Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәберләнгән мөслимәләр дини оешмаларда яклау таба алмый"


Хәва Шәйдуллина
Хәва Шәйдуллина

Танылган психолог, блогер Хәва Шәйдуллина фикеренчә, мөселман гаиләләрендә хатын-кызларны җәберләү исламнан түгел, ә гореф-гадәтләрдән килә.

Блогер, психолог, биш бала әнисе Хәва Шәйдуллина белән 1 февраль – Дөнья хиҗап көне уңаеннан хиҗап, актив мөслимәләргә каршы булган һөҗүмнәр, аларның хокуклары турында сөйләштек.

Дөнья хиҗап көне – Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан рәсми танылган көн түгел, аны социаль челтәрләрдә активистлар игълан иткән.

Хәва ханым, берара, "Клон" сериалы барган чактамы, яулык ябу модага керде. Аннан соң, массалы төстә сала башладылар. Хәзер яулыгын салучы мөслимәләр күпме?

— Әйе, хәзер яулык салу тенденциясе бар. Казанда, минем даирәдә дә, бу еш күзәтелә. Ләкин, башта "яулык ябу тренды" бар иде, хәзер "яулык салу тренды" китте, дип әйтеп булмый. Әгәр һәр очракны анализласак, алар арасында Коръәнне яттан белүче Коръән-хафизлар, хәзрәт хатыннары, дини гаиләдә туып-үсүчеләр, ун елдан артык яулык бәйләүчеләр яки күптән түгел генә ябучылар да бар. Ягъни, яулыгын салучылар ниндидер модага бирешеп кенә бәйләп, ул мода узу белән салучы кешеләр түгел, алар төрле катламнан һәм даирәдән.

Ә бу ни өчен килеп чыга?

Дингә сукырларча иярү бетте, хәзер аңа анализлап кына якын киләләр

— Сәбәбе төрледер. Минемчә, хәзер аңлы тормыш тренды көннән-көн актуальләшә. Ниндидер карар кабул иткәндә, яшәү рәвешен, кызыксынуларын сайлаганда, кеше кемгәдер сукырларча иярми, ә үзе, аңлы рәвештә фикерләп, нәрсәнең якынрак булуын билгели. Гомумән алганда, хәзерге кеше тормыш мәгънәсе, дин, рухи кыйммәтләр турында уйланганда, эчке конфликтларны тоеп, моның белән ризалашмыйча, үз карашына, холкына, эчке дөньясына күбрәк туры килгән яшәеш юнәлешен сайлый. Шуңа хәзер дингә сукырларча иярү бетте, аңа анализлап кына якын киләләр. Кеше үзенең эчке ихтыяҗлары турында да уйлый белә. Кайвакыт аның эчке ихтыяҗлары хиҗап белән ярашмаска да мөмкин.

Соңгы елларда Татарстан бик нык исламлашты, халык дингә ныграк тартыла дигән фикер бар. Менә шул яктан караганда, сезнең күзәтүләр буенча, хәзер яулыкны күбрәк ябалармы, әллә салалармы?

— Хиҗап – ул үзеңне җәмгыятьтә "мин – мөслимә" дип әйтүнең һәм дингә карата аерым карашта торуның бер күрсәткече. Элек яулыкны кемгәдер иярү, мода өчен күбрәк япкан булсалар, хәзер аны рухи үсеш юлы буларак кабул итү артты. Минем аудиториядән чыгып та әйтә алам: ислам белән кызыксынучылар арта һәм алар моңа аңлы рәвештә килә. Тик алар яулык ябарга ашыкмый, хиҗап икенчел фактор булып кала. Моның өчен вакыт кирәк, мин моңа әзерме, юкмы – белмим, дип яулык бәйләргә ашыкмыйлар. Шул ук "Клон" сериалы вакытында, исламга массалы төстә килеп, классик исламны сайламыйча, дини романтизм белән сугарылган агымнарга кереп китүчеләр, дөньяны коткару, ислам дәүләте төзү, кемнәр беләндер көрәшү идеясенә бирелеп, аннары секталарга барып кушылучыларны күп күрдек. Бу яшүсмерлек максимализмын хәтерләтүче бер күренеш булды. Әнә шул кешеләр, күп дигәндә ун елдан, аң-белем туплап, элекке тормышына кире кайтты.

Димәк, бүген мөселманнарның саны турында сүз бармый, ә сыйфаты турында сүз бара булып чыга.

— Шулай дияргә дә мөмкиндер. Хәзер табигый рәвештә фильтр башкарыла: ата-анасына каршы чыгып, яшүсмерлек максимализмы артыннан дингә килүчеләр диннән китә, ә яңа килүчеләр динне тирәнтен аңлап, өйрәнеп аңа якыная.

— Казан мөслимәләргә яшәү өчен уңайлы шәһәр дип әйтә аласызмы?

— Русия чикләрендә караганда, бу – иң идеаль шәһәр. Монда мөселман инфраструктурасы: мөселман бакчалары, мәктәпләре, кафе, мәчетләр бик нык үсеш алган, ягъни яшәү өчен бар шартлар да тудырылган. Монда дистәләрчә еллар дәвамында мөселманнарга карата толерант мөнәсәбәт формалашкан. Мөселманнар саны да елдан-ел арта. Әйе, бу Русия эчендәге иң идеаль яшәү урыны.

— Татарстан мөслимәләре башка төбәкләрдәге мөслимәләрдән аерыламы?

Бу җирлектә яшәүче хатын-кызлар гомер-гомергә көчле ихтыярлы, үҗәт булган

— Безнең Татарстан менталитетын карасак та, бу җирлектә яшәүче хатын-кызлар гомер-гомергә көчле ихтыярлы, үҗәт булган. Алар көнкүрештән башка ниндидер параллель эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән. Хәзер Дагыстан, Чечнядагы блогер хатын-кызлар белән безнекеләрне чагыштырсак та, анда йә матурлык, стиль яки ашарга пешерү буенча блог алып баручылар. Ә Татарстан мөслимәләре бар өлкәдә өлгергән: психолог, табиб, дизайнер, стилист, продюсерлар һәм тагын әллә кемнәр бар. Татарстан мөслимәләре гомумдөнья тенденцияләре артыннан калышмаска тырыша, үзен үстерергә, булдыра алган кадәр белем тупларга омтыла. Барысы да дип булмый, ләкин күпчелек бездә шул алдынгы блогерларны карап, аларга тиң булырга тырыша. Бу аларга бер урында утырмаска да яхшы стимул булып хезмәт итә. Шуңа безнең мөслимәләрне матди яктан да иренә карап, ул кайтарганны гына көтеп утыра торган хатын-кыз итеп күзалдына китереп булмый, ул аз гына булса да өстәмә керем булдырып, үзен матди яктан тәэмин итәргә тели, шуңа ирешә дә.

— Күптән түгел, Дагыстан хатыннары үз гаиләсеннән, андагы кысулардан качып, Казанга килгән иде. Аларны монда да саклап калып булмады, туганнары кире килеп алып кайтып китте. Ничек уйлыйсыз, исламда хатын-кызны якланган дип әйтеп буламы?

— Бу вакыйга күбрәк исламга түгел, ә Дагыстан һәм Чечня реалийларына карыйдыр. Анда кырыс патриархат хакимлек итә, хатын-кызларга карата көч куллану очраклары күп, ул кланнар хисабына яшерелеп килә. Шуңа да бу күбрәк аларның җирле менталитеты һәм дингә тоташкан традицияләре белән бәйледер. Гомумән алганда, исламда хатын-кызның хокуклары бар, ул якланган, аңа карата көч куллана алмый, ул үзе үк үз чикләрен дә билгели ала, тик төп проблема шунда: һәр җирлектә ислам җирле традицияләрдән чыгып аңлатыла. Кайбер гореф-гадәтләрне үз исеме белән атап, гореф-гадәт дияргә дә мөмкиннәр, ә кайберләрен дин белән бәйләп, аннан да өстен куеп аңлатучылар бар.

Мәсәлән, килен белән каенана мөнәсәбәтләре турындагы мәсьәлә зур шау-шу тудырган иде. Ислам буенча, хатын-кызның үз каенанасыннан аерым яшәргә, ягъни аерым торак таләп итәргә хокукы бар һәм ире аны тәэмин итәргә тиеш. Кайбер халыкларның гореф-гадәтләрендә килен каенаны тыңларга тиеш, дигән гадәт бар. Нәкъ менә гореф-гадәт! Җәннәт аналарның аяк астында, дигән көчсез һәм бик үк расланмаган хәдис тә китерелә. Шуны никтер килен-каенана мөнәсәбәтләренә китереп кертеп, ананы каенана белән алыштырып куялар. Әгәр каенана бергә яшәүне сорый икән, килен аңа буйсынырга һәм җәннәткә эләгү өчен аның белән яшәргә тиеш булып чыга. Бу динне гореф-гадәтләрдән чыгып аңлату була, ә классик исламда хатын-кыз хокуклары якланган.

— Мөселман гаиләләрендә хатыннарны кыйнау, аларга кул күтәрү очраклары бармы? Андый хатын-кызлар кая мөрәҗәгать итә ала?

Хатын-кызларны көч кулланудан якларлык оешмалар юк

— Көч куллану мөселман булган гаиләләрдә дә, булмаганнарында да бар. Дини кешеләрдә бу ешрак очрый дип әйтеп булмый, андый тикшерүләр оештырылганы юк, ләкин андый проблема бар: миңа психолог буларак, бу очраклар белән еш очрашырга туры килә. Кызганыч, андый хатыннар туганнарына яки дәүләт структураларына, шул ук полициягә, юристларга мөрәҗәгать итүдән башка урынга бара алмый. Хатын-кызларны көч кулланудан якларлык башка органнар юк. Дини оешмаларда да бу каралмаган. Казый дигән вазифа бар, әмма аңа аерылышу очрагында гына барып җитәләр. Әгәр көч куллануга зарланып мөрәҗәгать итсәләр, ул ир-атка "ай-яй, алай итәргә ярамый" дигән сүздән башка йогынты ясый алмый. Әгәр зирәк казый булмаса, патриархаль һәм хатын-кызларга кимчелекле карашлы да булса, "үзең гаепле, сорап алгансың", дияргә дә мөмкин. Шуңа исламда андый сораулар вакытында йә аерылышалар, йә ярдәм сорап туганнарына гына бара алалар.

— Татарстанда күпхатынлылык бармы?

— Әлбәттә, бар. Аеруча сәләфилек агымы киң таралган кайбер районнарда күп очрый. Әгәр сәләфитләр хезмәтләрен карасаң, күпхатынлылык сөннәт булып тора, ягъни бу хуплана. Әгәр ир-ат өстәмә савапларга ирешергә, кардәшләре каршында көчле ир буларак күренергә тели икән, ул икенче, өченче, дүртенче хатын алырга бурычлы.

— Сезнең Инстаграм сәхифәсенә һөҗүм булган иде. Бу нинди вакыйгадан соң башланды?

— Ниндидер әһәмиятле санарлык вакыйгалар да булмады. Гомумән алганда, минем адреска беренче зур хейт өч ел элек мөслимәләрнең исламдагы хокуклары хакындагы сорауларны күтәргәч килә башлады. Икенчедән, мин килен белән каенана турында бер язма әзерләгән идем. Исламда киленнең каенана алдында бурычлары юк, ул аерым яшәргә хаклы һәм аны ире тәэмин итәргә тиеш, дип язып чыктым. Хейтның икенче дулкыны узган җәйдә, гаиләләрдә хатын-кызларга карата көч куллану турында язгач башланды. Хатынга карата сексуаль көч куллану, балаларны кыйнау исламда яраклы гамәл түгел дигән текст иде. Ул вакытта сәхифәмне блоклауга барып җитмәделәр. Миңа каршы фикерле видеолар да төшерелде, комментарлар да күп язылды. Шуннан соң "Подвал Чечни" дигән төркем, болар белән көрәшергә кирәк дип, "феминисткалар исемлеге" чыгарды. Анда беренче урында "Моя сестра саляфитка" китабы авторы Гөлнара Гыйниятуллина, ә икенче урында мин идем.

— Сезнең сәхифәгә һөҗүм ничә тапкыр булды?

Алты ел дәвамында алып барылган, 170 меңнән артык язылучысы булган төп сәхифәмне дә ябып куюга ирештеләр

— Минем сәхифә даими һөҗүм астында булды. "Подвал Чечни" исемлегендә торучы феминистларга ике тапкыр гына һөҗүм итсәләр, азактан тынычлыкта калдырсалар, минеке күз уңыннан китмәде. Алты ел дәвамында алып барылган, 170 меңнән артык язылучысы булган төп сәхифәмне дә ябып куюга ирештеләр. Мин аны әле дә кире кайтара алмыйм.

— "Моя сестра саляфитка" китабы авторы Гөлнара Гыйниятуллина Азатлыкка әңгәмәдә бу һөҗүмнәрнең "Подвал Чечни" дип атлаган төркем тарафыннан оештырылуын әйткән иде. Сезнеңчә, мондый һөҗүмнәр ни өчен башкарыла?

— Бу зур һөҗүмнәр узган елның сентябрендә башланды. Аңа эләккән кешеләр исемлеген карасаң, анда исламда хатын-кыз хокуклары турында сөйләүче хокук яклаучылар яки нәрсәнең норма яки норма түгеллеген аңлатучы кешеләр һәм нигездә хатын-кызлар иде. "Подвал Чечни" төркемендә, көнбатыш феминистик идеяләрне безнең мөслимәләргә сеңдерергә тырышучы кешеләргә каршы көрәш бара, дип тә язып чыктылар. Бу нәкъ менә сайланма феминист хатын-кызлар исемлеге булып тоелды, һөҗүмнәр шуларга һәм шуның өчен башкарыла дигән нәтиҗә ясалды. Шуннан соң башка блогерларга да икенче, өченче һөҗүмнәр булып торды, күпләр үз төркемнәрен япты һәм аларның зыяны әллә ни зур булмады, бу хакта ишетелмәде.

Узган атнаның чәршәмбесендә кабат массалы һөҗүм булды. Бу юлы исемлек хатыннар белән генә түгел, ирләр белән дә тулыланган иде. Анда билгеле блогерлар гына түгел, ә үзе өчен генә сәхифә ачкан һәм аны актив алып бармаган татарстанлылар да эләкте. Мисал өчен, бу исемлектә Резеда Сафиуллина, Рөстәм Батров, Чирмешән имамы Хәбир Ханов, ислам медицинасы белән шөгыльләнүче Әмин Шәнгәрәев һәм башкалар бар иде. Бу исемнәр күп сораулар тудыра. Бу кешеләрне Чечня территориясендә белмиләр, алар феминистлык белән дә шөгыльләнми, бу казанлылар һәм дини, рухани кешеләр. Татарстан мөселманнарына йогынты ясарга сәләтле, җәмгыятьтә үз урыны һәм абруе булган шәхесләр. Шуннан чыгып, бу "подвал Чечни" төркемен Швециядә яшәүче мөселманнар түгел, ә Татарстанда яшәүче татар түбәтәйле "чеченнар" башкара дигән фикер туды. Ни өчен шулай эшлиләр – хәзер инде аңлашылмый.

— Бәлки, ирләр йөзләрчә ел үз кулларында булган хакимлекне югалтудан, аның интернеттагы мөслимәләр кулына күчүеннән куркадыр?

— Әйе, булуы мөмкин. Элек кешенең башкаларга йогынтысы реаль тормышта булган гамәлләре, вазифалары, дәрәҗәләре, танылган исеме белән билгеләнсә, хәзер өммәт аңына социаль челтәрләр йогынтысы зур. Транслятор һәм мәгълүмат җиткерүче булып зур блогерлар тора, шуңа хәзер үзгә фикер тарафдарлары белән көрәш социаль челтәрләрдә бара. Сүз белән йогынты ясыйлар, сүз белән көрәшәләр.

— Сезнең өскә өелгән начар комментарлар, инстаграмдагы һөҗүмнәр, хәзрәтләр тарафыннан исемегезне пычратучы видеолар булуына карамастан, ни өчен сез бу эш белән шөгыльләнүне дәвам итәсез? Бу алардан үч алу өчен эшләнәме, танылу артыннан куумы, әллә башка сәбәпләре бармы?

Бу темаларны күтәргән, негативка каршы тора алган, куркып калмаган һәм шушы эш белән шөгыльләнүне бернигә карамый дәвам иткән мөслимәләр башка юк

— Беренчедән, мин хатын-кыз хокуклары турындагы теманы күтәргән саен, киресенчә, өстемә бик күп негатив ишелә. Миңа каршы алып барылучы бу сугыш бик күп ресурсларымны ала. Хезмәттәшләрем үз өлкәсендә тыныч кына үсә ала, аларга беркем тими, димәк, финанс яктан да алар миннән өстенрәк хәлдә килеп чыгалар. Эшемне алып бару аларга караганда берничә тапкырга кыенрак. Менә хәзер ябык инстаграм сәхифәсен алып барырга кирәк, бу да кыенрак эшләнә. Бу негативтан үземә ниндидер файда алам дип әйтерлек түгел. Ә мин булмасам, боларны кем эшләр, дигән соравым гына туа. Бу темаларны күтәргән, негативка каршы тора алган, куркып калмаган һәм шушы эш белән шөгыльләнүне бернигә карамый дәвам иткән мөслимәләр башка юк. Бер тапкыр шундый бәхәсле теманы күтәрәләр дә, негатив ишелеп төшү белән ябылып, бу темага башка тотынмыйлар, чөнки һәрдаим негатив дулкынына каршы тору бик авыр. Мин җәберләнгән, хокуклары кысылган хатыннардан да бик күп рәхмәт хатлары алам. Бу хезмәтемнең алар өчен ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңлыйм. Күпмедер дәрәҗәдә андый хатыннарга терәк тә булып торам әле. Шуңа үземне хәтта күпмедер дәрәҗәдә шушы өлкәдә мәгърифәтче итеп хис итәм һәм бар рухым белән мөслимәләрнең тормышын яхшырак итәргә омтылам.

Дөнья хиҗап көне

Дөнья хиҗап көнен үткәрү фикере 2013 елда Назма Кханга килгән. Тумышы белән Бангладештан булган кыз Нью-Йоркка күченгән, шунда аның яулыгыннан еш кына көлгәннәр, аңламыйча караганнар. Хиҗапның нәрсә булганын, нигә кирәк икәнен бар дөньяга аңлату өчен Назма махсус сайт булдырган, анда яулыгы аркасында дискриминациягә дучар булган кеше мораль ярдәм ала алган. Күп хатлар алгач, Назма барысына да ярдәм итим дип Дөнья хиҗап көнен оештырырга булган. Беренче зур күләмле чарада 67 илдән хатын-кызлар катнашкан, төрле милләт хатыннары 1 февраль көнне яулык япканнар. Шулай ел да билгеләнгән көн барлыкка килгән.

1925 елда Төркия рәсми рәвештә хатын-кызларга хиҗап киюне тыйган беренче ислам дәүләте булды. 2008 елда бу тыю юкка чыгарылды.

Бельгия, Австрия, Болгарстан, Франция, Германия, Италия, Испаниядә кайбер урыннарңда битне каплап йөрүне тыйган кануннар гамәлдә.

Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан кебек дәүләтләрдә мәктәптә яулык бәйләү тыела. Русия мәгариф министрлыгы да мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүгә каршы фикерләр белдерде. Мордовиянең Азюрка авылында да укытучыларга мәктәптә яулыктан йөрүне тыйдылар, әмма алар мәхкәмә аша үз хокукларын яклауга иреште.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG