Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Иске һәм Яңа бистәләрне бергә реновацияләргә җыеналар


Казанның Иске бистәсендә
Казанның Иске бистәсендә

Төзекләндерү эшләре Кабан күленнән алып Елга портына кадәр биләмәләрне колачлаячак.

Казанның Иске бистәсе белән Яңа бистәсен реновацияләргә җыеналар. Бу хакта 18 майда Казан мэры Илсур Метшин "ТатарстанОнлайн" каналында туры эфирда белдерде.

"Зур үзгәреш – Елга порты биләмәләрен реновацияләү. Без Кабан күле, Мәрҗани урамыннан Елга портына кадәр барып җитәргә уйлыйбыз. Чын татар бистәсен торгызу ният. Без Тукай һәм Мәрҗани урамнары белән генә чикләнмәскә тиеш. Казан боҗрасы юлы төзелүе дә татар бистәсенең үсешенә этәргеч булып тора", диде ул.

Метшин Мәрҗани урамында урнашкан "Татстрой" оешмасы бинасын җимерү планы турында да әйтте. Моның өчен милекнең хуҗасы белән сөйләшергә кирәк диде ул. Әлеге бинаны мэр авызда калган бердәнбер теш кебек торучы совет мирасы дип атады.

Казанда Яңа бистәне реновацияләү турында сүзләр күптәннән йөри. Ике ел элек Малайзия белгечләре әзерләгән проект кире кагылды. Алар Елга порты тирәсен яңа йортлар белән төзекләндерергә җыенганнар иде.

Узган ел Казанда реновация програмы кысаларында өч яңа урында йортлар төзеләчәге билгеле булды. Бу җирләргә Киров дамбасыннан Елга портына кадәр, "Локомотив" ярымутравы һәм тимер юл хуҗалыгы юлларының техник өлеше керә дип әйтелде.

Шул ук вакытта Казанның татар бистәләрендә тарихи биналарга куркыныч яный. Быел юл төзелеше вакытында Казанда Ак мәчетнең диварлары ярылды. Мәрҗани урамында урнашкан "Касыймия" мәдрәсәсенә җимерелү куркынычы яный, дип кисәтте уку йорты мөдире.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG