Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда президент атамасы көзгә бетереләчәк" – юрист Мидхәт Корманов


Татарстанның әлегә президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстанның әлегә президенты Рөстәм Миңнеханов

Юрист Мидхәт Корманов фикеренчә, Татарстан Дәүләт шурасы бу мәсьәлә белән җәен шөгыльләнәчәк. Президент атамасын үзгәртмәгән очракта Путин Татарстанга яңа кешене китереп утыртачак, дип исәпли ул.

1 июньнән "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" канун үз көченә керәчәк. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда президент атамасы да бетерелергә тиеш. 31 ел элек булдырылган президент институтын да ләхеткә салалар дигән сүз.

Татарстанда югары вазифаи зат атамасы кайчан үзгәртеләчәк? Республиканың кануни яктан каршы чыгу мөмкинлеге бармы? Татарстанның элекке юстиция министры, адвокат, юрист Мидхәт Корманов Азатлык өчен әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.

Бүген Русия төбәкләрендә президент атамасы Татарстанда гына бар. 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты. Әмма думада республиканың тәкъдимнәрен кире кактылар. Узган ел ук канун өлгесен Федерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады. Канунга ярашлы, Татарстан президенты атамасын бетерү турында, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләр 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер башка маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Татарстан президент атамасы белән хушлашырга разый булуын белдерде инде. Узган ел ахырында Рөстәм Миңнеханов: "Без канунга буйсына торган кешеләр. Безне ишетмәделәр", дип киләчәктә үзенең "башлык" булып калачагы белән ризалашты.

Канун 1 июньдә үз көченә кергәннән соң Татарстан өч ай эчендә аны тәңгәлләштерергә тиеш, ди юрист Мидхәт Корманов.

Мидхәт Корманов
Мидхәт Корманов

— Аның өчен республика Конституция комиссиясе төзергә, яисә парламент комитеты канун өлгесе әзерләргә тиеш. Дәүләт шурасы аны өч укылышта карый, президент кул куя, газетта басылып чыга. Канунда президент канун өлгесе белән чыгарга тиеш дип язылган. Әмма комитет та, депутат та, прокурор да тәкъдим ясый ала, - ди ул.

Корманов сөйләвенчә, парламентта президент атамасын бетерүче канун өлгесе инде әзерләнә. Ул аны үз мәгълүматларына нигезләнеп әйтә. Шул ук вакытта Татарстан Дәүләт шурасы әлегә кадәр бу турыда рәсми төстә берни әйтмәде.

— Июль аенда канун өлгесен беренче укылышта кабул итәргә ниятлиләр. Сентябрьгә кадәр әзерләп бетерәләр инде.

Шул рәвешле, республика бер канун кабул итеп, Татарстан Конституциясендә президент сүзен сызып атачак.

Юрист фикеренчә, Татарстанда президент атамасын үзгәртүгә бәйле кануни каршылыклар да бар. 2020 елда узган сайлауда Татарстан халкы Миңнехановны президент итеп сайлады. Аның мөддәте 2025 елда гына чыга.

Канун нигезендә президент итеп сайланган зат мөддәте чыкканчыга кадәр президент булырга тиеш

— Бу хакта мин журналларда да язып карадым. Президент исеме үзгәрсә дә, аның хокуклары, бурычлары үзгәрми. Бу кануннарга каршы килә, чөнки ул президент дип сайланган. Әмма Конституциягә үзгәреш кертелсә һәм моның белән Русия килешсә, беркем дә каршы чыкмас. Шулай да канун нигезендә президент итеп сайланган зат мөддәте чыкканчыга кадәр президент булырга тиеш.

Мидхәт Корманов Татарстан рәсмиләре Конституция мәхкәмәсенә шикаять итү юлын сайламады ди. Гәрчә, узган ел юрист республиканың мәхкәмәдә җиңәр өчен 80 процент мөмкинлеге бар дип белдергән иде. Элекке министр сүзләренчә, хәзер Татарстанның өч юлы бар.

— Беренче юл – күзне йомып "президент булмый, башлык була" дип әйтәбез. Шулай итеп үзгәреш кертелгән канунга "элеккеге президент хәзер башлык санала" дип бер маддә өстәп куялар. Икенчесе – Миңнеханов президент вазифасын үзеннән төшерә һәм кабаттан башлык итеп сайлана. Өченче юл – Миңнеханов президент исеменнән баш тартмый, Конституцияне үзгәртми. Әмма бу очракта Путин президент исеменнән баш тартырга әзер булган башка кешене китереп утырта.

Билгеле булганча, Русия төбәкләрендә президент атамасын бетерү 2010 елда башланды. Беренче булып Чечня башлыгы Рамзан Кадыров баш тартты. 2015 елның 1 гыйнварына барлык төбәк җитәкчеләре "башлыкларга" әйләнергә тиеш иде. Русия думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде. Әмма республика әлеге мәсьәләне ахыргача сузып килде. Хәзер мондый сәясәт алып барып булмаячак, ди Корманов.

— Татарстан хәзер бу мәсьәләне суза алмый инде. Килештеләр, үзгәртәбез диделәр. Әйе, республика сузып карый ала, ләкин Путин икенче көнгә Татарстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп башка кешене билгеләп куячак. Мондый юлга бармыйлар инде. Бу илдә каршы әйтүче иң начар кеше булып санала.

Президент атамасыннан тыш Татарстан Конституциясенә башка үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин. Мәсәлән, анда үз әһәмиятен югалткан шартнамә, суверенитет турында маддәләр булуын искә төшерә юрист.

— Татарстан Конституциясенә ревизия ясалырга мөмкин. Бүген Конституция Югары мәхкәмәнең 2003 елгы карарына туры килми. Анда суверенитет турында, Татарстан шартнамә нигезендә Русия белән ассоцияцияләшкән республика дигән маддә һаман тора. Татарстан Югары мәхкәмәсе аңа каршы чыкты. Без ул вакытта Конституция мәхкәмәсенә бармадык. Бу мәсьәлә шул килеш калды, мәхкәмә карарына туры китерелмәде. Конституциядәге 1нче, 3нче, 91нче, 94нче маддәләрне федераль канунга тәңгәлләштерергә кирәк. Конституциянең бу өлешенә тукталмыйча кала алмыйлар, чөнки ул мәхкәмә карарына һәм Русия Конституциясенә каршы килә. Аны калдырсалар, прокурор шундук күтәреп чыгачак. Бүген шартнамә юк — син үзгәреш кертергә тиешсең. Булмаган шартнамәне бар дип язып булмый бит.

Татарстан Конституциясенә ревизия киләсе өч ай эчендә үк ясалырга мөмкин, дип исәпли Мидхәт Корманов.

— Хәзер ревизия ясамасаң, мәхкәмәгә бирәләр. Конституция мәхкәмәсе нинди карар чыгарачагын карамыйча да әйтә алам.

Әйтергә кирәк, Татарстан Конституциясендә суверенитет, шартнамә турында язылган 1нче маддә 1992 елгы референдум нәтиҗәсендә кабул ителде. Моңа кадәр Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент бу маддәне үзгәртә алмый, аның өчен кабат референдум уздырырга кирәк дип белдергән иде. Юрист фикеренчә, Татарстан референдум уздырмыйча аны үзгәртергә мәҗбүр булачак.

— Русия кануннары безнең референдумны танымады. Беренче маддә бүген Русия Конституциясенә каршы килә. Бу очракта аны федераль канунга тәңгәлләштерергә кирәк. Татарстан референдум үткәреп, "без федераль канунны үтәмибез" дип җавап бирә алмый. Мондый сорау куеп булмый, бу эшләнәчәк әйбер түгел, - дип сөйләде Азатлыкка Мидхәт Корманов.

Татарстанда президент атамасын бетерү

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.
  • Әмма Русия думасы Татарстан тәкъдимнәрен кире какты. Канун өлгесен Федерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады.
  • Канунга ярашлы, Татарстан президенты атамасын бетерү турында, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләр 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер башка маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
  • Русия төбәкләрендә президент атамасы Татарстанда гына калган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG