Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Тиньков банктагы үз өлешен Кремль басымы астында "өч процент бәягә" сатуын белдерде


Олег Тиньков
Олег Тиньков

19 апрельдә "Тинькофф Банк"ка нигез салучы Олег Тиньков Instagram-да Русиянең Украинага бәреп керүен кискен тәнкыйтьләп чыккан иде. Узган атнада Тиньков үзенеке булган 35 процент банк хиссәләрен Владимир Потанинга сатты.

"Тинькофф Банк"ка нигез салучы, эшкуар Олег Тиньков The New York Times белән әңгәмәсендә, банктагы үз өлешен сугышка каршы язган сүзләреннән соң сатарга мәҗбүр итүләре турында сөйләгән.

Тиньков сүзләренчә, 19 апрельдә Instagram-да Русиянең Украинадагы сугышына каршы пост чыгарганнан соң, икенче көнне аның хезмәткәрләре белән Русия президенты хакимиятеннән элемтәгә чыкканнар һәм, әгәр ширкәт Тиньков белән элемтәләрен өзмәсә, банкны дәүләткә тапшыру белән янаганнар.

Узган атнада эшкуар "Тинькофф банк"ның үзенеке булган 35 процент хиссәсен Владимир Потанинга сатты, Forbes журналы фаразынча, Потанин Русиянең иң бай кешеләре исемлегендә икенче урында тора.

Тиньков әйтүенчә, аңа үз өлешен "чын бәясенең өч процентына" саттырганнар. "Мин бәя турында сүз әйтә алмадым, тотык хәлендә булган шикелле – нәрсә бирәләр, шуны аласың", дигән эшкуар басмага.

Шулай ук Русиянең махсус хезмәтләре белән элемтәләре булган дуслары аңа гомеренә куркыныч янавын әйткән, шуннан соң Тиньков тән сакчылары яллавын да хәбәр иткән.

Тиньков әйтүенчә, Русия бизнесында булган һәм хөкүмәт элитасы арасындагы күпчелек танышлары аның сугыш турындагы фикере белән килешә, әмма алар бөтенесе курка.

Әңгәмәдә ул кабат сугышка каршы чыккан һәм "Ил буларак Русия бүтән юк", дип белдергән, әмма Путин хакимияттә әле озак калачак дип фаразлаган.

19 апрельдә банкка нигез салучы Олег Тиньков Instagram-да Русиянең Украинага бәреп керүен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Ул бу сугышны "акылсыз" дип атады һәм аннан файда алырдай бер генә кешене дә белмәвен язды.

Тиньков сүзләренчә Русия ялагайлыкка һәм түрәләргә табынуга, әшнәлеккә баткан.

22 апрельдә "Тинькофф Банк" исемен алыштыруы турында хәбәр итте, ягъни банкка нигез салучының исеме банк исеменнән юкка чыгарга тиеш.

"Ширкәт бу адымга күптән әзерләнде, ә соңгы вакыйгалар бу карарны тагын да актуальләштерде, Тинькофф беренчел мәгънәсеннән һәм "исем" брендыннан күптән үсте", дип белдерде ширкәт.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG