Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш башлангач Русиянең Европага энергия чыганаклары сатудан керемнәре ике тапкыр арткан


Украинада сугыш башлаганнан соң, ике ай эчендә Мәскәү Европа берлегенә 44 млрд евролык энергия чыганагы саткан, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Европа берлеге илләренә энергия чыганаклары сатудан керемнәрен ике тапкырга диярлек арттырган. Бу хакта Финляндиянең Энергия һәм чиста һаваны тикшерү үзәге (CREA) хәбәр итә. Сату күләме кимесә дә, эмбарго кертү турындагы сөйләшүләр вазгыятендә энергия чыганакларына бәяләрнең артуы экспорттан Мәскәүгә 63ләп млрд евро китергән. Шул акчаның 71 проценты Европа берлегеннән килгән.

Украинада сугыш башлаганнан соң ике ай эчендә Мәскәү Европа берлегенә 44 млрд евролык энергия чыганагы саткан, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк.

Шул ук вакытта бу чорда сату күләме кимегән. Үзәк исәпләүләренә күрә, Европа берлегендә нефть импорты – 20 процентка, ташкүмернеке – 40 процентка азайган. Әмма газ импорты арткан.

Төп сатып алучы булып, элеккегечә, Германия тора. Сугышның ике ае эчендә ул 9 млрд евролык энергия чыганагы сатып алган.

CREA белгечләре исәпләвенчә, Европаның Русия энергия чыганакларына бәйлелеге бар, Русия моннан файда алуын дәвам итә. Сату күләме кимесә дә, бәяләр арту Русиянең бу югалтуларын каплый.

Финляндия үзәге белгечләре фаразынча, яңа санкцияләр бәяләрне тагын да ныграк күтәрәчәк, бу Путинның энергия чыганакларын Европа берлегенә сәяси басым буларак куллануына комачаулау максатындагы Брюссель тырышлыкларын юкка чыгарачак.

CREA-ның өлкән аналитигы Лаури Милливирта сүзләренчә, "энергия чыганаклары экспортының дәвам итүе – Русиягә каршы санкцияләрнең зур кимчелеге, һәм аннан ягулык сатып алучылар – халыкара кануннарны тупас бозган Русия хәрбиләренә ярдәм итүчеләр була". Сугышны туктатуның бердәнбер ысулы – Русия энергия чыганакларыннан тизрәк һәм тулысынча баш тарту, дип саный белгеч.

Русиянең Украинага һөҗүменә җавап буларак, Европа берлегендә Русия энергия чыганакларыннан баш тарту турында фикер алышалар. Әле март аенда ук Европарламент, Русия энергия чыганакларына эмбарго кертергә чакырып, резолюция кабул иткән иде.

Европа берлеге Русия күмеренә эмбарго кертте инде, ул августтан гамәлдә булачак. Моннан тыш, Русия нефте һәм газыннан баш тарту турында да фикер алышулар бара.

Шулай да Австрия, Маҗарстан һәм Германия Русия газына эмбарго кертүгә каршы чыга. Мәсәлән Германия канцлеры Олаф Шольц фикеренчә, Русия газына кинәт эмбарго кертү Украинадагы сугышны туктатмаячак, Европада җитди икътисади кризиска гына китерәчәк.

Русиягә бюджет керемнәренең яртысын, экспорт керемнәренең яртысыннан артыгын нефть-газ тармагы бирә. Газының 70 процентын, нефть һәм нефть продуктларының 60 процентын Русия нәкъ менә Европага сата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG