Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "киңкүләм тәртипсезлекләргә" чакыруда шикләнелүче өч кеше изолятордан азат ителгән


Казанда Украинадагы сугышка каршы урам чарасы, архив фотосы
Казанда Украинадагы сугышка каршы урам чарасы, архив фотосы

Тагын берничә җирле сәяси активисттан, өйләрен тентегәннән соң,  шаһитлар сыйфатында сорау алганнар.

Ике көн элек Казанда "киңкүләм тәртипсезлекләргә "чакыруда шикләнелүче өч кеше бүген вакытлыча тоту изоляторыннан бернинди гаепләүләр белдермичә азат ителгән.

17 март Казанда, массакүләм тәртипсезлекләргә чакыруда шикләнелеп, Андрей Бояршинов, Руслан Терентьев һәм Тимур Төхвәтуллин тоткарланган иде. 19 мартта, тоткарлауларга 48 сәгать үткәннән соң, Терентьев белән Төхвәтуллинны Эчке эшләр министрлыгының Казандагы вакытлыча тоту изоляторыннан гаепләүләр белдермичә һәм чик кую чарасы сайламыйча азат иткәннәр. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте. Бояршиновны да җибәрелүе билгеле.

Тагын берничә җирле сәяси активисттан, өйләрен тентегәннән соң, шаһитлар сыйфатында сорау алганнар.

Әлеге җинаять эшен Русия тикшерү комитетының Татарстандагы аеруча мөһим эшләр бүлеге тикшерә.

14 мартта Татарстандагы Тикшерү комитеты "Протестный чат. Казан" Telegram-чатындагы пост аркасында киңкүләм чуалышларга чакыру турында җинаять эше кузгатты. Тикшерү версиясенә караганда, "2022 елның 3 мартында Telegram мессенджерындагы чатта ачыкланмаган зат Казанда буласы килештерелмәгән "Нет войне" акциясе турында фикер алышканда "мегафоннар, яндыргыч катнашмалар һәм дубинкалар сатып алырга", "ягъни хакимият вәкилләренә кораллы каршылык күрсәтүгә өндәүләр" тәкъдим иткән".

17 мартта җинаять эше кузгатылганнан соң, Казан активистлары өйләрендә тентүләр узды: "Яблоко" фиркасеннән элегрәк депутатлыкка намзәт булган Гөлназ Равилова, "Яблоко" фиркасе әгъзасы Елена Изотова, "Ветер" студентлар басмасы дизайнеры Анна Канцер, КФУ студенты Вадим Хрущев, КФУ мөгаллиме Самсон Либерман, активистлар Тимур Төхвәтуллин, Руслан Терентьев, Кирилл Алехин һәм Андрей Бояршинов, "Яблоко"ның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллиннарның фатирлары тентелде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG