13 июньдә 18 мең тонна Украина кукурузы төягән көймә Испаниянең төньяк-көнбатышындагы портка барып җитте. Бу – Русия сугыш башлаганнан бирле Украинаның Европа берлеге илләренә диңгез юлы белән килгән беренче партия ашлыгы, дип хәбәр итә CNN. Маршрут Балтыйк диңгезе аша узган.
12 июньдә Украина тышкы эшләр министрының дигиталлаштыру мәсьәләләре урынбасары Дмитрий Сеник Reuters-ка, Украина 22 млн тонна ашлыкны экспортлау өчен Романия, Польша һәм Балтыйк илләре аша яңа маршрутлар төзи, дип хәбәр итте.
Ашлык экспорты күләме ягыннан Украина дөньяда дүртенче урында тора. 2021 елда ул чит илләргә 45 млн тоннага якын ашлык чыгарган.
Хәзерге вакытта Украинаның диңгез портлары томаланган. Төркия Украинага портларны ачарга булышырга әзер булуын белдерде, әмма Украина хакимияте, әгәр портларга якын урыннардагы миналар юк ителсә, Русия диңгез коридорын Одессага һөҗүм итү өчен кулланырга мөмкин дип борчыла.
БМО вәкиле Маурицио Мартина, Русиянең Украинага сугыш башлавы аркасында дөньяда ачлыктан интегүчеләр саны 218 миллионга җитәргә мөмкин, дип белдергән иде.
Украина хакимиятләре Русияне оккупацияләнгән җирләрдәге ашлыкны канунсыз рәвештә үзләштерүдә гаепли. Русия моны кире кага.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!