24 мартка каршы төндә АКШ беренче тапкыр рәсми төстә Русия гаскәренең Украинада хәрби җинаятьләр кылуын белдерде. Бу хакта белдерү АКШ Дәүләт департаменты сайтында чыккан.
АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен белдерүендә Украинада "тыныч халыкка каршы юнәлгән һөҗүмнәр" турында күпсанлы ышанычлы хәбәрләр булуы әйтелә. Аерым алганда, Русия гаскәрләре торак йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр, сәүдә үзәкләре, ашыгыч ярдәм машиналарын юк иткән, моның нәтиҗәсендә меңнәрчә гади кеше үтерелгән яки яраланган, диелә белдерүдә.
— Көн саен, Русия көчләре үзенең миһербансыз һөҗүмен дәвам иткәндә, үтерелгән һәм яраланган гаепсез гади кешеләр, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар саны арта бара. 22 мартка камауга эләккән Мариуполь рәсмиләре ул шәһәрдә генә 2400ләп гади кеше үтерелгән дип белдерә, — дип яза белдерүдә Блинкен.
АКШның халыкара хокук мәсьәләләре вәкиле Бет ван Шаак сүзләренчә, Вашингтон Украинада ихтимал хәрби җинаятьләр турында мәгълүматны җыеп бара. Әлеге мәгълүматлар халыкара оешмалар һәм чит илләргә тапшырылачак. Җаваплылык турында ахыргы карар мәхкәмәләр тарафыннан кабул ителәчәк, ди ул.
24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Русия рәсмиләре Украина хәрби инфраструктурасына гына һөҗүм ясала дип белдерсә дә, чынлыкта шәһәрләр һәм гади халык та күпләп зыян күрә. Украина меңнәрчә гади кеше үлеме турында белдерә, алар арасында йөздән артык бала бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!