Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле башка телләр белән берләштерелә, урыс теленә аерым комиссия төзелә


Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырыла, татар теле исә башка туган телләр белән берләштерелә. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарыла. Комиссия әгъзаларыннан бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметмәсме дип сораштык.

11 май көнне Татарстан хөкүмәте порталында телләргә кагылышлы ике карар өлгесе урнаштырылды. Беренчесе – Татарстан президенты каршында урыс теле комиссиясен төзү булса, икенчесе – Татар теле комиссиясен "татар теле һәм туган телләр комиссиясе" итеп үзгәртү карары.

Русия күләмендә урыс теленә шактый зур игътибар бирелә. Русия президенты каршында урыс теле шурасы, Русия хөкүмәте каршында урыс теле комиссиясе эшләп килә, моннан тыш урыс теле һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен "Русский мир" фонды да эшләп килә. Урыс телен үстерү һәм популярлаштыру өчен бюджеттан зур акчалар да бүленә. Русия президенты Владимир Путин сүзләренчә, 2019 елда Россотрудничество оешмасына (ул башка максатлар белән беррәттән урыс телен популярлаштыру белән дә шөгыльләнә – ред.) 4 миллиард сум, "Русский мир" фондына 424 миллион сум аерылган.

Мондый зур игътибар булганда, Татарстанның да урыс телен үстерүгә аерым оешмалар булдырып, өстәмә финанслар бүлеп бирүе белгечләрдә сораулар тудыра. Гәрчә кайберәүләр моны республика хакимиятенең һәрвакыт татар һәм урыс теленә тигез мөнәсәбәт күрсәтү омтылышы белән аңлата. Урыс теленә республика мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә күпләп сәгать бирелгәнен, татар теленә исә ихтыяри рәвештә 2-3 сәгать аерылганын да исәптә тоту кирәк.

Татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясен булдыру да татар теле позициясен көчсезләндерә булып күренә. Комиссия акчасы (бер елга 150 миллион сум дип хәбәр ителә) хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотылачак. Төп мәсьәлә дә татар теленең дәүләт теле буларак үсешенә түгел, милли телләрнең бүгенге торышы һәм аларны саклау чараларына юнәлү куркынычы да бар.

Татар теле игътибар үзәгеннән югалмасмы?

Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, татар теле комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин өчен бу үзгәрешләр яңалык булды. Ул үзе үзгәрешне журналистлардан ишетте, бу комиссия әгъзалары белән киңәшләшеп эшләнгән эш түгел, ди ул.

— Әлеге үзгәрешкә каршылык белдерү өчен урын юк. Мин аның карарын укып чыктым, комиссия тулаем дәрәҗәдә шулай ук калды дияргә була. Моңа каршылык күрсәтүнең мәгънәсе нәрсәдә? Монда, минемчә, сораулар бирергә мөмкин. Мине, иң беренче чиратта, яңа комиссиянең концептуаль ягы кызыксындыра, аны гомумән ничек күрәләр, юл харитасы булачакмы, матди ягы нинди булачак, нинди проектлар башкарылачак? Татар теленә кагылган өлеше игътибар үзәгеннән югалмасмы?

Әгәр дә комиссиягә өстәмә финанслау булмаса, татар теленә игътибар кимиячәк

Без бит бөтен проектларны татар теленә багышладык. Димәк, хәзер бөтен телләргә дә игътибар бирелгәч, табигый рәвештә, әгәр дә комиссиягә өстәмә финанслау булмаса, бу эшләргә игътибар кимиячәк. Әгәр дә финанслау саллы булса да, ә хәзерге киеренке вакытта бу мөмкинме-юкмы – монда һәр кеше үзе җавап бирергә тиеш, мин үзем сөенергә сәбәп тапмадым, — ди ул.

Төхвәтуллин да яңа үзгәрешләр белән татар теленә багышланган проектлар кимемәсме дигән борчылу белдерә.

— Әлбәттә, киләчәк күрсәтер. Монда фаразлап әйтеп булмый. Бары тик яхшыга фаразлыйсы килә. Әмма бу очракта мин аңлыйм инде – бу ниндидер дәрәҗәдә сәясәт йогынтысы.

Иҗтимагый оешма вәкилләренең кимүе, дөресрәге, бөтенләй юкка чыгуы бик борчый

Комиссия составын карап чыктым – анда шактый гына үзгәрешләр бар. Иҗтимагый оешма вәкилләренең кимүе, дөресрәге, бөтенләй юкка чыгуы бик борчый. Анда мәсәлән удмурт, мари укытучылары өстәлде, ә безнең иҗтимагый институция вәкилләре юкка чыкты. Минемчә, бу да бик дөрес түгел – без бит киңәшле йорт таркалмас дибез, никтер бу очракта безнең комиссия әгъзалары белән бөтенләй киңәш-табыш итмәделәр. Безнең өчен, һәрхәлдә, минем өчен бу – яңалык. Мин үзем бу эшләрдә актив катнашам, ләкин минем өчен дә яңалык булды – димәк, иң югары даирәләрдә хәл ителгән эш бу, — дип сөйләде депутат.

Татар теле комиссиясе эшен ул үзе уңай бәяли. Кайсы юнәлештә булмасын, әдәби ягымы, башкасымы, эшчәнлек һәрдаим уңай нәтиҗәләргә китерде, ди ул һәм мисал итеп аның тәкъдиме белән гамәлгә ашырылган "Милли мультифест" проектын китерде.

— Элек әйткәнемчә, татар теле комиссиясе бозны кузгатты, бик актив һәм эчтәлекле эшләде. Ул безнең беренче карлыгачыбыз булганга, киләчәктә тагын да тирәнрәк, тагын да саллырак булыр дип уйладым, шундый өмет белән яшәдем. — дип сөйләде Рамил Төхвәтуллин.

"Татар теле этник компонент, югалып баручы тел статусына төшерелә"

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

Яңа комиссиягә чыннан да төрле милли оешмалар, мәктәпләр вәкилләре кертелгән. Татар иҗтимагый активистлары исә аннан чыгарылган. Андый активистларның берсе – Татар ата-аналары хәрәкәте координаторы Илсөя Әхмәтгалиева. Татар теле урыс теле белән бертигез дәүләт теле икән, аның да үз рәсми комиссиясе булырга тиеш, башка туган телләргә өченче комиссия ясау дөресрәк булыр иде, дип саный ул.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсендә аерым комиссия булырга тиеш

— Гомумән, мин бу үзгәрешләргә каршы. Башка телләрне саклау оешмалары үз төбәкләрендә булырга тиеш. Татар теле дә урыс теле кебек дәүләт теле, аны саклау һәм үстерү мәсьәләсендә аерым комиссия булырга тиеш. Болай да урыслашып барган төбәктә урыс телен саклау комиссиясе, гомумән, нигә кирәк дип аптырыйм.

Бу хәлне мин федераль үзәкнең татар теленә генә булган "аеруча зур игътибары" аркасында килеп чыккан дип уйлыйм. Компромиссның бер күренеше. Комиссиянең булмавына караганда мондый рәвештә булса да булуы барыбер хәерле инде. Хәзер комиссия эшчәнлеге, аңлашыла, үзгәрәчәк. Әйтик, утырышлар нинди телдә барачак? — ди ул.

Комиссиянең яңа составына үзенең кермәвен Әхмәтгалиева күңелсез хәл дип кабул итте.

— Мин анда барганда безнең татар ата-аналарын нык борчыган темаларны, сорау рәвешендә булса да, кеше алдында күтәрә ала идем. Әлбәттә, ул сорауларны шәхси формада яисә хатлар аша юллап була, тик аның нәтиҗәсе инде башка булыр.

Комиссия исемлегендә "формаль" кешеләр күп, нәрсәдер тотып эшләргә ашкынып тормыйлар

Хәзер комиссиядә булмасам да, берәр тәкьдим, проект булса, Марат Әхмәтовның ишекләре ябылмас, дип уйлыйм. Ул үзе бик эшлекле кеше, эшнең асылына тиз төшенә, янып эшләүче кеше генә булсын. Комиссия исемлегендә "формаль" кешеләр күп, нәрсәдер тотып эшләргә ашкынып тормыйлар. Тик шуны әйтәсе килә, безне чын-чынлап борчыган проблемнар утырышларда бик күтәрелмәде, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

Әхмәтгалиева да комиссия эшчәнлегенең милли тормышка уңай йогынтысы булуын таный. Грантлар, татар бакчаларының һәм мәктәпләренең чын халәтен өйрәнү, төрле яңа проектлар булдыру һәм башка эшчәнлек күпмедер дәрәҗәдә татар теленә игьтибарны юнәлтте, ди ул.

Туган телләргә башка, өченче комиссияне төзү дөрес булыр иде

— Иң дөресе шул булыр иде: туган телләргә аерым, өченче комиссияне төзү. Татар теле безнең республикада дәүләт теле, ул икенчел дәрәҗәдә булырга тиеш түгел, башка милләт телләре дә үз төбәкләрендә мондый комиссияле булуга хокуклы. Хәзер урыс теле — патша теле, аерым комиссияле, ә ничә миллион татарның теле югалып баручы этник компонент статусына төшерелә булып чыга, — диде Илсөя Әхмәтгалиева.

"Татар теле генә игътибар үзәгендә булырга тиеш дигән сүз юк"

Фәрхад Фаткуллин
Фәрхад Фаткуллин

Яңа комиссиядән шулай ук чыгарылган активист, тәрҗемәче, Татар Википедиясе авторларының берсе Фәрһад Фаткуллин да бу хәбәрне Азатлык хәбәрчесеннән генә белде. Ул комиссиягә бәйле үзгәрешләрне уңай бәяләде, яңа комиссия составында татар теле мәсьәләсендә абруйлы белгечләр җитәрлек, Татарстан президенты идарәсе дөрес юнәлештә гамәл кылган, ди ул.

— Татар теле генә игътибар үзәгендә булырга тиеш дигән сүз юк бит, башка җирле халыкларны һәм аларның телләрен дә онытмаска кирәк. Бу яңа комиссия ярдәмендә Татарстан халыклары ассамблеясенә игътибар арта, күптеллелек һәм күпмәдәниятлелек актуальләшә, — дип аңлатты ул карашын Азатлыкка.

Фаткуллин сүзләренчә, Татарстан үз програмнары һәм кушымталарына башка телләрдәге интерфейсларны да өстәсә, бу шул телләрне хөрмәт итү ягыннан матур гамәл булыр иде. Бу юнәлештә Википедия матур мисал күрсәтә, дип саный ул, анда барлык телләрдә диярлек үз бүлекләре бар.

Татар теле комиссиясе

Татарстанда "Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе" 2020 елның 7 июлендә оешты. Аңа соңгы елларда даими һөҗүмнәргә дучар булган татар телен һәрьяклап үстерү максаты куелды.

Дәүләт күләмендә татар телен яклаучы оешма булуы – татар җәмәгатьчелегенең күптәнге таләбе һәм тәкъдиме. Соңгы дистәләрчә елда республикада дәүләт теле булган татар телен яклау һәм аның кулланылышын арттыру эше еш кына иҗтимагый оешмалар, активистлар җилкәсенә ятты. Яшьләрдә популярлык казанган "Мин татарча сөйләшәм", "Печән базары", "Гыйлем" порталы кебек чаралар, проектлар да барысы да шул ук иҗтимагый активизм нәтиҗәсе булды. Мәгариф өлкәсендә дә татар теле үсеш белән мактана алмады.

2021 елда, комиссиягә 1 ел тулгач, Азатлык белгечләр белән сөйләшеп, татар теле комиссиянең башкарган һәм башкармаган эшләрен барлады. Комиссия урам күрсәткечләре, дәүләт оешмаларында татар теле, бәйгеләр мәсьәләләрендә күпмедер тырышлык күрсәтсә тә, милли мәгариф тармагында зур уңышларга ирешмәде.

2017 елда татар теле Русиядәге башка милли телләр белән бергә ихтыяри укытыла башлагач, Русия һәм Татарстан җитәкчелеге милли телләргә башка юл белән ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Аерым алганда, зурлап Русиянең Туган телләр фонды ачылган иде. Нәтиҗәдә, фонд эшчәнлегенә аз акча бүленгән булган, ул күтәреп күрсәткән проектлары булмаган. Берничә елдан соң ул ябылды.

Татарстанда халыклар саны (2010)

Татарлар — 2 млн 12,6 мең (53,2%)
Урыслар — 1 млн 1,4 мең (39,7%)
Чуашлар — 116,3 мең (3,1%)
Удмуртлар — 23,5 мең
Мордва — 19,2 мең
Марилар — 18,8 мең
Украиннар — 18,2 мең
Башкортлар — 13,7 мең
Азәрбайҗаннар — 9,5 мең
Үзбәкләр — 8,9 мең
Әрмәннәр — 6,0 мең
Таҗиклар — 5,9 мең
Осетиннар — 2,6 мең

Хөрмәтле укучылар, ә сез татар теле комиссиясенә башка туган телләрне дә өстәүне хуплыйсызмы? Моны уңышлы адым дип саныйсызмы? Җавапларны безнең социаль челтәрләрдә һәм сайттагы форумда көтеп калабыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG