Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 83 меңнән артык хәрбие үлүен раслады, Башкортстан югалтулар ягыннан беренче урында


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстаннан үлүчеләрнең бары тик 19 проценты гына зур шәһәрләрдә яшәгән. Күпчелеге сугышка авыллардан киткән. Әйтик Беренче Эткол авылыннан (Баймак районы) сугышка 27 кешене озатканнар. Иң яше – 23, иң өлкәне – 60 яшьтә булган.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, фронтта Русиянең 83 338 хәрбие һәлак булган. Аларның кем булуын ачык чыганаклардагы белешмәләрдән ВВС-ның урыс хезмәте, "Медиазона" һәм волонтерлар такымы ачыклаган.

Расланган үлемнәр арасында сентябрь аеннан бирле Башкортстан беренче урында бара. Декабрь аена республикадан сугышка киткән 3487 хәрбинең үлүе билгеле. Шул ук вакытта Башкортстаннан үлүчеләрнең чын саны күбрәк булуы бар, дип яза журналистлар.

Республикадан сугышка киткән ирләрнең 38 проценты – фронтка ихтыяри булып киткән. Алар гади сивилләр булган һәм саклану министрлыгы белән контрактны сугыш башлангач кына төзегән, дип искәртелә. Бу күрсәткеч Русиядәге урта күрсәткечләрдән (22 процент) ике тапкырга диярлек артыграк. Башкортстаннан үлүчеләрнең тагын 18 проценты сугышка колониядән киткән, 14 проценты исә мобилизацияләнгән булган.

Журналистлар белешмәләренчә, аларның бары тик 19 проценты гына зур шәһәрләрдә яшәгән. Күпчелеге сугышка авыллардан киткән. Әйтик, Беренче Эткол авылыннан (Баймак районы) сугышка 27 кешене озатканнар. Иң яше – 23, иң өлкәне – 60 яшьтә булган.

  • Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
  • Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
  • Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр. Быел сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән.
  • Сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
  • Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3744 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG