"Грэмми" музыкаль бүләген тапшыру тантанасында катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә, Украина президенты Владимир Зеленский аларны һәм тамашачыларны Русия белән сугышта "теләсә нинди ысул белән" Украинаны якларга чакырды.
"Музыкага иң контраст әйбер нәрсә ул?", дип сорый тамашачылардан Зеленский, һәм үзе үк җавап бирә: "Җимерелгән шәһәрләр тынлыгы һәм үтерелгән кешеләрнең дәшмәве". "Теләсә нинди ысул белән безне яклагыз, эндәшми тормагыз, шул вакытта безнең шәһәрләргә тынычлык килер", ди Украина президенты.
Зеленский видеомөрәҗәгатеннән соң, тамашачылар алдында Америка җырчысы Джон Ледженд, Украина җырчысы Мика Ньютон һәм украин шагыйрәсе Люба Якимчук һәм башка украин башкаручылары чыгыш ясады.
2022 елда "Грэмми" бүләге 64нче тапкыр тапшырыла. Башта бүләкләү тантанасын 31 гыйнварда уздырырга ниятләнде, әмма коронавирусның омикрон-штаммы таралу сәбәпле, аны күчерделәр.
Silk Sonic дуэты "Ел җыры" һәм "Ел язмасы" категорияләрендә бүләкләр алды. "Иң яхшы яңа башкаручы" дип Америка актрисасы, җырчы һәм җырлар авторы Оливия Родриго аталды.
Foo Fighters төркеме өч номинациядә премия алды: "Иң яхшы рок-альбом", "Иң яхшы рок җыры" һәм "Рок жанрындагы музыканы иң яхшы башкару".
"Иң яхшы рэп-җыр" номинациясендә Канье Уэст җиңде. Джаз музыканты Джон Батист иң яхшы альбом һәм иң яхшы музыкаль видео өчен бүләкләнде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!