Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәдәни проектлар продюсерына Telegram-да киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру эше нигезендә тентү уздырганнар


Иллюстрация фотосы
Иллюстрация фотосы

Александр Грегоровичка куәт оешмасы вәкилләре иртәнге сәгать җиде тулганда килгән.

Бүген, 27 апрельдә куәт оешмасы вәкилләре фәнни-агарту һәм мәдәни проектлар продюсеры Александр Грегоровичка фатирын тентергә килгән. Бу хакта ул "Idel.Реалии"-га сөйләгән.

Грегорович әйтүенчә, тентү иртәнге 6:50 сәгатьтә башланган. Тикшерү эшләрен тәртип саклау оешмаларының дүрт хезмәткәре уздырган, ике шаһит та булган. Тентү киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру (Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе, 1.1 өлеше) турында ачылган җинаять эше кысаларында узган.

14 мартта Татарстан тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче Беренче бүлеге, "Протестный чат. Казань" Telegram-чатындагы пост аркасында, киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру турында җинаять эше ачты.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, "2022 елның 3 мартында билгесез зат, Казанда булган килеш, Telegram мессенджерындагы ачык чатта, Казанда рөхсәтсез узачак "Бетсен сугыш" чарасы турында фикер алышканда "мегафоннар", сатуда тыелган катнашма һәм күсәкләр "сатып алырга" тәкъдим итеп язма чыгарган, "ягъни хакимият вәкилләренә кораллы каршылык күрсәтергә чакырган".

17 мартта Казанда бу эш нигезендә берничә тентү узды. Куәт оешмасы вәкилләре шикләнелүченең кем булуын әлегә ачыклый алмады һәм беркемгә дә гаеп белдермәде.

"Мин телгә алынган чатта беркайчан да утырмадым, бигрәк тә анда нинди дә булса чакырулар язмадым", дигән "Idel.Реалии"-га Грегорович.

Җинаять эшендә нинди статуста булуын төгәл генә җавап бирә алмаса да, Грегорович шаһит буларак дип фаразлый.

—Мөгаен шаһиттер, чөнки мине сорау алуларга алып китмәделәр. Урында – фатирымда сорау алдылар. Чакыруларда һәм чараларда катнаштыңмы дип сорадылар, ни белән шөгыльләнүемне, дөньядагы хәзерге вазгыять турында ни уйлавымны, тыелган әйберләр һәм текстлар булу-булмавын. Тикшерүче, чит илдәге хезмәттәшләрең белән элемтәләрең бармы, дип сорады, — дигән Грегорович.

Үзе әйтүенчә, аның ноутбугын, телефонын һәм Русия хакимиятләре тыйган "Мемориал" оешмасын хуплаган стикерларын тартып алганнар.

Иртәгә, 28 апрельдә Александр Грегорович Татарстан тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче Беренче бүлеге бинасына барырга тиеш диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG