Accessibility links

Путин "ДНР" һәм "ЛНР" бәйсезлеген таныды


Путин "ДНР"ны тану турында карар имзалый
Путин "ДНР"ны тану турында карар имзалый

"Украинага чын "декоммунизация"нең нәрсә булуын күрсәтергә әзербез", диде Русия президенты, аның җирләрен тартып алуга ишарә итеп.

Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"ның ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"ның ("ЛНР") бәйсезлеген тану турында карарны имзалады. Моны ул русияләргә видеомөрәҗәгатьтән соң туры эфирда эшләде.

"ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген тану карарын имзалаганнан соң, Путин шулай ук әлеге республикаларның Русия белән хезмәттәшлек итү килешүләрен имзалады. Аның белән бергә әлеге документларны Мәскәүгә махсус килеп, аның янында утырган "ДНР" һәм "ЛНР" башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник да имзалады.

— Русия Федераль җыенын бу карарны хуплауны һәм дуслык һәм ярдәм итү турында килешүләрне ратификацияләүне сорыйм, — диде ул карарны туры эфирда имзалаган чакта.

Чыгышын Путин Украина тарихына булган үзенчәлекле карашыннан башлады һәм аны тарихи факт дип атады. Аерым алганда, ул хәзерге Украина тулысынча Русия тарафыннан оештырылган, Русиянең тарихи өлешләре аннан тартылып алып Украинага кушылган, халыктан беркем берни сорамаган дип әйтте һәм Ленинны Украинаның авторы һәм архитекторы дип атады.

— Сез докоммунизация телисезме? Ярар, без моңа риза. Украинага чын декоммунизациянең нәрсә булуын күрсәтергә әзербез, — диде ул. Путин фикеренчә, Донбасс большевиклар тарафыннан Украинага "этеп кертелгән".

Русия президенты үз чыгышында Украинаның беркайчан да "үз дәүләтчелек традицияләре" булмавы турында белдерде. Совет берлеге таркалуын искә төшергәч, ул "гаделсезлек, алдау һәм Русияне талауга карамастан, безнең халык СССР таркалуыннан соң барлыкка килгән дәүләтләрне таныды һәм БДБ илләренә, шул исәптән Украинага, ярдәм итте" диде. Русия Украина бурычларын түләде, ләкин Киев милекне кайтару килешүен үтәүдән баш тартты, диде ул һәм Киевка "газ урлавын" искә төшерде.

Путин коррупция "украин дәүләтчелеген йотты" һәм милләтчеләр 2014 елда Көнбатыш илләр ярдәмендә моны кулланды, дип белдерде. Мәйдан Украинаны демократия һәм прогресска китермәде, дип саный Русия башлыгы.

Президент Украинадагы асаба халык телләре турында канунны да искә алды, аныңча, ил "деруфисикация" һәм ассимиляция юлыннан бара. Украинада ватанпәрвәрләр хакимияте милли характерны югалтты һәм илнең десуверенлыгына алып бара, диде ул. Украина хәрби көчләрен һәм күзләү органнарын чит ил киңәшчеләре идарә итә, дип саный Путин.

Русия башлыгы фикеренчә, Украинаның НАТОга керүе һәм анда кораллар урнаштыру – инде хәл ителгән мәсьәлә. Моның белән НАТОның Русиягә кинәт һөҗүм итү мөмкинлеге киңәя, НАТОның төп дошманы – Русия, Украина һөҗүм өчен плацдарм булачак, дип саный ул. НАТОның радиолокацион җиһазларын Украинада җәелдерү очрагында, алар тулысынча Русия территориясен контроль итә алачак, максат бер – Русиянең үсешен тоткарлау, ди Путин. Русия җавап чараларын күрү өчен тулы хокукка ия, диде ул.

Путинның бу гамәленнән соң Украина президенты Владимир Зеленский Дәүләт имилек һәм саклану шурасын ашыгыч киңәшмәгә җыйды.

Германия канцлеры Олаф Шольц, АКШ президенты Джо Байден һәм Франция президенты Эммануэл Макрон Путинның "ДНР" белән "ЛНР"ны тануын кискен хөкем итә. Шольц Макрон һәм Байден белән сөйләшеп алганнан соң Германия хөкүмәте чыгарган белдерүдә шул хакта хәбәр ителә.

"Сөйләшүдә катнашканнарның өчесе дә Русиянең бу берьяклы гамәлен Мински килешүләрен ачыктан-ачык бозу дип таныды. Германия, Франция һәм АКШ Русия президентының карарын кискен хөкем итте. Бу адым җавапсыз калмаячак", диелә Германия хөкүмәте белдерүендә.

Европа берлеге Путинның бу гамәлен халыкара кануннарны тупас бозу дип саный һәм каты итеп җавап бирергә җыена. Бу турыда Европа берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы югары вәкиле Жозеп Боррел белдерде.

"Ике сепаратист төбәкне тану — халыкара кануннарны, Украинаның бербөтенлеген һәм Мински килешүләрен тупас бозу. Европа берлеге һәм партнерлар Украинага теләктәшлек йөзеннән моңа бердәм, кырыс һәм тәвәккәл җавап бирәчәк", дип язды Боррел Twitter-да.

Путинның әлеге гамәлен НАТО, Британия, Нидерланд, Австрия, Грузия һәм башка илләр дә хөкем итә.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Шушы чыгышына кадәр Путин Макрон һәм Шольцка фетнәчеләр җитәкчелегендәге шушы республикаларны танырга җыенуын инде белдергән иде. Алар моңа ризасызлыгын белдерде, ләкин "контактларны дәвам итәргә әзер булуларын әйтте", дип хәбәр итә Интерфакс.

21 февраль Путин рәислегендә Русия иминлек шурасы фетнәчеләр контролендәге "ДНР" һәм "ЛНР"ны тану мәсьәләсе турында фикер алышты. Путин Украинаны Мински килешүләрен үтәргә җыенмауда гаепләде. Ул Донбасстагы вазгыять мәсьәләсе турыдан-туры Русиянең АКШ һәм НАТОга тәкъдим иткән иминлек гарантияләре таләпләре белән бәйле дип белдерде.

Путинга Донецки һәм Луһанскины тану турында мөрәҗәгатьне 15 февраль көнне Русия Думасы кабул итте. Мөрәҗәгатьне КПРФ фракциясе депутатлары тәкъдим итте, аны 351 депутат хуплап тавыш бирде.

Мөрәҗәгать текстында әйтелгәнчә, Украина хакимиятләре илнең Луһански һәм Донецки өлкәләрендә яшәүчеләренең "тарихи формалашкан нормаларына, көнкүрешенә, шулай ук ихтыяр белдерүенә һәм дин тотуына түземсез була башлаган". Документ авторлары Киев сәясәтен "үз халкына геноцид" белән чагыштырырлык дип санарга тәкъдим итә.

Элегрәк Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба сепаратист республикаларны тануны Мәскәүнең Мински килешүләреннән чыгу буларак бәяләвен әйтте.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Мәскәүне Донбассны "халык республикалары" дип танудан кисәтте. "Бу Украинаның территориаль бөтенлеген һәм суверенлыгын ачыктан-ачык бозуның яңа очрагы булачак, чөнки халыкара дәрәҗәдә танылган чикләрдә Донецки һәм Луһанскиның Украинаның бер өлеше булуына шик юк", диде Столтенберг.

18 февраль көнне Русия яклы фетнәчеләр контролендәге Луһански һәм Донецки җитәкчеләре халыкны Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте. Моны алар "төбәктә киеренкелек арту" белән аңлатты, "Украина агрессоры" чиктә провокацияләр һәм ЛНРга һөҗүм планлаштыра дип белдерде. Украина хакимиятләре моны кире кага. Фетнәчеләр шулай ук үз контролендәге җирләрдә гомуми мобилизация игълан итте.

Татарстан һәм Башкортстан да Донбасстан эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә җыена.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "ДНР" һәм "ЛНР"дан эвакуацияләнгән ике меңләп кешенең Башкортстанга 22 февральдә үк килеп җитәргә тиешлеген хәбәр итте.

Әлеге хәлләр Русия һәм Украина чикләрендә вазгыятьнең моңарчы булмаганча киеренкеләшүе фонында бара. Киеренкелек узган көздә Русиянең Украина чикләрендә йөз меңнән артык хәрби китерүе белән башланып китте. Киев һәм Көнбатыш Мәскәүне Украинага каршы һөҗүм әзерләүдә гаепләде. Мәскәү киеренкелекне бетерү турында килешүгә ирешү өчен АКШ һәм НАТОдан Украинаны НАТОга әгъза итеп алмау турында язмача гарантияләр бирүне таләп итте. Алар Мәскәүнең бу таләбен үтәүдән баш тартты.

19 февральдә АКШ президенты Джо Байден Путин Украина белән чын сугыш башларга карар кылган дип белдерде. Байден әйтүенчә, болай уйлау өчен "ныклы нигез" бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG