Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде


A combo photo shows Russian President Vladimir Putin (left) and Ukrainian President Volodymyr Zelenskiy
A combo photo shows Russian President Vladimir Putin (left) and Ukrainian President Volodymyr Zelenskiy

Президент Владимир Зеленский Русия халкын каршылык чараларына чыгарга чакырган: “Намусын җуймаган бөтен кешеләргә чыгып, бу сугышка каршылык белдерергә вакыт”, дигән ул.

Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзүе турында игълан итте, дип хәбәр итә УНИАН агентлыгы.

Зеленский шулай ук Русия халкын каршылык чараларына чыгарга өндәгән.

"Намусын җуймаган бөтен кешеләргә чыгып, бу сугышка каршылык белдерергә вакыт. Украина белән сугышка каршы", дигән ул, бу хакта УНИАН яза.

Шулай ук ул "җиребезне яклау өчен", Украинаның бөтен ватандашларына корал бирергә әзер булуларын белдергән.

Зеленский сүзләренчә, хәзерге вакытта Украинаның Кораллы көчләре "чынлап та авыр сугышлар" алып бара. Ул Украинаны җирлектәге хәрбиләр белән бергә якларга әзер булган барлык Украина ватандашларыннан санкцияләрне кире алырга сүз бирде.

22 февральдә Владимир Зеленский, Украинаның тышкы эшләр министрлыгыннан Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү турында гариза алуын хәбәр итте һәм аны карарга сүз бирде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "ДНР" һәм "ЛНР" дип аталучы төбәкләр бәйсезлеген тануыннан соң булды.

24 февральдә иртән иртүк Русия Украина җирләренә тулы масштаблы хәрби һөҗүм башлады. Бу Владимир Путин Донбасста махсус операция үткәрә башлау турында карар кабул итүен игълан иткәч үк башланды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG