Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар әдәбияты тарихына Башкортстан язучылары да керде


Уфада "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгын тәкъдим итү чарасы узды. Хезмәтнең 6-8нче томнарына Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләре дә кергән. Моңа кадәр Казан Башкортстанда яшәп иҗат итүче каләм ияләрен андый китапларга кертми иде.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан язучының 15 томлыгы һәм "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгын тәкъдим итү чарасы узды. Анда Казаннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Фәния Фәйзуллина һәм шагыйрә Илсөяр Иксанова да катнашты. Узган айда әлеге хезмәт Казанда тәкъдим ителгән иде.

Чарада Фәния Фәйзуллина Галимҗан Ибраһимов томнарының үзенчәлеге, Әлфәт Закирҗанов "Татар әдәбияты тарихы" китаплары турында чыгыш ясады. Ул томнарның сатуда булмавын да аңлатты.

"Татар әдәбияты тарихы дәүләт телләрен үстерү програмына бүленгән акча хисабына басылып чыкты. Шул сәбәпле сатуга чыгарылмады. Алар бары тик бүләк итеп кенә бирелә ала. Алар мәктәпләргә, китапханәләргә, уку йортларына җибәрелде. Киң җәмәгатьчелекнең теләген искә алып кайбер фикерләр, тәкъдимнәр, кимчелекләрне өйрәнеп, кабат бастырып чыгарырга булдык. Беренче томның тулыландырылган варианты басылып китап кибетләренә чыкты", диде ул һәм Башкортстан турында бүлекләрен дә камилләштерү мөмкинлеге булуын әйтте. Ул шулай ук узган ел халык санын алу уңаеннан институтның Башкортстанга кагылышлы 20гә якын хезмәт чыгаруын телгә алды.

Чыгышларда "Татар әдәбияты тарихы"ның Башкортстан өчен аеруча 6-8нче томнары кыйммәтле булуы билгеләнде. Чөнки анда Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләре дә кергән. Моңа кадәр Казан Башкортстанда яшәп иҗат итүче каләм ияләрен андый китапларга кертми иде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

1960-1980 елларны үз эченә алган 6нчы томдагы "Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары" дигән аерым бүлектә Башкортстандагы халык шагыйрьләре Наҗар Нәҗми һәм Әнгам Атнабай, шулай ук, Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Рәшит Гатауллин һәм башка шагыйрь һәм язучыларның иҗатларына зур урын бирелгән. Әлеге бүлектә милләте белән татар булучыларның башкорт язучысына әйләнүләре уңаеннан Наҗар Нәҗминең 2011 елда Казанда чыккан "Милли җаным" дигән китабыннан цитат та китерелгән. Анда шундый юллар бар:

"Без, ана телебез татар теле булган шагыйрьләр һәм язучылар – Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр, Мәлих Харис, Гайнан Әмири, Максуд Сөндекле, Тимер Арслан, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Динис Исламов, Габдулла Байбурин, Муса Гали, Нәҗип Асанбаев, Ибраһим Абдуллин, Әсгать Мирзаһитов, Кирәй Мәргән, Гыйлемдар Рамазанов, Рафаэль Сафин һәм мин фәкыйрегез – башкорт телендә яздык. Ә менә Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Рәшит Гатауллин, Нәҗибә Әминева кебекләр башкорт телендә язмадылар, алар үз китапларын башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгарырга мәҗбүр булдылар. Бу шагыйрьләргә Башкортстанда татар итеп карадылар, ә Татарстан исә аларга артык игътибар итмәде".

Чыгыш ясаучылар "Татар әдәбияты тарихы"на Башкортстан язучыларын кертүне "гаделсезлектән арыну" дип бәяләде.

"Татар әдәбияты тарихы"ның 1985-2000 елларны үз эченә алган 7нче томга шагыйрьләр Марис Нәзиров, Мөхәммәт Закиров, Салават Рәхмәтулла, шулай ук дистәләрчә прозаик турында язмалар бирелгән.

2001-2020 елларны үз эченә алган 8нче томда исә бүген Башкортстанда яшәп иҗат иткән шагыйрь һәм язучылар иҗаты турында мәкаләләр кергән.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Томнардагы Башкортстан әдәбияты өлешен язган галимнәрнең берсе, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Альбина Хәлиуллина: "Проза һәм поэзиядә 150гә якын автор исеме керде. Бүген Башкортстан әдәбияты читкә тибелгән әдәбият түгел, ә аның казанында кайнаучы, олы әдәбиятның бер өлеше. Әле тикшерәсе материаллар бик күп. Безгә киләчәктә аерым бер том кирәк", дип чыгыш ясады.

"Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары" бүлегенә фәнни мәкалә язган Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов томнардагы әлеге бүлекләрнең булуы зур мәгънәгә ия дип чыгыш ясады.

"Бу китапларга Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләре керүе бик зур мәгънәгә һәм әһәмиткә ия. Чөнки, беренчедән, биредә татар халкының бик зур өлеше яшәвен раслый. Икенчедән, бу өлешнең, бу халыкның искиткеч сәләтле булуын һәм аларның тар республика кысасында гына калмыйча, бөтен татар мохитенә чыгу хокукына ия булуын раслый".

Башкортстан язучылары иҗаты турында мәкалә авторы, язучы, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Булатова "Татар әдәбияты тарихы" томнарының басылуын Азатлыкка зур вакыйга дип бәяләде.

Дилбәр Булатова
Дилбәр Булатова

"Үткән гасырның 90нчы елларыннан башлап Башкортстанда прозаикларыбыз аеруча актив иҗат итте, 1994 елда нәшер ителә башлаган "Тулпар" журналында үз әсәрләрен бастырды. Бу – ким дигәндә, 150ләп повесть, 300ләп хикәя дигән сүз. Алардан тыш, сатира-юмор, лиро-эпик әсәрләр дә бар. Ягъни байтак материал җыелып китте. Әнә шул әсәрләргә ни Уфа, ни Казан галимнәре тарафыннан системалы күзәтү ясалганы юк иде. Биредә берничә буын язучыларыбызның иҗатына күзәтү ясалды.

Шулай ук, тәнкыйтьчеләребезгә дә бераз игътибар ителде. Һәм без үз эшебездә Суфиян Сафуанов, Сәгыйдулла Хафизов, Динә Морзакаева, Руслан Сөләйманов, Лилия Сәгыйдуллина, Ләйсән Кәшфи, Фәния Габидуллина һәм башкаларның Башкортстандагы хезмәтләренә таяндык. Гомумән, үзебезнең хезмәттән, аның абруйлы академик басмага кертелүеннән канәгатьмен. Әмма эш тәмам дигән сүз түгел, бу – эшнең башы гына. Мәсәлән, төбәктәге татарча сатира-юмор һәм балалар прозасы бөтенләй тикшерелмәгән, бу жанрлар үз тикшерүчесен көтә", диде Дилбәр Булатова.

Азатлык чарадан соң Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановтан Башкортстаннан тыш томнарга тагын кайсы төбәкләрдән язучылар керүен сорады.

Әлфәт Закирҗанов
Әлфәт Закирҗанов

— "Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары" бүлегенең нигезен Башкортстандагы татар әдәбияты тәшкил итә. Дөрес, соңгы томга без Себер әдәбиятын да керттек. Шул ук вакытта аерым шәхесләребез аерым бүлек буларак бирелмәделәр. Аларның исемнәре, әйтик, ул Ульяннанмы, яки Түбән Новгородтанмы алар бары тик күзәтүдә генә теге яки бу мәсьәлә, тема, мотив, яки поэтик үзенчәлекләр аша мисаллар буларак кына урын алды. Бөтен әдәбиятны туплау, җыю бик кирәкле һәм мөһим эш.

— Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбият бүлеген "мотив" дип кенә атау төбәк әдәбиятын тарайту кебек яңгырый.

— Әйе, әлеге бүлекнең исеме бәхәсләр уятты. Ахыр чиктә аерым сорауларны аңлаешлы итеп, яисә бәхәс тудырмаслык итеп бирү юлын сайлаудан шулай дип атарга булдык.

— "Татар әдәбияты тарихы"на башкорт әдәбияты галимнәре башкорт шагыйрьләре дип санаган Әнгам Атнабай, Наҗар Нәҗминең кертелүен ничек аңлатасыз?

— Әлеге дә баягы, Наҗар Нәҗмиләрнең беренче китаплары татар телендә, калган китаплары башкорт телендә чыккан. Алар аерым очракларда башкорт галимнәрендә башкорт әдәбияты вәкилләре рәвешендә урын ала. Ягъни аларны кайсы әдәбиятка, кайсы халыкка бүлүдә бәхәсләр бар. Бу очракта аның асылы Башкортстанда ачыграктыр. Бу сорауларга да җавап бирү өчен әлеге бүлекне "татар мотивлары" дип атау мантыйкка туры килә.

— Бу уңайдан башкорт галимнәре ягыннан фикерләр булмадымы?

— Башкорт галимнәре ягыннан әлегә фикерләр юк. Чөнки әле алар китаплар белән таныш түгел.

Чарада катнашкан шагыйрь һәм галим Руслан Сөләйманов Башкортстанда татар телен укыту торышын искә алып, Азатлыкка үзеннән соң әдәбиятка яшьләр килмәвенә борчылу белдерде. "Болай барса, әдәбият кына түгел, татарлар үзләре дә тарихта калмагае", диде ул. Руслан Сөләйманов бүген Башкортстанда иң яшь шагыйрь дип исәпләнә. Ә аңа быел 37 яшь тулачак.

"Татар әдәбияты тарихы"ның кәгазь басмалары әлегә хәтта аны язган галимнәрнең үзләрендә дә юк. Алар киң җәмәгатьчелеккә чыкса, башкорт галимнәре һәм җәмәгатьчелеге аңа битараф калмас дип көтәргә кирәк.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG