Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов балигъ булмаганнарны протест чараларына чыгармаска кушты


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Иң зур игътибарны экстремизмга каршы көрәшкә юнәлтергә кирәк, дип саный ул.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов канунсыз урам чараларына яшьләрне чыгарырга рөхсәт итмәскә кушты. Бу хакта ул 9 гыйнварда Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык утырышында белдерде.

"Иң зур игътибарны экстремизмга каршы көрәшкә юнәлтергә кирәк. Безне яшьләрнең деструктив төркемнәргә, шул исәптән, интернетта да җәлеп ителүе борчый. Аеруча яшьләрне, балигълык яшенә җитмәүчеләрне канунсыз протест чараларына чыгарга рөхсәт итмәскә, аларны төрле провокациядән сакларга кирәк. Вазгыятьне тотрыксызландыруны катгый рәвештә туктату мөһим", диде Миңнеханов.

2021 елның 23 һәм 31 гыйнварында, 21 апрелендә Русия шәһәрләрендә Навальныйны яклап дистәләрчә мең кеше урамга чыкты. Алар арасында яшьләр күп иде. Күп еллар буе күрелмәгән зур протест чаралары Казан һәм Уфада да узды. 31 гыйнварда Русия буйлап барлыгы 5300дән артык кеше тоткарланды.

Быелның февраль башында "Незыгарь" Telegram-каналы 2021 елда Русия төбәкләренең каршылык белдерү активлыгы турында хисап чыгарды. Анда Татарстан "киеренке вазгыять" булган төбәкләр исемлегенә кергән һәм ун төбәк арасында җиденче урында урнашкан. Telegram-канал мәгълүматына күрә, узган ел Татарстанда 56 протест чарасы узган. "Аеруча көз көне вазгыять киеренке булды, нигездә мәҗбүри вакциналау, QR-кодлар кертүгә кагылышлы чаралар узды" дип искәртелә хисапта. Башкортстан исә исемлектә 12нче урынны алып, "уртача-киеренке вазгыять" булган төбәкләр арасына кергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG