Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" Украинадагы сугыш беткәнче чыгудан туктап тора


"Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов
"Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, "Новая газета" Кремль контролендә булмаган һәм эшен дәвам иткән аз санлы басмаларның берсе иде.

"Украинада махсус операция төгәлләнгәнчегә кадәр" "Новая газета" кәгазьдә, сайтта һәм социаль челтәрләрдә чыгудан туктап тора. Бу хакта басма Telegram-каналында хәбәр итте.

28 мартта газет Роскомнадзордан икенче кисәтүен алган. Ике кисәтүдән соң, оешма "Новая газета"ның лицензиясен гамәлдән чыгару турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала. Ике кисәтү дә "ят агент" турындагы канунны бозу белән бәйле диелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, "Новая газета" Кремль контролендә булмаган һәм ябылмыйча Русиядә эшләвен дәвам иткән аз санлы басмаларның берсе иде. Басма цензура таләпләрен үтәргә, аерым алганда "сугыш" сүзен кулланмыйча, аны җәя эчендә "махсус операция" дип язарга ризалашты.

Шулай да газет Украинадагы вакыйгалар турында язудан туктамады, әйтик Елена Костюченконың Одессадан, Николаевтан һәм Херсоннан репортажлары киң таралды.

"Новая газета"ның баш мөхәррире – Нобель премиясе лауреаты Дмитрий Муратов. Шушы көннәрдә генә ул үзенең Нобель медален аукционга куячагын, аннан кергән акчаны Украина качакларына ярдәмгә бирәчәген белдергән иде.

Муратовның газет чыгаруны туктатып тору белән бәйле укучыларга язган хатын "Эхо Москвы"ның элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов чыгарды.

"Махсус операция", хәрби цензура шартларында без сезнең белән 34 көн каршы тора алдык. Һәм без эшләдек. Хәрби хәрәкәтләр узган урыннарда, чик буе районнарында. Югалтуларны һәм җимерелүләрне бәяләдек. Ничек безнең халык берьюлы ике сугышка юл куя алганын аңларга тырыштык: Украинаны басып алу сугышына, һәм Русиядә, үз өебездә - ватандашлар сугышына. Без бергәләп тарихыбызның иң фаҗигале көннәрен кичердек. Һәм бу эзсез калмады", дип яза Муратов.

  • 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды. Сугышның беренче атнасында ук Русиядә дистәгә якын Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары томаланды.
  • 4 мартта хакимиятләр Азатлык Радиосы, Idel.Реалии һәм Радио Свобода сайтларын да томалый башлады. azatliq.org һәм idelreal.org сайтлары 4 мартка каршы төндә ачылмый башлады.
  • Бүген Азатлык радиосының проекты – Крым.Реали редакциясе, шулай ук Украинаның башка мәгълүмат чаралары янаулы хатлар алуы билгеле булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG