Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан бәйсезлек алган очракта гына кайтачакбыз"


Шөһрәт Ханнанов (уртада) һәм Гөлназ Рәхимкулова (уңда) пикетта
Шөһрәт Ханнанов (уртада) һәм Гөлназ Рәхимкулова (уңда) пикетта

Русия Украинага каршы сугыш башланнан соң Башкортстанда яшәүче ирле-хатынлы Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова Кыпрыска күчеп киткәннәр һәм сугышка каршы сәяси активизм белән шөгыльләнә башлаганнар. Алар Азатлыкка милли хисләре уянуы, туган якка кайсы очракта кайтачаклары турында сөйләде.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Башкортстаннан Кыпрыска (Кипр) күчеп киткән ирле-хатынлы Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова сугышка каршы сәяси активизм белән шөгыльләнә башлаган. Алар үзләре яшәгән Лимасол шәһәрендә Украинаны яклап төрле пикетлар үткәрә. Аның соңгысы узган атна ахырында үтте. Пикетка чыккан берничә кеше Ukraine must win (Украина җиңәргә тиеш), Russia kills Ukranian children (Русия украин балаларын үтерә) һәм башка шигарләр тотып торды. Әлеге пикетлар атна саен үткәрелә диелә.

Хәзер Шөһрәт белән Гөлназ Telegram-да "Татарлар рашизмга каршы" дип аталган төркем оештырган. Алар үз эшчәнлеге белән таныштырып тора. Аның язылучылары әлегә күп түгел. Төркемдә Татарстан һәм Башкортстанга бәйсезлек таләп итү дә бар.

Шөһрәт белән Гөлназ Украина сугышы безнең тормышны үзгәртте, без үзебезнең урыс булмавыбызны, Русиядә тормышның ни кадәр кыен булуын аңладык ди. Шөһрәт — IT белгече. Сугышка кадәр Уфада социологик тикшеренүләр үткәргән. Азатлыкка биргән әңгәмәдә алар сугыш башлангач милли хисләре уянуы, Башкортстанга кайсы очракта кайтырга әзер булулары турында сөйләде.

— Без гомер буе Уфада яшәдек, — ди Шөһрәт Ханнанов. — 2022 елда Украинага каршы сугыш башлану белән ике атна узуга Казакъстанга китттек. Бу 8 март иде. Анда берничә ай яшәдек, ләкин кире Русиягә кайтырга туры килде. Шуннан соң Кыпрыста эш таба алдым һәм без август аенда янәдән илдән киттек.

— Ягъни Русиядән китүнең сәбәбе сугышка каршы булу идеме?

Шөһрәт Ханнанов: Безгә бервакытта да Русиядә яшәү уңайлы булмады. Моның төрле сәбәпләре бар. Күрәсең, без уңайсызлыкларга күз йомарга тырышканбыздыр. Сугыш башлану белән моңа түзеп торыр хәл калмады. Бу ил үзенең нинди рәхимсезлеккә һәм кансызлыкка сәләтле икәнен күрсәтте. Ул чакта ашап та, йоклап та булмый иде. Башта бердән-бер юл — китү иде.

— Сугышка кадәр Русиядә сезгә ниләр ошамый иде?

Шөһрәт Ханнанов: Икебезне дә дәүләтнең асаба халыкларына карата империячел сәясәте борчый иде. Мин татарча сөйләшә торган гаиләдә тудым. Балалар бакчасы һәм мәктәпкә кадәр татарча үз туган телемдә кебек сөйләшә идем. Әмма алга таба барган саен, мәктәп, университетлар баскычына атлаган саен синнән туган мәдәниятеңне урыс мәдәниятенә алыштырырга таләп итәләр: син урысча яхшы сөйләшергә, урыс гадәтләре белән яшәргә, урысча уйларга тиеш. Ачыктан-ачык шулай эшләргә кушылмый, ләкин күпмедер вакыттан соң татар теленнән, туган мәдәниятеңнән ояла башлыйсың.

— Сез Уфада яшәгән вакытта шулай ук протест хәрәкәтләрендә катнаша идегезме?

Шөһрәт Ханнанов: Минем әнием протестларда катнаша иде. Әби Альцгеймер авыруы белән интекте. Без әни белән болай дип килешкән идек: әгәр дә сине алып китсәләр, мин әбине караячакмын. Әби 2022 ел ахырында үлеп китте. Хәзер мин үзем, Русиядә булмасам да, урамга чыгып фикеремне әйтәм.

— Һәм Кыпрыста пикетларга чыга башладыгызмы?

Шөһрәт Ханнанов: Без Кыпрыска килү белән пикетка чыгарга теләдек, ләкин ул вакытта вакытлыча яшәү рөхсәте юк иде. Гаилә әгъзалары да урамга чыгарга кирәк диде. Сентябрь ахырында Кремльдәге кан эчүче зат мобилизация турында игълан итте. Бездә паника башланды һәм көчсезлек хисе биләп алды. Пикетка чыгу үзенә күрә бер терапия формасы иде. Бу акция күп кешеләргә кирәк булып чыкты, аны ошаттылар һәм без аны соңрак оештыра башладык.

Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова пикетта
Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова пикетта

— Кыпрыста сугышка каршы булган активистлар күпме?

Шөһрәт Ханнанов: Кыпрыста Русиянең демократик җәмгыяте дигән хәрәкәт бар. Мин хәтта үз вакытында аңа нигез салырга ярдәм иттем. Кызганыч, безнең алар белән мөнәсәбәтләр бик киеренке, чөнки без хатыным белән радикаль кешеләр буларак Украина хәрби көчләренә донатлар күчерергә чакырабыз. Без, Русиягә каршы булган активистлар, һәрвакыт Русиянең таркалуын хуплыйбыз. Мин башка активистларны тешсез дип әйтер идем. Аларда Русиягә карата ностальгия бар. Янәсе, алар анда яхшы яшәгән. Без моның белән килешә, анда кешегә ничек яхшы булуын аңлый алмыйбыз. Безнең һәм аларның максатлары төрле булып чыкты.

— Читтәге тормыш сезгә ничек тәэсир итте?

Гөлназ Рәхимкулова: Монда иркен итеп сулыш алырга, ирекле фикер йөртергә, төрле төстәге букча белән йөрергә була. Июньдә гей-парад үткәрәләр. Күпчелек моны хуплый. Хәзер Русиядә ЛГБТ хәрәкәтен тыйганнан соң алкалы кешеләргә йөрү куркыныч.

Кыпрыска килгәннән соң мин кире кайтырга билетлар да караган идем. Чөнки мин үзебезнең песиләрне сагындым. Без аларга самолетта авыр булыр һәм песиләр белән яшәргә рөхсәт ителгән фатир табуы кыен булыр дип уйладык. Мин бик борчылган идем, ләкин соңрак ияләндем барыбер. Туганнар белән сирәк аралашам. Шулай да телефоннан сөйләшкәлим. Кайвакыт фотолар җибәрәләр дә мин аларның нык картаюын күрәм. Туганнарымны күрә алмавыма да борчылам.

— Ностальгия көчлеме?

Гөлназ Рәхимкулова: Авылда үскән балачагымны, сыер көтүне, Башкортстан табигатен сагынам.

Шөһрәт Ханнанов: Син Русияне түгел, Башкортстанны сагынасың.

Гөлназ Рәхимкулова: Әйе, Башкортстанны сагынам. Күптән түгел Усал төркеме җырларын таптым. "1552", "Азатлык"ны тыңлаганда еладым, ул күңелгә нык тәэсир итте.

Гөлназ Рәхимкулова пикетта
Гөлназ Рәхимкулова пикетта

— Сез Башкортстанда яшәгәндә дә шулай фикер йөртә идегезме? Яисә сугыш дөньяга карашыгызны үзгәрттеме?

Гөлназ Рәхимкулова: Элек без татар теленнән ояла идек, ләкин сугыш башлангач, урыслыктан читләшергә һәм үз мәдәниятеңне өйрәнергә кирәк булуын аңладык. Читкә киткәч сугышка каршы русияләр хәрәкәте — "Прекрасная Россия будущего"га кушылдык. Соңрак без аларның фикере белән килешмәвебезне аңладык. Анда башка милләтләр турында, аларның Кремльгә буйсынмавы турында берни әйтелмәгән. Хәзер без алардан читләштек. Аларның "Нет войне" дигән төркемендә пикетларга анонс бирә идек һәм шунда фотолар сала идек. Хәзер безне бу төркемнән чыгардылар.

— Кайсы очракта кире Башкортстанга кайтырга җыенасыз?

Шөһрәт Ханнанов: Башкортстан бәйсез булса һәм Русия хәзерге рәвештә калмаган очракта гына кайтырга була. Бүген анда кайту куркыныч. Әгәр куркыныч янамаса, ләкин Русия хәзерге ил кебек сакланса — кайтуы кыен булачак, чөнки барыбер үзебезне уңайсыз хис итәчәкбез. Хәзер атнасына ике-өч тапкыр бер үк төш күрәм, янәсе, без янәдән шунда (Русиядә) икәнбез. Бу бик авыр төш, чөнки андагы тормыш искә төшә дә кире кайту теләге юкка чыга.

— Сез Башкортстанның бәйсез булуына ни кадәр ышанасыз?

Шөһрәт Ханнанов: Бу кышка кадәр моңа ышану бик кыен иде. Без бик көчле пессимистлар. Халыкның ихтыяр көче калганмы, нинди хәлләр барганын аңлыйлармы дип уйлый идек. Шулай да Баймактагы протестлар безнең өчен көчле сигнал булды. Телевизор гына караган һәм интернеты булмаган, Русия белән Украина арасында нинди хәлләр барганы турында дөрес мәгълүмат алмаган авыл халкы үзләренең хокуклары өчен көрәшергә әзер булуын күрсәтте. Сүз аларның үзбилгеләнү өчен көрәшергә әзер булуы турында бармый, алар үз халкының хокукларын яклап сәяси эшчәнлек алып бара ала. Бу безнең туган Башкортстан өчен көчле горурлык хисләре уятты.

Башкортстанда Путин режимына гына түгел, аңа кадәрге башка режимнарга каршы тору да булган. 90нчы еллар башында Башкортстан бәйсезлек өчен тавыш бирмәсә дә, бу хәлләрдән соң без 1992 елда Татарстан ясаган адым (Татарстанның дәүләт статусы турындагы референдумы - ред.) белән эш итәрбез дип уйлыйм.

— Шулай да, бүген Татарстанда, Башкортстан белән чагыштырганда, протест кәефе сизелми.

Шөһрәт Ханнанов: Мин башкорт протесты турында күбрәк беләм. Татарстанда мондый хисләр барлыкка килмәсен өчен республикага күбрәк акча бирәләр кебек тоела миңа. Казан белән Уфа шәһәрен чагыштырып карагыз. Алар кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе, матди яктан караганда бөтенләй төрле шәһәрләр.

— Сугыштан соң чит илдә башкорт милли хәрәкәте көчәйде. Сез алар белән аралашасызмы?

Шөһрәт Ханнанов: Без Азат милләтләр лигасы белән элемтәгә керергә тырыштык, ләкин мөгамәлә барып чыкмады. Алар безне күзәтеп барачакларын әйтте, ләкин уртак проектлар әлегә юк.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

— Сез чит илдәге башкорт милли хәрәкәте тәкъдим иткән бәйсез Башкортстан проекты белән танышмы? Мәсәлән, Руслан Габбасов республикада бер дәүләт теле — башкорт теле генә булырга тиеш дип саный.

Шөһрәт Ханнанов: Мин бу мәсьәләгә тискәрерәк карыйм, бу проект белән таныш түгел.

— Сез ирекле Башкортстанны ничек күзалдына китерәсез?

Шөһрәт Ханнанов: Бу — үткән җәрәхәтләрдән азат булган, авыр милләтчелек белән авырмаган бәйсез ил. Бу туган мәдәниятне һәм телне бәяли һәм саклый белгән, әмма аны дөньядагы иң яхшысы дип санамаган бай ил. Үзара ачу һәм нәфрәт — болар барысы да Русия белән китәргә тиеш. Башкортстанда Русияне оныттырырга мәҗбүр иткән әйберләр турында кешеләргә аңлатырга кирәк.

— Татар теле дәүләт теле булырга тиешме?

Шөһрәт Ханнанов: Әлбәттә. Кыпрыстагы тәҗрибәне карасаң, утрауның грек өлешендә дә төрек теле дәүләт теле санала. Әмма Башкортстанда урыс теле дәүләт булырга тиеш дигән сүз түгел.

— Сез басым, эзәрлекләүдән курыкмыйсызмы?

Шөһрәт Ханнанов: Гадәттә илгә кире кайтсаң гына активистларга каршы җинаять эше ачалар. Алсу Кормаш мисалы шуны күрсәтте. Кыпрыс үзе куәт оешмаларының бер оясы ул. Алар монда бик күп, ул сизелеп тора, ләкин ачыктан-ачык басым сизелми, гәрчә соңгы чараларда провокаторлар килергә тырышты. Украина хәрби көчләренә ярдәм итү турында туры эфир алып барган вакытта да миңа төрле номерлардан шалтрата башладылар. Алар эфирны үз телефонымнан алып бара, эфирны өзәрбез дип уйлаган инде, ә мин аны башка телефон аша ясадым.

— Сез "Татарлар рашизмга каршы" төркемен булдырдыгыз. Сезнеңчә, "рашизм" ул нәрсә һәм ул ни кадәр халыкта киң таралган?

Шөһрәт Ханнанов: Сугышка каршы булган русияле активистлар белән мөнәсәбәтләребез бозыла башлагач, аларны рашизм бик нык борчуын аңладык. Башта шаярып "Татарлар рашизмга каршы" дигән атама уйлап чыгардык. Соңрак бу атама безгә бик ошый башлады.

Рашизм — ул заманча русия мәдәнияте, бу сәяси идеология генә түгел, бу яшәү һәм фикер йөртү рәвеше. Бу — фашизмның бер төре, колонизация, шул сәясәтнең дәвамы. Бүген урысларның күпчелеге колонизациянең нәрсә икәнен аңламый, алар урыс булмаган халыклар тап булган кыенлыкларны тоймый.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG