Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 май сабагы. "Ата-бабалар батырлыгын данлау гына җитми, үзеңә җиңәргә кирәк"


Русия президенты Владимир Путин Җиңү көнендә ветераннар белән хәрби парадны күзәтә, Мәскәү, 9 май 2022
Русия президенты Владимир Путин Җиңү көнендә ветераннар белән хәрби парадны күзәтә, Мәскәү, 9 май 2022

Путин, алдан көтелгәнчә, 9 май Җиңү көнен Украинага каршы сугышны аклар өчен кулланырга тырышты. Әмма белгечләр фикеренчә, ата-бабаларның җиңүләрен гомер буе үзеңнеке итеп күрсәтү инде барып чыкмый. Украина фронтындагы уңышсызлыклар җәмгыятьнең хакимияткә карата лояльлеген киметә.

Русия президенты Владимир Путин 9 май Җиңү көне уңаеннан узган хәрби парадта чыгыш ясап, "Русия Украинага каршы сугыш башлап, Көнбатышны "тыеп калды" һәм бу "бердәнбер дөрес карар иде" дип белдерде.

"Хәрби операция" башлауның сәбәбе дип Путин АКШ һәм НАТО илләренең гамәлләрен атады, аның сүзләренчә, алар Русиянең иминлек гарантияләре таләпләрен кабул итмәгән һәм Украинаны Русиянең "тарихи җирләренә", шул исәптән Кырымга да һөҗүм итәргә әзерләгән.

Украина һәм Көнбатыш бу гаепләүләрне кире кага һәм Русияне бернинди нигезе булмаган агрессия башлауда гаепли.

АКШТАН КАРАШ

Американ белгече, Русия сәясәтен тикшерүче Валерий Дзуцати фикеренчә, быел 9 май Кремль һәм аның пропагандасы өчен аеруча үзенчәлекле иде.

Валерий Дзуцати
Валерий Дзуцати

— Украинадагы сугыш турында бөтенесе белә, шуңа күрә халык Путинның сугышка һәм бу сугышның 9 май белән бәйлелегенә фикерен көтте, ди ул.

Күпләр Украинадагы сугыш Мәскәү ниятләгәнчә бармый дип саный. Хәзер бу кешеләр, сугышта бик тиз җиңү яуларбыз дигән ниятләрнең барып чыкмавы - урыс гаскәренең җиңүчәнлеге турындагы мифларның бетүенә йогынты ясармы, дигән сорауга җавап эзли.

Дзуцати фикеренчә, дөнья Путин гаскәренең чынлыкта көчсез булуын күрде, ә русияләргә моның шулай булуына ышанырга туры киләчәк мөгаен.

Русия җәмгыятендәге милитаризм рухын сугышта җиңелү генә тамырдан үзгәртә ала

— Русияләр өчен бу миф әле дә яши, чөнки әлегә сугыш дәвам итә һәм урыс телевидениесеннән күренгәнчә, Русия анда җиңеп килә. Тышкы дөнья өчен бу миф җимерелде. Сугыштагы уңышсызлыклар хакимиятне хуплауга тискәре йогынты ясаячак, әмма Русия җәмгыятендәге милитаризм рухын сугышта җиңелү генә тамырдан үзгәртә ала , дип саный АКШ белгече.

Әмма, белгеч фикеренчә, сугышта җиңелгән очракта, Русиядә "дәүләт коручы халык"тан кала башка асаба халыкларга һәм милли азчылыкларга каныга башларга мөмкиннәр.

— Әгәр Мәскәү Украинадагы сугышта оттырса, милли азчылыклар "корбан тәкәсе" булачак дигән фараз бар. Әмма хакимияттә кризис килеп чыгу аркасында, Мәскәүдә милли азчылыклар кайгысы булмаска да мөмкин. Ничек кенә булмасын, Русия хакимиятләре милли азчылыкларны үз максатларында кулланырга тырышачак, ди ул.

Элегрәк Азатлык Украинадагы сугышка җибәрелгән хәрбиләр арасында урыс булмаучылар саны күбрәк булуы турында язган иде.

ЕВРОПАДАН КАРАШ

Эстония хокук яклаучысы, Урал халыклары белгече Оливер Лооде да Украинага сугыш башлавы аркасында, Кремль өчен быелгы 9 май үзенчәлекле булыр дип исәпли.

Оливер Лооде
Оливер Лооде

— Мөгаен бу 9 май без ияләшкән форматта – Кызыл мәйданда пафослы хәрби парад, Кызыл армия пилоткалары кигән балалар һәм башкалар белән соңгы тапкыр үткәрү булыр. Путин калса да, башка берәү килсә дә, бер елдан Русия режимына Җиңү парады оештыруга караганда күпкә җитдирәк һәм кискенрәк мәсьәләләр чишәргә кирәк булыр дип фаразлыйм, ди ул.

Лооде Җиңү парадын "Титаник" батып барганда уйнаган оркестр белән чагыштыра.

— Әмма ул музыкантлар ахырга кадәр кешелеклелеген саклаган, ә Путин режимы һәм аның булышчылары кешелеклелеген җуйган. Шулай да, кораб барыбер батып бара, дип искәртә ул.

Европа белгече башка илләр Русия кораллы көчләренең әзерлексезлек дәрәҗәсен сизеп алды дип саный.

Русия гаскәре – өркетүче хәрби машина түгел, ә илдәге тирән социаль-икътисади проблемнарның чагылышы

— Русия гаскәренең эленке-салынкылыгына һәм профессионал булмавына бөтен дөнья гаҗәпләнде. Русия гаскәре – өркетүче хәрби машина түгел, ә илдәге тирән социаль-икътисади проблемнарның чагылышы. Русия хәрбиләренең Украинада рәхимсез, ерткычларча кылануы Русия төбәкләрендәге чынбарлыкны чагылдыра, хәрбиләрнең күбесе эшсезлек, токсикомания һәм җинаятьчелек котырган шул төбәкләрдән җыела күрәсең, ә гаскәргә бару - батмас өчен соңгы салам кисәгедер, ди Русиянең фин-угыр халыклары күп яшәгән төбәкләре белән эшләүдә зур тәҗрибәсе булган белгеч.

Лооде фикеренчә, Украинага каршы сугыштагы уңышсызлыклар әлегә русияләрнең ватанпәрвәрлегенә һәм лояльлегенә тискәре йогынты ясамый.

— Урыс кешеләрен үзләренә шәхсән кагылмаганда, Украинадагы вакыйгалар, анда ничә украин яки урыс үлүе борчымый, күрәсең. Хәтта Украинадан улларының җәсәде кайткач та, аларның күбесе Украинаны "денацификацияләү" әкиятенә ышануын дәвам итә, ди ул.

Белгеч Русиядә пропаганданың моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә булуын әйтә.

— Кешеләрнең миләрен шулкадәр тирән юдыралар ки, урыс җәмгыятен зомби хәленнән чыгару өчен көчлерәк әйбер кирәк, ди ул.

Бу уңайдан Лооде Икенче дөнья сугышыннан соң көндәшләре Германияне ничек җәзалавын искә ала.

Хәтта улларының җәсәде кайткач та, алар "денацификацияләү" әкиятенә ышануын дәвам итә

— Икенче дөнья сугышы вакытында алман җәмгыятендәге шушындый ук проблемны беректәшләр эре шәһәрләрне бомбага тотып хәл иткән, иң күңелсез һәм иң билгеле мисалы – Дрезденны бомбалау. Бу психологик операция буларак уйлап табылган, шуңа ул уңышлы тәмамланган. Әмма күпме кеше гомерен, мәдәни мирасны корбан итеп. Мондый хәлләр башка кирәкмәс дип өметләнәм, шул исәптән Русиядә дә, дип искәртә ул.

Фин-угыр халыклары белгече һәм төп халыклар эксперты буларак Лооде башкалар игътибар итмәгән мәсьәләләрне дә күрә. Сүз Русиядәге этник төркемнәр проблемы турында бара.

— Русиядә азчылыклар һәм асаба халыкларга каршы "тыныч" агрессия инде бара, ул 24 февральдә сугыш башлангач башланды. Берничә чыганак, урыс гаскәрендә милли азчылыклар һәм урыс булмаган төп халыкларның күбрәк булуын теркәде, аерым алганда алар һәлак булучылар арасында күп. Бу – алар аеруча агрессив һәм украиннарны үтерергә тели дигән сүз түгел. Бу аларның Русиядәге социаль-икътисади маргинализациясен, алай гына да түгел, аларның төшенкелектә булуын чагылдыра, дип саный Лооде.

Шулай ук ул сугышның туучылар санына нинди нәтиҗәләр ясаячагын да фаразлый.

Бу сугыш Русиянең милли азчылыкларына һәм урыс булмаган асаба халыкларына фаҗигаи йогынты ясый

— Бу сугыш Русиянең милли азчылыкларына һәм урыс булмаган асаба халыкларына фаҗигаи йогынты ясый, кайбер аз санлы төркемнәр өчен бу экзистенциаль куркыныч тудыра ала. Бу украин халкына каршы кылган геноцидтан аерылып тора – ул нык сизелми, әмма мәкерлерәк, анда да геноцид элементлары бар, чөнки Русия сугышка азчылык милләтләр һәм урыс булмаган асаба халыклар вәкилләрен махсус күбрәк җибәрә, моның нәтиҗәләре нинди булачагын да бик яхшы белә. Әхлакый яктан караганда, бу күңел кайтаргыч, Русия ватандашлары бу хакта уйлансын иде, дәүләтләренең беренче чиратта үз ватандашларын, шул исәптән аеруча да яклаучысыз булганнарны ничек итеп кыен хәлдә калдыруы турында уйлансыннар, дип йомгаклый эстон белгече.

РУСИЯДӘН КАРАШ

Русиянең сәясәт белгече Аббас Галләмов та бу фикерләр белән килешә. Быелгы 9 май элеккеләреннән аерылып тора дип саный ул һәм моны "гомуми контексты" үзгәрде дип аңлата.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

— Хәзер контекст бөтенләй башка. Элек Русия хакимиятләренә ата-бабаларның батырлыкларына дан җырлау җитә иде, хәзер үзләренә җиңәргә кирәк. Гади генә итеп әйткәндә, сүздән эшкә күчәргә кирәк. Әмма бу әлегә начар бара - Русия гаскәре бернинди уңыш та күрсәтми. Әлбәттә, бу лояль кешеләрнең бәйрәмен боза. Аларга җиңү булмаган килеш Җиңү көнен бәйрәм итәргә туры килә. Бу вазгыятьтә хәрби техника парады көлке булып күренә, бөтен кеше моны сизә: техника бар, әмма күрәсең бу чын сугыш өчен түгел, парадлар өчен генә яраклы техникадыр, дип саный ул.

Бу вазгыятьтә хәрби техника парады көлке булып күренәШулай ук Галләмов, Америкадагы хезмәттәше кебек үк Украинадагы сугышта бик тиз җиңү яуларбыз дигән ниятләрнең барып чыкмавы турында сөйли, әмма Дзуцатидан аермалы буларак, Галләмов фикеренчә, Русиянең көчле гаскәре турындагы миф инде җимерелгән.

Бу вазгыятьтә хәрби техника парады көлке булып күренә

Аның сүзләренчә, Украинадагы хәрби хәрәкәтләрнең уңышсызлыгы русияләрнең Кремльгә лояль булына һәм ватанпәрвәрлегенә тискәре йогынты ясаячак.

— Бездә бөтен конструкцияне көчле лидер һәм кодрәтле дәүләт турындагы миф тотып торды. Зеленский һәм украиннар моннан берни дә калдырмады. Хәзер делегитимизация процесслары тизләнәчәк. Элек алар бары тик эчке сәяси тәртипкә бәйле рәвештә генә барган, хәзер тышкы сәясәт тә коткара алмаячак, ди Галләмов. Ул "кечкенә җиңүле сугыш"ның барып чыкмавы электорат кәефенә дә йогынты ясаячак, моның бу сугышны башлаучыларга да нәтиҗәләре булачак, дип фаразлый.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG