Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин БМОның Мариупольдәге "Азовсталь"дән тыныч халыкны эвакуацияләүдә катнашуына ризалашты


Владимир Путин (сулда) һәм Антониу Гутерриш (уңда)
Владимир Путин (сулда) һәм Антониу Гутерриш (уңда)

Бу мәсьәләгә турында сөйләшүләрне алга таба БМОның һуманитар мәсьәләләр координациясе офисы һәм Русия саклану министрлыгы алып барачак диелә.

БМО баш секретаре Антониу Гутерриш белән очрашканнан соң Русия президенты Владимир Путин Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан тыныч халыкны эвакуацияләүгә ризалашкан.

"Йөз йөзгә очрашкач, баш секретарь БМОның Украина мәсьәләсенә карашын кабатлады һәм алар (Гутерриш һәм Путин – ред.) һуманитар ярдәм һәм низаг зонасыннан сивилләрне эвакуацияләү тәкъдимнәре, төгәлрәк әйткәндә — Мариупольдәге вазгыять турында фикер алышты", диелә БМО матбугат хезмәте хәбәрендә.

Оешма искәртүенчә, алга таба сөйләшүләр БМОның һуманитар мәсьәләләр координациясе офисы һәм Русия саклану министрлыгы арасында дәвам итәчәк.

Гутерриш Русия президенты белән Мәскәү сәфәре вакытында, 26 апрельдә очрашты. Шушы сәфәр вакытында ул тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән дә очрашты.

БМО баш секретаре бүген Киевта сөйләшүләр уздыра. Сәфәрнең маршрутын Украина президенты Владимир Зеленский тәнкыйтьләде. Генераль секретарьга башта Украинага килеп, җимереклекләрне күрергә, шуннан соң гына Мәскәүгә барырга кирәк иде, диде ул.

Шулай ук 26 апрельдә Кремльдә Путинның Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән телефоннан сөйләшүен хәбәр иттеләр. Путин Эрдоганга хәзерге вакытта Мариупольдә хәрби хәрәкәтләр алып барылмый дигән. Шул ук вакытта, "Азовсталь" заводындагы украин хәрбиләре хәбәренчә, завод җирләренә Русия һөҗүмнәре дәвам итә.

Русия гаскәрләре Украинага 24 февральдә бәреп кергән иде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG