Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда аквакультура һәм умартачылык идарәсен бетерәләр


Районнарда бал кортлары күпләп үлгән очракта, умартачылар әлеге идарәгә мөрәҗәгать итә ала иде. Идарәне оптимизация сәбәпле бетерәләр диелә.

Татарстан хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе эшчәнлеген туктату турындагы карарны раслады.

Документка ярашлы, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ике атна эчендә ликвидацияләү комиссиясе төзергә, оешманың эшчәнлеген туктатуның тәртибен һәм вакытларын билгеләргә тиеш.

"Комсомольская правда" язуынча, авыл хуҗалыгы тармагы инфраструктурасын оптимизацияләргә һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк, шул сәбәпле әлеге идарәне бетерергә булганнар.

Узган атнада республиканың хөкүмәт йорты, Терлекчелектәге нәсел эше идарәсен бетерү турында карар чыгарды, дип хәбәр ителде, ул да Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгының бер структурасы иде.

Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсен Марат Миңнебаев җитәкли. Аерым алганда, оешма умартачылык продукциясен әзерләү, эшкәртү һәм сату, халыкны һәм юридик затларны умартачылык инвентарьләре, җиһазлары һәм кәрәз белән тәэмин итү, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә умартачылыкка кагылышлы тәкъдимнәр һәм документлар әзерләү белән шөгыльләнде.

Районнарда бал кортлары күпләп үлгән очракта да, умартачылар әлеге идарәгә мөрәҗәгать итә ала иде.

Шул ук вакытта, күрше Башкортстанда бүген республика башлыгы Радий Хәбиров умартачылык турында канун имзалады. Канун бал кортларын һәм умартачылык продукциясенең сыйфатын яклауга юнәлдерелгән.

2019 елның җәендә Татарстан, Башкортстан, Мари иле, Удмуртия, Брянски, Воронеж, Липецки, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка күп кенә төбәкләрдә күпләп умарта кортлары үлде. Моңа пестицидлар куллану сәбәп булгандыр дип фаразланды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG