Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Алина Кабаеваны һәм Путинның элекке хатынын чикләүләр исемлегенә кертте


Владимир Путин һәм Алина Кабаева, 2004 ел
Владимир Путин һәм Алина Кабаева, 2004 ел

Чикләүләр исемлегенә тагын 12 кеше өстәлде. Британия — Кабаевага каршы чикләүләр керткән беренче ил.

Британия Русиягә карата чикләүләр исемлеген тагын да киңәйтте. Исемлеккә Русия президенты Владимир Путинның "сөяркәсе" дип шикләнелгән Алина Кабаева, элекке хатыны, аерылганнан соң Очеретная фамилиясе белән теркәлгән Людмила һәм башкалар да кертелде.

13 майда чикләүләр исемлегенә барлыгы 12 кеше өстәлде. Алар арасында Путинның туганнары һәм Британия хакимиятләре аның якыннары дип санаган кешеләр дә бар. Мәсәлән, Алина Кабаеваның әбисе Анна Зацепилина. Аны Путинның дусты Геннадий Тимченконың бизнес-партнеры дип атыйлар.

Исемлеккә Русия президентының туганнары — эшмәкәрләр Игорь Путин, Роман Путин һәм Михаил Путин, шулай ук Геленджик портының баш мөдире Владимир Колбин һәм башкалар да өстәлгән.

Кабаева рәсми рәвештә исемлеккә Национальная медиа группа һолдингы баш мөдире вазифасын биләүче буларак өстәлгән. Британия хакимиятләре әлеге һолдингка караган киңкүләм мәгълүмат чаралары (алар арасында Беренче канал да бар) Украинаның суверенитетын һәм территориаль бербөтенлеген җимерү өчен тырыша дип исәпли.

Людмила Очеретная, Путиннан аерылса да, Русия хакимиятләре аның бизнесына өстенлек бирүен дәвам итә диелә.

Төрле киңкүләм мәгълүмат чаралары, үз чыганакларына таянып, инде берничә ел буе Кабаеваны Путинның якын дусты, хәтта аның балаларының анасы дип тә язып килә. Мәсәлән, SonntagsZeitung Кабаеваның 2015 һәм 2019 елларда ике улы тууын һәм аларның атасы Путин дип фаразлануын язды. Кремль бу белдерүләрне расламады, әмма кире дә какмады.

The Wall Street Journal газеты аноним чыганакларга таянып язуынча, күптән түгел АКШның Дәүләт иминлеге шурасы Кабаевага каршы чикләүләр кертүгә каршы чыккан. Американың югары түрәләре Русия президентының реакциясеннән һәм Русия белән мөнәсәбәтләр тагын да кискенләшүеннән курыккан дип язды газет. Британия — Көнбатышта Кабаевага каршы чикләүләр керткән беренче ил. Элегрәк бу исемлеккә Путин үзе һәм аның күптән балигъ булган ике кызы да кертелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG