Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: хәрби хезмәткә алынган солдатларны саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларга контракт имзалауны хәрби хезмәтнең беренче көненнән үк тәкъдим итә башлаганнар.

Соңгы айларда Русиядә "срочник"ларны саклану министрлыгы белән контракт имзаларга мәҗбүр итү очраклары арткан. Бу хакта "Вёрстка" басмасына "Идите лесом" проекты сүзчесе Иван Чувиляев һәм "Школа призывника" җитәкчесе Алексей Табалов сөйләгән.

Чувиляев сүзләренчә, мондый хәбәрләрнең саны бу елның августыннан, Украина кораллы көчләре Курски өлкәсендә сугыша башлаганнан соң артырга тотынган.
Табалов исә мәҗбүри хезмәткә алынган солдатлардан контракт имзалаттырулары турында хәбәрләр безгә ноябрь башыннан күп килә башлады дигән.

Шул ук вакытта элек солдатларга контрактны ярты ел хезмәт иткәннән соң гына төзергә тәкъдим итә торган булсалар, хәзер бу беренче көннәрдән үк диярлек эшләнә, дип искәрткән Табалов.

"Мәсәлән 15 октябрьдә гаскәргә чакырганнар, 19 октябрьдә хәрби бүлекчәгә китергәннәр, ә 22 октябрьдә "срочник" контракт имзалап та куйган", ди ул.

Табалов фаразлавынча, мәҗбүри хезмәткә алынганнарны контракт имзалауга мәҗбүр итү "запастагы сивилләрне җәлеп итүгә караганда отышлырак", шуңа мондый очраклар арткан булырга мөмкин. Моннан тыш "срочник"ларга бюджеттан берничә миллионлык түләүләр дә бирелми, дигән ул

Чувиляев әйтүенчә, төбәкләргә ничә яңа контрактчы кирәклеге турында күрсәтмәләр төшерәләр. "Аларны тоткыннар, кулга алынганнар яки акчага бәйле проблемнары булганнар белән генә каплап бетереп булмый. Шуңа күрә иртәме соңмы аларның "срочник"ларны контрактка кызыктырачаклары аңлашыла иде", дигән хокук яклаучы.

  • Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.
  • Сугышның беренче көннәрен искә төшерсәк, ул вакытта да хакимият "срочниклар" сугышка җибәрми дигән иде. Тиздән бәйсез медиа һәм хокук яклаучылар "срочникларны" контракт имзалауга мәҗбүр итү һәм аларның Украинада һәлак булуы турында мәгълүмат бастыра башлады. 9 мартта Саклану министрлыгы "срочникларның" Украинада әсир төшүен таныды. Бу белдерүдән соң Путин хәрби прокуратурага Украинага срочниклар җибәрелү очракларын тикшерергә кушты.
  • Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 "срочнигы" хәбәрсез югалган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG