Дөньяның Нобель премиясе лауреаты Дмитрий Муратов премиянең медален Украина качаклары файдасына аукционга сатышка куячак. Бу хакта ул җитәкләгән "Новая газета"ның сайтында әйтелә. Журналист басма белән берлектә шундый карарга килгән диелә.
Муратов ике тарафны да атышны туктатырга, әсирләр белән алмашырга, һәлак булучыларның җәсәдләрен кайтарырга, һуманитар коридорлар ачарга һәм качакларны тәэмин итәргә чакырган. Ул медален сатуга чыгарырга әзер булган аукцион оешмаларыннан үзе белән элемтәгә чыгуларын сораган.
2021 елның октябрендә, филиппин журналисты Мария Ресса белән берлектә Муратов премия лауреаты булган иде. Бүләк аларга "демократия һәм тынычлыкның шарты булган ирекле фикер белдерүне яклау тырышлыклары өчен" бирелде.
2014 елда премиянең физиология өлкәсендә лауреаты Джеймс Уотсон Нобель премиясен 4,8 миллион долларга саткан иде. 2015 елда премиянең физика өлкәсендәге лауреаты Леон Ледерман, медицина исәп-хисапларын түләү өчен, үз медален 765 мең долларга сатты. Медальләрне лауреатларның гаиләләре дә берничә мәртәбә аукционга чыгарып, 395 меңнән 2,2 миллион долларга кадәр сатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!