Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Файда китерүемне аңлагач курку бетте". Татар кызы Украинада зыян күргәннәргә ярдәм итә


Айгөл Сәфәри
Айгөл Сәфәри

Русия Украинада сугыш башлагач, моның белән килешмәүче яшьләр протест йөзеннән ниндидер гамәлләр кылырга тырыша. Азатлык Инстаграмда хәйрия секонд-хэнд кибете булдырып, аннан кергән акчаны Украина сугышыннан зыян күрүчеләргә җибәрүче татар кызы белән сөйләште.

Мәскәүдә яшәүче 27 яшьлек Айгөл Cәфәри Украина сугышында зыян күрүчеләргә ярдәм итү хәйрия кибетен 18 апрельдә ача. Инстаграм аша нигездә киемнәр сата. Киемнәрне күпчелектә бу сугыш белән килешмәүчеләр, Русиядән чит илгә күчеп китәргә җыенучы сәяси эмигрантлар, кайбер кибет тотучылар бушлай бирә.

—Бу хәлләр (Айгөл иминлек йөзеннән сугыш сүзен кулланмаячагын әйтте - ред.) башланганда мине коточкыч көчсезлек хисе биләп алды, Украинадагы җимерелгән шәһәрләр сурәтләрен караганда, бу шәһәр урамнарында яткан мәетләрне күргәндә, җитәрлек каршылык хисе күрсәтмәвемнән, җитәрлек гамәл кылмавымнан оялу хисеннән тыш, берни белән дә ярдәм итә алмавымны аңлаудан бик зур көчсезлек хисе туды. Бу хәлләр барганда да, беткәч тә, ул җирләргә барсам да, йортларны торгызуда, андагы халыкка ярдәм итүдә катнаша алмаячакмын, чөнки мин Русия ватандашы буларак, алар өчен агрессия белән ассоциацияләшәчәкмен.

Украинада бу хәлләр башланып ике айлап вакыт узгач, мин бары тик ерактан, бары тик акча белән генә ярдәм итә алачагымны аңладым, чөнки, психолог буларак ярдәм итәргә теләсәм дә, кыяфәтем, сөйләмем, паспортым зыян күрүчеләргә яңа борчылу тудырачак. Хәзер югары курста психологка укысам да, психолог буларак эшли алсам да, бу әлеге кешеләргә ярдәм итә ала торган очрак түгел.

Үтемле вариант – нинди дә булса эш табу һәм эшләгән акчаны җибәреп тору. Бу вариант нәрсәсе белән ошамады – беренчедән, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрмисең, акчалар каядыр "кара тишек"кә китә, билгесез тарафка җибәрүдән "янып" арырмын дип уйладым.

Икенчедән, каядыр эшкә урнашсам, анда, мөгаен, салымнар түләргә кирәк булачак, ул салымнар мин үзем каршы көрәшкән хәлләргә китәчәк булып чыга.

Хәзерге шартларда эшмәкәрлек өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын уйлый башладым һәм һәрвакыт кечкенә булса да секонд-хенд кибетен ачу турындагы хыялымны искә төшердем. Бу – үзем берни дә җитештермичә кешеләрне кыйбат булмаган бәягә аларга кирәкле әйберләр белән тәэмин итү, моның әле миңа акча да китерә алуы күңелгә ята. Монда "эшләп яну" куркынычы юк, чөнки матди өлештән бигрәк иҗади өлеше мөһим. Бу проект үзеннән-үзе эшли.

Сатудан кергән керемне ярдәмгә җибәрә алам. Шулай ук хәзер Русиядән китүчеләргә дә булышу мөмкинлеге бар – үзләре илдә булмасалар да, калган әйберләрен украиннарга ярдәмгә бирә алалар. Идея менә шулай туды, уйда булганы тормышка ашты да куйды.

Сатыла торган киемнәр
Сатыла торган киемнәр

— Эшне беренче булып нәрсәдән башладыгыз?

— Шкафта казынып, ниндидер күлмәкләр таптым, фото ясадым, аларны үземнең инстаграмга чыгардым, твиттерда "Эй, егетләр-кызлар, хәйрия секонд-хенды башлап җибәрдем, таратырга ярдәм итегез" дип актив яза башладым, бу эш ничектер шулай кузгалып китте. Шул ук вакытта төрле кирәк-яраклар да эзли башладым.

Мәсәлән, Авитодагы рейлны алырга баргач, шул көнне бинадан күченүче кибеткә юлыктым. Кибет хезмәткәрләре, минем хәйрия кибетем турында ишеткәч, бушлай күп итеп күлмәк бирде. Бу күлмәкләр Авитода тиз арада сатылды. Алар әлегә иң күп акча китергән әйберләр булды.

Һәрвакыт ярдәм итәргә теләүчеләр табылып тора – үзем күтәрә алмаган авыр сумкаларны өйгә китерәләр, чит илгә чыгып китүчеләр әйберләрен алып килә. Барысын да бушлай бирәләр.

Хәзерге киемнәр арасында яраткан әйберем – Мәскәүдәге Навальный штабының элекке координаторы күлмәге. Караган саен күңелне җылыта.

— Акчаны кемгә һәм ничек җибәрүне үзегез генә хәл итәсезме?

— Акчаны турыдан-туры кешеләргә җибәрмибез. Чит ил хисаплары булган арадашчылар махсус фондларга җибәрә. Мариупольдан эвакуацияләнгәннәргә, Украинада көчләнгән хатын-кызларга, репрессив машинага каршы торучы ОВД-Инфога ярдәм иттек.

Бер тапкыр Русиядән үзе генә улын тәрбияләүче анага да матди ярдәм белән булыштым. Дөресрәге, аларга һуманитар ярдәм буларак җибәрелде. Бу гамәл минем концепциягә бик туры килми. Секонд-хенд кибете белән бәйле урынга җибәрелмәсә дә, фәкыйрьлек дәрәҗәсенә төшкән гаиләгә ярдәм итәргә булдым. Яшь булмаган ана кыскартуга эләккән, бурычлары күп җыелган. Көненә ризыкка 40 сум гына тота булып чыкты. Шуңа аларга киемнәр белән ярдәм итәргә булдым. Малай сораган толстовканы җибәрдем.

— Аңлавымча, сез киемнәрне Авито аша да сатасыз.

— Авитода затлы күлмәкләрне куям, аны, әйткәнемчә, күченүче кибет хезмәткәрләре бүләк иткән иде. Сыйфатлы әйберләр булгач, аларны бик тиз алып бетерәләр. Casual әйберләрне Инстаграмда һәм кайбер очракта Твиттерда чыгарам.

Инстаграмда протест кәефләр Твиттерга караганда ул кадәр актив түгел. Бәлки, минем танышлар арасында гына шулайдыр, белмим. Твиттерда татарлар күпләп аралаша (#татартви). Алар барысы да бу хәлләргә каршы. Татар Твиттерыннан да минем секонд-хенд белән кызыксыналар. Татар мәдәнияте белән кызыксынуым турында язгач анда язылучылар дистәләрчә тапкырга артты. Татарлар арасында кызлар активрак. Ни өчен алай булганын аңламыйм. Алар белән татарча язышу миңа ана телемне өйрәнүгә өстәмә ярдәм.

— Сез татар телен яхшырак үзләштерергә телисезме?

— Мин Татарстанның Апас районында тудым. Аннары Казанга күчендек. Мәктәптә шунда укыдым. Әти – Уфа татары, әни – Татарстаннан. Хәзерге вакытта Мәскәүдәге Русия социаль университетында психологка укыйм. 2019 елдан бирле Мәскәүдә ирем һәм песи белән яшим.

Күп дусларым Казанда яши. Алар белән протест чараларында катнаштык. Бер тапкыр шундый чарада дус кызым белән Росгвардиядән качканда очраклы гына бер әби безнең турында: "Алар минем белән" дип безне саклап калды. Казан – кечкенә шәһәр, шуңа хәзер күбесе куәт оешмалары күзләренә чалынмаска тырыша. Мәскәүдә протестларда катнашып килгән танышларым да сак булырга тырыша, кайберләре инде Русиядән күчеп китте. Грузия, Әрмәнстанга китүчеләр булды. Безне дә чакыралар.

— Сез ни өчен китмәдегез?

— Башта китәрбез дип тә уйлаган идек. Ирем IT өлкәсендә эшләгәнгә Европада эш табарбыз дип өмет иттек. Февральдәге бу хәлләрдән соң, үзегез беләсез, Европага эләгү юлы катлауланды. Башка сайларлык илләр калмады. Грузияне алганда, Осетия белән бу ил арасында ниндидер низаг булыр төсле. Төркияне алганда, аларның хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәте мине канәгатьләндерми. Ихтыяҗ булмаганда мин Русияне Төркиягә алыштырмас идем.

Бөтенебез Русиядәге бер кешенең үлемен бик көтәбез. Үлә калса, беркая китәсе дә булмаячак

Русия паспорты белән ерак китеп булмый. Бу хәлләр башланганның беренче атнасында букчаларыбызны җыеп куйдык, анда консервалар да, велосипед шлемнары да бар. Әгәр мобилизация башланса, урманга качып, аннан ничектер йөзеп булса да башка илгә чыгарбыз дип уйладык. Безнең кебек болай уйлаучылар шактый.

Ягъни без китәргә дә әзер, икенче яктан бөтенебез Русиядәге бер кешенең үлемен көтәбез. Үлә калса, беркая китәсе дә булмаячак.

— Ирегез сезгә теләктәшлек күрсәтәме?

— Әйе. Ирем хисабына яшим, без – фикердәшләр. Ял көннәрендә бик күп төрле-төрле кешеләр өйгә килеп күлмәкләр карый. Аңлап кабул итә. Хезмәтемне хөрмәт итә.

Үзе бу эшләрдә катнашмый, чөнки Русиядә ирләр төрмәләре хатын-кызларныкы белән чагыштырганда куркынычрак. Тоткарланган очракта да ирләрне каты газаплыйлар, хатын-кызларга караш йомшаграк. Шуңа мин иремә бу эшләрдә катнашырга рөхсәт итмим.

Киемәрне килгән кеше киеп карап алып китә
Киемәрне килгән кеше киеп карап алып китә

— Ә сез тоткарлауларга әзерме? Курку бармы, аны ничек җиңәсез?

— Башта мин инстаграм битемдә ябык аккаунтта бер төркем туплап Украинадагы хәлләр турында яза идем. Анда барлыгы 350 кеше булды. Әләкләмәсләр дип өметләнгән кешеләр.

Хәзер инде акча китерүче проект булгач, зыян күрүчеләргә файда китергәч, ул кадәр үк куркыныч түгел, чөнки үземнең көчле һәм файдалы икәнемне аңладым.

10 мең сумлап акча эшләп, файда китердем. Шуңа төрмәдә утырганда бу саннарны күз алдыма китереп, эшем юкка булмаган дип уйлаячакмын.

Төрмәгә эләкмәслек итеп эшләргә тырышам, әмма сүз дәшмичә, берни эшләмичә дә утыра алмыйм. Мондый хокукым юк дип саныйм. Бу – минем ватанлашлык бурычым.

Шундый ук хис Русия сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклау чарасында катнашу вакытында да туган иде. Ул Германиядән Мәскәүгә кайтып паспорт контролендә тоткарланганнан соң, мин урамга чыгып киттем. Тоткарланып берничә төнне полициядә үткәрергә туры килү ихтималын аңлый идем. Ул вакытта әгәр кыйнасалар, бөерләргә зыян килмәсен дигән максаттан калын чалбарларны киеп бардым.

— Күршеләрегез сезнең ни белән шөгыльләнгәнне беләме?

— Алар – тыныч кешеләр. Подъездда Украинадагы хәлләргә каршы булучылар без генә түгелбез. Мисал өчен бер билгесез кеше "Сорви листочек, если ты против войны" дигән язу элгән иде. Шул көнне миннән башка тагын ике кеше аны ертып алган. Бу безне рухландырды. Икенче көнне аның урынына Z хәрефе ясап куйганнар. Соңрак шуның өстенә берсе "Якламагыз" дип язып куйган. Шуннан билгесез кеше Z тамгасын нацизм сүзенә алыштырган. Бу хәлләр подъезддагы җыештыручының барысын да юып чыгаруы белән тәмамланды. Ягъни безнең күршеләр арасында төрле фикерле кешеләр бар.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG