Казанда "Кырлай" паркындагы аттракционнарны сүтә башлаганнар, анда төзелеш вагоннары, эшчеләр һәм авыр техника китерелгән. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.
Парк "Паркинвест" ширкәтенеке. Ширкәттә басмага сүтү эшләре турында комментар бирмәгәннәр, әмма сүтү эшләре башлануын парктагы сакчы раслаган.
Урында кран, төяүче машина һәм башка техника эшли. Аерым алганда, инде күзәтү боҗрасыннан кабиналар сүтеп алынган, "Оча торган тәлинкә"нең тәлинкәсе һәм утыргычлары юк, диелә. Паркта барлыгы 30 аттракцион һәм күңел ачу мәйданчыгы бар иде.
Кырлай паркын 2004 елда, Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев катнашында ачтылар. "Кырлай" сайтында әйтелгәнчә, тантана вакытында президент "озын гомер, куәт һәм яхшылык билгесе итеп яшь агач утырткан" булган. Парк башта "Шүрәле" дип атала иде, 2009 елда исә аны "Кырлай" дип үзгәрттеләр.
Бүген исә Казанда җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләүгә халыкара бәйге игълан итәчәкләр. Үз чыганакларына сылтама белән, "БИЗНЕС Online" язуынча, мәчетне "Кырлай" аттракционнар паркы урынына төзиячәкләр.
Быел февральдә Казан шәһәр думасы утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше өчен кишәрлекне, Камал театрының яңа бинасы өчен уздырган кебек, халыкара бәйге белән сайлауны тәкъдим итте.
Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше 2022 елда Идел Болгары дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала.
Башта Җәмигъ мәчете Казансу буенда төзеләчәк дип хәбәр ителгән иде.
Шуннан соң Change.org сайтында Казандагы Җәмигъ мәчетен Казансу янында төзүгә каршы петиция чыкты.
Соңрак Telegram-каналларда Миңнехановның "Татинвестгражданпроект" оешмасына мәчетне "Кырлай" паркы урынында торгызу мөмкинлеген җентекләп өйрәнергә күрсәтмә бирүе турында мәгълүмат таралды.
Республика хакимиятләре берничә мәртәбә төзелеш өчен урын әле билгеләнмәде дип белдерде.
Бинада музей, китапханә, күргәзмә-лекция заллары да булачак. Моннан тыш, бинада Казанда ислам кулъязмалары чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү фәнни үзәге дә урнашачак. Мәчет 10 мең кеше сыйдыра алачак.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!