Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия талибларның беренче дипломатын аккредитацияләде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Талиблар Әфганстан хакимиятенә 2021 елның август башында килде, дөнья җәмәгатьчелеге алар оештырган хакимиятне легитим түгел дип саный.

Мәскәүдә Әфганстанның Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган "Талибан" хәрәкәтеннән оешкан, яңа хакимиятенең беренче дипломаты аккредитацияләнгән.

Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде. Аның сүзләренчә, дипломат Мәскәүгә февральдә үк килгән булган.

Әфганстанның күрше илләре очрашуында Лавров талибларның яңа хакимияте "дәүләтне тулаем алганда тиешле дәрәҗәдә тотып тора" дип искәртте. Русия тышкы эшләр министры фикеренчә, талиблар хакимиятен тануда төп проблем — аларның үзенчәлекләрен күрсәтүләре җитеп бетми, яңа хакимият Әфганстанда булган төрле сәяси көчләрне тәкъдим итәргә тиеш, дип саный Лавров.

Талиблар Әфганстан хакимиятенә 2021 елның август башында килде, дөнья җәмәгатьчелеге алар оештырган хакимиятне легитим түгел дип саный. "Талибан" хәрәкәте дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип танылды. Шулай да, Русия хакимияте талиблар белән Мәскәүдә даими очрашулар үткәреп тора.

Узган елның октябрендә Владимир Путин Русиянең "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгаруга таба "хәрәкәт итәчәген" белдергән иде.

Ноябрьдә дәүләт мәгълүмат чараларына "Талибан"ны Русиядә тыелган оешма дип атауны тыйдылар.

17 мартта БМО Иминлек шурасы Әфганстан белән рәсми элемтәләр урнаштыруга тавыш бирде. Кабул ителгән резолюциядә БМО миссиясенең Әфганстанда бер ел булачагы әйтелә, талиблар телгә алынмаган. Русия тавыш бирүдән тыелып калды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG