— Сергей, хәрби контрактны теләсә кайсы вакытта өзеп буламы, аны өзү өчен нинди сәбәпләр белән өзеп була?
— Хәзер кануннар бик тиз үзгәреп тора, аеруча соңгы вакытта үзгәрешләр күп. Ә болай – юк, хәрби үзенең контрактын теләгән вакытта өзә алмый. Әмма бу контракт гади ширкәткә эшкә алынучы хезмәткәрләр белән төзелә торган килешүдән нык аерыла. Ширкәт бирә торган килешүдә хезмәткәр контрактны теләсә кайсы вакытта өзә ала дип ап-ачык язылган. Моның өчен эш бирүчене бары күпмедер вакыт алдан кисәтергә генә кирәк. Хәрби хезмәт килешүендә бу юк. Телим икән, контрактны өзәм дә китәм дигән әйбер юк. Әмма килешүне өзүгә ирешеп була. Моның өчен хәзер җитди сәбәпләр дә бар. Ниндидер җитди сәбәпләргә таянып, мәсәлән.
Аннары хәрби җитәкчелек сине контракт нигезендә хезмәт итүгә яраксыз дип тапса, – монда сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр түгел, ә контракт таләпләренә туры килмәү истә тотыла – моңа ирешеп була. Без хәзер нәкъ сугышка барырга теләмәүчеләргә үзләренең сугышка каршы идеяләре барлыкка килүен әйтеп, контрактны өзүне сорарга тәкъдим итәбез. Бу бик авыр һәм катлаулы юл. Әмма хәрби хезмәттәге кеше әле сугышка җибәрелгәнче, ягъни Русия җирендә чагында: "Минем сугышка каршы идеяләрем барлыкка килде, шуңа сугышта катнаша алмыйм һәм хәрби килешүне өзүне сорыйм" дип мөрәҗәгать итсә, аны тыңларга мөмкиннәр. Әмма хәрбигә бу таләпләрендә нык тору кирәк.
Шулай да, төрле очрак төрлечә хәл ителә. Кайберләре белән контрактны сорагач та өзәләр, кайберләренә җинаять эше ачу белән яныйлар һәм дисциплинар батальонга җибәрә алалар.
—Димәк, җинаять эше ача алалар?
Хәрби контрактны өзүе авыр, әмма мөмкин эш
— Әлбәттә, әгәр хәрби боерык алган икән, канун нигезендә ул аны үтәргә тиеш. Әгәр үтәмәсә, алар аны боерыкны үтәмәү дип язалар. Ә Җинаять кодексында моның өчен маддә каралган. Бу хәрби низамнамәдә дә язылган. Җинаять, дисциплинар һәм административ җаваплылык булырга мөмкин. Бу төрле шартларга бәйле. Мисал өчен, медиаларның бу эшкә җәлеп ителүен яратмыйлар. Ата-аналарның җәнҗал чыгаруын да яратмыйлар. Гомумән, артык игътибар булдырмаска тырышалар. Ягъни хәрби контрактны өзүе авыр, әмма мөмкин эш. Һәм моның өчен нәкъ менә сугышка каршы идеяләр өстенлек итә ала.
Безнең Конституциядә, 59нчы маддәнең 3нче пунктында, һәр ватандашның хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштырырга хокукы бар диелгән. Хәрби хезмәт турындагы канунда бу хокук срочниклар өчен гына каралган, башка хәрбиләр өчен андый канун юк. Әмма Конституция беренчел бара, аны куллану өчен аерым канун да кирәкми. Ләкин бернинди регламент та юк, шуңа күрә бу төрле урыннарда төрлечә хәл ителә.
— Хәзер армиядә срочникларны контракт имзаларга мәҗбүр итәләр дип әйтәләр.
— Мәҗбүр итәләр дип әйтү бик төгәл түгел, хәтта ялган дип тә әйтер идем. Ниндидер кулларны борып, физик көч кулланып мәҗбүр итү юк. Алар йә үгетлиләр, йә турыдан-туры ялганлыйлар. Аның урынына контракт имзалыйлар һәм ул аның турында белми дә кала. Яки "без сине беркая да җибәрмибез, бу болай гына" диләр, ягъни бик кырыс рәвештә үгетлиләр дип әйтер идем. Әмма контрактны имзалач ук, аның җилкәсенә контрактник вазифалары төшә. Ләкин, белүегезчә, хәтта срочникны да канун нигезендә сугышта катнашырга җибәрергә була. Әлегә бу президент һәм саклану министрының авызыннан чыккан сүзләр генә, янәсе, анда срочникларны җибәрмибез, диләр. Әмма Русия кануннары срочникларны хәрби гамәлләр барган җиргә җибәрә ала.
1999 елда ук Русия президенты карары нигезендә кабул ителгән хәрби хезмәтне үтү тәртибе турында кагыйдә бар. Шул заманнан соң ул күпмедер үзгәрде, әмма анда армиягә алынганнар, хәрби һөнәр алгач, 4 айдан соң хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга җибәрелә ала диелгән.
— Контракт имзаламыйча да җибәрә алалармы?
— Әйе, Русия кануннары моңа мөмкинлек бирә. Шуңа президентның һәм саклану министрлыгының барлык әйткәннәре ул аларның бүгенге теләгенә бәйле, ә иртәгә алар башканы теләргә мөмкин.
— Качканнарга яки ялдан соң кире хәрби бүлеккә кайтмаганнарга нинди җаваплылык каралган?
— Җинаять җаваплылыгы бар. Ул срочниклар һәм контрактниклар өчен төрле. Өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, җәзаның дисциплинар өлеше була ала – аның шартлары бик кырыс, һәм штрафлар. Хәрби бүлекне калдырган өчен җавапка тарту бар. Боерыкны үтәмәгән өчен дә җинаять җаваплылыгы бар.
— Беренче контракт ничә елга төзелә?
— Монда бик катлаулы. Элек ике елга иде, аннары озайту мөмкинлеге белән өч елга имзаланды. Соңы елларда мөмкинлекләр киңәйтелде. Берничә айга да контракт төзеп була. Мисал өчен корабларда хезмәт итүчеләр диңгезгә чыгып китә, матрос берничә ай йөреп кайта, аннары инде хәрби хезмәттән китә. Бер елга да була ала.
— Сынау срогы бармы?
— Бар, әмма командир өчен генә файдалы. Шул сынау срогында кеше командирга ошамаса, ул аның белән килешүне өзә. Ә хәрбигә ошамаса, ул өзә алмый. Контрактникның андый хокукы юк.
— Ә вафат булган хәрбиләрнең туганнарына нинди компенсацияләр каралган?
— Анда хәрбинең статусына бәйле махсус канун да бар хәтта. Социаль гарантияләр һәм зур компенсацияләр каралган. Алар аерыла. Хәрби чарада катнашучылар һәм гади хезмәттә катнашучылар өчен аерым. Ул ике өлешкә бүленә.
Командир карар кабул итә һәм һәлак булу турындагы белешмәдә хәрбинең ничек үлүен яза. Хәрби ниндидер боерык башкарганда үлгән икән, анда түләүләр берничә тапкырга күбрәк, социаль акчалар да карала.
Командир карар кабул итә һәм һәлак булу турындагы белешмәдә хәрбинең ничек үлүен яза
Әгәр инде, мисал өчен, эчеп машина астына эләккән икән, ягъни үз гаебе белән үлсә, аңа иминият түләүләре генә каралган. Түләүләр берничә өлешкә бүленә. Саклану министрлыгы бер өлешен түли, иминият акчалары икенче өлешкә керә. Әгәр командир хәрбине каядыр җибәргән икән, сугышка җибәрү мәҗбүри түгел, ул вакытта гаиләгә саклану министрлыгы акчалары да, страховойлар да ике-өч тапкыр күбрәк түләнә. Ул акчаларның күләме даими үзгәреп тора. Элек 7 миллион сум иде. Ягъни түләүләр ике өлешкә бүленгәне ап-ачык. Барлык һәлак булганнарга да иминлек (страховой) акчалары түләнә, ә хәрби җитәкчелек боерыгын үтәгәндә һәлак булганнарга министрлык акчасы да түләнә. Кайвакыт әле губернаторлар да өстәп түли. Моннан тыш хәрби казанышлары барлыгы, хезмәт иткән көннәрнең саны, статусы (хәрби хезмәт ветераны) да түләүләргә тәэсир итә. Бу өлкәдә дәүләт барлык тиешлесен түли, бердәнбер проблем – документларны тутыру озакка сузылырга мөмкин. Хәрби бүлек командирлары аларны озак тутыра. Шул гына.
— Хәрби хезмәттән китәргә теләп тә, рөхсәт бирелмәсә, хәрби нишли ала?
— Моның тәртибен аңлату бары кануннар үтәлгән, инструкция булган очракта гына мөмкин. Иң мөһиме, контрактны өзү өчен хәрби үзе нык торырга тиеш. Ул вакытта командирлар берни эшли алмый һәм иртәме-соңмы өзәргә мәҗбүр булачак. Аларга да проблемнар кирәкми. Көчләп тота алмыйлар. Украинага җибәрү турында боерык килгәч, Русиядәге хәрби Украинага барудан баш тарта икән, аны, әлбәттә, төрле юллар белән үгетләячәкләр, җинаять эше ачу белән янаячаклар. Әмма җинаять эше ачу да алай җиңел түгел. Бигрәк тә берничә хәрби бергәләп каршы килсә, тавыш чыгудан куркачаклар. Чөнки туганнары медиаларга хәбәр итәчәк, шау-шу кубачак. Шуңа, әгәр хәрбине сындыра алмасалар, алар аны тиз генә җибәрәчәкләр. Әмма бу һәрвакытта да килеп чыга дип әйтеп булмый. Кемнедер алдарга, кемнедер күндерергә дә мөмкиннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!