Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден, Джонсон һәм Столтенберг Украинага "акылсыз һөҗүм" аркасында Русияне җаваплылыкка тартырга сүз бирде 


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

“Чираттагы мәртәбә, безнең берничә тапкыр кисәтүләребезгә һәм армый-талмый дипломатик көч куюыбызга карастан, Русия суверен һәм бәйсез илгә каршы агрессия юлын сайлады”, дигән Столтенберг.   

Русиянең Украинага һөҗүм башлавы сәбәпле АКШ президенты Джо Байден, Британия премьер-министры Борис Джонсон һәм НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг белдерүләр белән чыгыш ясады.

Джо Байден әйтүенчә, Украинага һөҗүм итү китергән "җимереклекләр өчен бары тик Русия генә җаваплы".

"Бөтен дөньяның догалары Русиянең кораллы көчләренең акланмаган һөҗүменнән зыян күрүче Украина халкы белән. Президент Путин (Русия президенты Владимир Путин) алдан ният ителгән, кеше корбаннарына һәм кешеләрнең газаплануына китерәчәк сугышны сайлады. Бу һөҗүм китерәчәк үлемнәр һәм җимереклекләргә Русия генә җаваплы, һәм Кушма Штатлар, аларның беректәшләре һәм партнёрлары бердәм һәм хәлиткеч рәвештә җавап кайтарачак. Дөнья Русияне җаваплылыкка тартачак" диелә Байден белдерүендә.

Байден, 24 февраль иртәсендә "зур җиделек" әгъза-илләре белән очрашу уздырачагын, шуннан соң Русиягә каршы алга таба булачак санкцияләр турында игълан итү өчен, АКШ ватандашлары алдында чыгыш ясаячагын әйтте.

Борис Джонсон "Украинадагы коточкыч вакыйгаларга шаккатуын" белдерде.

Аның сүзләренчә Путин "кан кою һәм җимерүләр юлын сайлаган". Премьер Британиянең һәм беректәшләренең хәлиткеч җавабын вәгъдә иткән.

НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг белдерүченчә, Русия Украинага "провокацияләнмәгән һәм акылсыз һөҗүм" кылды.

"Мин Русиянең Украинага акылсыз һәм провокацияләнмәгән һөҗүмен катгый рәвештә хөкем итәм, бу исәпсез-хисапсыз тыныч халыкның гомерләрен куркыныч астына куя. Чираттагы мәртәбә, безнең берничә тапкыр кисәтүләребезгә һәм армый-талмый дипломатик көч куюыбызга карастан, Русия суверен һәм бәйсез илгә каршы агрессия юлын сайлады", дигән Столтенберг, бу хактагы хәбәр Альянсның сайтында чыккан.

Шулай ук ул сүз халыкара хокукны җитди бозу һәм Евроатлантик иминлеккә янау турында бара дип белдергән.

"Мин Русияне кичекмәстән хәрби хәрәкәтләрне туктатырга һәм Украинаның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген хөрмәт итәргә чакырам", дип искәрткән Столтенберг.

24 февраль иртәсендә Владимир Путин "төбәктә яшәүчеләрне геноцидтан яклау" өчен Украинада махсус хәрби операция башлануын игълан итте. Ул Украинаның хәрби хезмәткәрләренә коралларын ташларга чакырып мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгате белән бер үк вакытта Украина журналистлары Киев, Харьков, Одесса, Краматорски, Бердянски һәм башка шәһәрләрдә шартлаулар һәм ракет кулланулары турында хәбәр итә башлады.

Шаһитләр шулай ук Донбасста Русия хакимияте яклы фетнәчеләрнең куәтле атышлары турында һәм бөтен Украина җирләрендәге хәрби объектларның һөҗүмгә дучар ителүен хәбәр итә.

Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертте.

Ул Русиянең Украинаның хәрби һәм чик буе инфраструктурасына һөҗүмнәр ясавын раслады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG