Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгородтагы нефть базасында зур янгын чыккан


Белгород. Украина Русиянең нефть базасына һөҗүм иткән
Белгород. Украина Русиянең нефть базасына һөҗүм иткән

Русиянең Украина чиге янындагы Белгород шәһәрендә нефть базасы яна. 29 мартта Белгороң янында хәрби склад янган иде.

1 апрельдә иртән "Роснефть"нең нефть базасында янгын башланган. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, нефть базасына ике боралактан һава һөҗүме ясалган, алар шәһәргә Украина ягыннан кергән һәм түбән биеклектә очкан.

Белгород өлкәсе хакимиятләре мәгълүматына күрә, корбаннар юк, нефть базасында эшләгән ике хезмәткәрнең яралануы хәбәр ителә.

Почтовая һәм Константин Заслонов урамнарындагы берничә йортта яшәүчеләрне вакытлыча "Белгород-Арена"га урнаштыралар.

Алар өйләренә янгын сүндерелгәннән соң кайтачак. Җирле хакимияткә сылтама белән, Бел.ru шәһәр халкына берни янамый дип яза. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

Украина рәсмиләре бу хәлгә әле фикер белдермәде.

29 мартта Белгород өлкәсендә Кызыл Октябрь авылы тирәсендә шартлаулар булган иде. Ул чакта хакимиятләр аның сәбәбен сугыш кирәк-яраклары складында янгын чыгу белән аңлатты.

Узган атнада Украина чигенә якын булган Белгород өлкәсенең Журавлёвка һәм Нехотеевка авылларында гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Өлкә губернаторы бу торак пунктларның берсендә, янәсе Украина снаряды шартлады һәм җәрәхәтләнүчеләр бар дип белдергән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG