2 май мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итте. Сугыш барган Украинада быел мөселманнар Рамазанны башка шартларда уздырды. Шәһәрләрдә комендант сәгате кертелү сәбәбле аларның күбесе мәчетләргә җыела алмады. Шулай да Ураза гаетен мөмкин булганча һәм гыйбадәт кушканча үткәрергә тырыштылар. Азатлык гаетне Украинада һәм аннан читтә уздырырга мәҗбүр булган татарлар белән сөйләште.
Ринат Янбәков сугыш эчендә калган Харьковта яшәп ураза тотты. Ашарга каты-коты, йоклап булмый, шартлаулар, комендант сәгатьләре булса да, Ринат Аллаһ кушканны үти алганга куана. Дүшәмбе иртәсендә Ураза гаетенә татар мәчетенә велосипедына утырып барды. Өеннән мәчеткә кадәр – 15 чакрым. Берничә хәрби блокпостта тикшерүләр узган, гаеткә барганын аңлатырга туры килгән.
— Пасха алдыннан шартлаулар күп иде, соңгы ике көндә тыныч, күнегелмәгән. Мәчеттә кешеләр бар, ирләр килгән. Үзебезнең кешеләрне күргәч, күңелле. Мин һәр Ураза, Корбан гаетләренә татар мәчетенә килдем, бу юлы да ничек тә булса бәйрәмгә эләгәм дип тәвәккәлләп чыгып киттем, — дип сөйли Ринат. — Имам кыска вәгазь тотты. Намаз укыдык. Элекке еллардагы кебек. Быел исә кем бар, кем исән дип сөйләштек. Сәеррәк бу. Сугыш шартларында беренче сорау. Котлаштык. Элек бәйрәм чәе бар иде. Бу юлы юк. Чәй табыны сугыш беткәч булыр, Аллаһ кушса. Чәй урынына – вәгазь, намаз. Болары – җанга дәва булырлык төп бүләк.
Ринат әйтүенчә, бу аның беренче уразасы түгел, соңгы елларда мәрхүм әнисе белән тоткан. Ярый аерым сүрәләргә, ураза тотарга өйрәтте дип куана. "Әни юк, ә ул өйрәткәннәр – йөрәктә", ди ул. Иң авыры ач яки сусыз тору түгел, сугыш көнгә бер капкалап алырга өйрәтте, ә йоклый алмау, ди ул. "Йоклата торган дару эчсәң, сәхәрне калдыру куркынычы бар иде. Ә шартлауларга берничек тә йоклап китеп булмый", дип аңлата ул. Ринатның хатыны, кызы, әбисе Харьковтан кача алган, алар имин җирдә, диде ул.
Надира Ильницкая гаиләсендә Ураза гаетенә пәрәмәч пешергәннәр. Иртәнге бәйрәм табыны үзгәрешсез калды, ди Киевтан Хмельницкий шәһәренә китәргә мәҗбүр булган татар галимәсе. Пәрәмәчне гаеткә аның әнисе дә, әбисе дә әзерли торган булган, бу гадәт аларның буынына да күчкән. Надира сәламәтлеге аркасында ураза тотмаган, әмма бертуган апасы Әдилә башыннан азагына кадәр мөселманнар елына бер тапкыр узарга тиешле әмерне үтәгән. "Җан тынычлыгы бүләк итте" дип аңлата ул моны. Хмельницкийда зур мәчет юк, әмма мөселманнар өчен гыйбадәтханә бар, ди Надира.
— Без иртәнге бәйрәм чәе белән каршы алдык гаетне. Апам да, мин дә әтиебез өйрәткән сүрәләрне укыдык. Без апам белән аларны балаларга өйрәттек. Алар кычкырып укый табында, — дип сөйли ул. — Әти белән әни Полтава якларында яши. Әтинең бүген туган көне, 75 яше гает белән туры килде. Кызганычка, бара алмыйбыз яннарына. Телефоннан гына котлаштык. Әти ел саен ураза тота иде, әмма чирләп китте. Уразада теләкләр кабул була. Украинадагы мөселманнар, шул исәптән татарларның догасында бер генә теләк – сугыш тукталсын. Быелгы уразаны әнә шул догаларга сугыш төшенчәсенең керүе белән истә калачак. Кешеләр шәхси теләк, хыялларын онытып тора, Украинага җиңү һәм тынычлык сорый.
Актриса, педагог Дарья Прилецкая ире һәм ике яшьлек баласы белән Рамазан аен Германиянең Һамбург шәһәренә якын булган качаклар лагерендә уздырды. Ул чыгышы белән Русиядән, аның дөрес сөйләм курсларын Татарстан мөслимәләре дә узды. Соңгы бер елда Украинада яшәде, шунда төпләнеп калырга ниятләделәр. Яшәгән җирләре – Буча шәһәре. Русия оккупациясендә калган шәһәрдә күпләп кешеләр үтерелде, хатын-кызлар көчләнде, күмәк каберлекләр табылды.
Гостомель һава аланына якын җирдә яшәүче Дарьяның гаиләсе 24 февраль көнне үк шәһәрнең башка ягында яшәүче танышларында кунарга чыгып киткән. Ә 25 февраль алар инде җәяү Бучадан чыгып киткән, чөнки күперләр, юллар шартлатылган булган. "Вакытында җәяү китә алуыбыз безне коточкыч хәлләрдән коткарды. Интернетта Буча урамы рәсемен күргәч, йөрәгем жу итте, без шул урамда яшәдек. Әмма йорт исән", ди ул. Бучадан Киевка, аннары Хмельницкийдан Польша чигенә чыгып алар Берлинга кадәр җиткән. Аларны Һамбург янындагы качаклар өчен трансфер лагеренә юллаганнар.
— Лагерьдә кеше күп, бер бүлмәдә 8 дә, 10 кеше дә яши ала. Без, Аллаһка шөкер, гаилә булгач, бер бүлмәгә урнаша алдык. Лагерьдә тату яшәргә тырышабыз, пөхтәлек, тәртип, әмма барыбер арыта, барысы да кая җибәрерләр дип, документлар әзер булуын көтә, — дип сөйли ул. — Мөселманнар күп. Лагерьдә өч тапкыр ашау каралган. Мөселманнарны аерым ашату оештырылды. Чынында бер тапкыр. Кичкә чиратка басабыз. Гадәттә итле пешкән яшелчәләр була. Ите хәләл диделәр. Аларга ышынабыз. Иртәнге сәхәргә дигәнне дә шунда бирәләр. Икмәк, йомырка, май, сыр... Ризык кайчак сыйфатсыз була, бермәл хәтта агуландык. Шуннан соң кибеттән карабодай сатып алып аны термоста төнәтә башладым.
Кешеләр хәлсез инде, бермәл чиратта торган бер мөселман аңын да югалтты. Кешеләр стресс кичерде, сугыш кырыннан еракбыз, әмма күпләр әле дә тынычлана алмый. Бу да сәламәтлеккә бәрә.
Гаеткә Һамбургка бардык. Башта мәчеттә идек, аннары бераз күңелебез булсын дип тәм-том алдык, шәһәрдә йөрдек. Узган ел пандемия аркасында Рамазанны бикләнеп уздырдык, быел исә менә шушылай сугыш шартларында каршы алырга туры килде. Тыныч кына намаз укып, табын корып, туганнар, дуслар белән күрешеп узсын иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!