә, аеруча Кытай юнәлешенә борды. Татарстанга Кытай делегацияләре килү күбәйде, Татарстан президентының Кытайга сәфәрләре дә ешайды. Мәсәлән, бу атнада Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань вилаятенә барып кайтты. Шулай ук Казанда 13-15 ноябрьдә "Ростки" II Русия-Кытай форумы узды.

Сентябрь азагында Казан-Шанхай арасында туры очышлар башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG