Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эмиграциядәге татарлар нигә пассив


Канада һәм АКШ татарлары Ниагара шарлавыгы янында, 31 август 2019
Канада һәм АКШ татарлары Ниагара шарлавыгы янында, 31 август 2019

Узган җомга Русиядә татарларга һәм Татарстанга кагылышлы ике мөһим вакыйга булды. Татарстан Югары мәхкәмәсе Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) экстремист оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды. Актанышта бер православ кешенең каберендәге тәре икенче мәртәбә кисеп ташланганнан соң район башлыгы, республиканың элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов вазифасыннан китәчәген белдерде. Сәясәт белгече Руслан Айсин боларны татарларга карата икеләтә орым дип бәяләде. Әмма республикадагы татарлар да, Русиянең башка төбәкләрендәгеләре дә тавыш күтәрмәде, хәтта чит илләрдәге татарлар да бу хәлләргә күз йомды. Русиядә сан ягыннан икенче урындагы халык булган татарларның илдән читтәге вәкилләре нигә шулай пассив булуы турында "Idel.Реалии" язмасын тәкъдим итәбез.

ПРОБЛЕМНЫ ӘЛЕГӘ КҮРӘЛӘР ГЕНӘ

Мәхкәмә карарыннан соң илдәге иң өлкән татар оешмаларының берсе булган БТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев оешма Русиядә тыелса да, аның "халыкара дәрәҗәдә" эшчәнлекне дәвам итәчәген белдерде. Сугышның беренче айларында Зәкиев илдән киткән иде.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

— Безнең төп бурыч — татар, башкорт, калмык, чуаш һәм башка халыкларның милли иҗтимагый хәрәкәтләре вәкилләреннән комитет оештыру һәм Путиннан соңгы Русиянең яңа федератив һәм конфедератив корылышында милли сәясәтне билгеләү, — ди Зәкиев.

Элегрәк "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов Европадагы татарларның оешуы өчен татарларның бердәмлеге кирәк дип белдергән иде.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

— Тик әлегә, кызганыч, татарларның бер өлеше Русия әләмнәре астында бии, урыс патриотик җырлары җырлый, икенчеләре Татарстан әләмнәре астында безнең республика җитәкчеләрен мактый", — диде ул.

Моның белән чагыштырганда Русиядәге башка халыкларның эмиграциядәге вәкилләренең эшчәнлеге күпкә кыюрак булып күренә. Мәсәлән башкортлар Европада "Башкорт милли сәяси үзәге"н оештырды. Бу оешма инде "Башкортстан дәүләт корылышы проекты"н да игълан итте. Авторлар анда "киләчәк яңартылган республиканың төп принциплары" күрсәтелүен белдерә. Оешма җитәкчесе Руслан Габбасовны Русия оппозициясе вәкилләренең төрле форумнарына да чакыралар.

Башка халыклар вәкилләре дә шактый актив. Русиядән киткән Бурятлар сугышка каршы "Ирекле Бурятия фонды" (Free Buryatia Foundation) исемле халыкара фонд оештырды. Ул берничә максат куя — Украинага каршы сугышны туктату, Кремль пропагандасына каршы тору һәм "урыс дөньясының төп яклаучылары" буларак танылган бурятлар турында андый фикерләрне бетерү. Бурят активистлары үзләре турында мәгълүмат таратуда шактый уңышлы эшли.

КАЛӘМ ҺӘМ ПЛАКАТ АРАСЫНДА

Күптән түгел журналист Фәридә Корбангалиева Русиядәге җирле халыкларны урыслаштыру турында язып чыкты. Аның "денацификация" турындагы язмасы социаль челтәрләрдә киң таралды. Публицист бу турыда дискуссияне туктатмый һәм милли темага язуын дәвам итә. Социаль челтәрләрдәге актив реакциягә караганда, бу темага Русиянең төрле төбәкләреннән фикер белдерелә. Шул сәбәпле "Idel.Реалии" Корбангалиевадан аның милли темага еш язуы ниндидер активизм белән бәйле булу-булмавын сораган.

Фәридә Корбангалиева
Фәридә Корбангалиева

— Мин әлегә бу өлкәдә активизм белән шөгыльләнергә җыенмыйм, ни дисәң дә, мин беренче чиратта журналист бит һәм әлегә журналистикада калырга телим. Ул гына да түгел, мин төрле темаларны яратучы журналист һәм минем кызыксынуым милли мәсьәләләргә кагылган темалар белән генә чикләнми. Моның өчен миңа татарлар шелтә дә белдерә. Нигәдер алар, мин бу әләмне күтәргәнмен икән, алга таба шуның белән генә барырга тиешмен дип уйлый. Мине башка темалар да кызыксындыра. Мәсәлән теге яки бу ягы белән Украинадагы сугышка кагылышлы барлык нәрсәләр. Милли мәсьәләләрдә активизм күрсәтүче татарларга мәгълүмат таратуда бик теләп катнашыр идем. Шулай да, икенче яктан, бу киләчәктә активист булып китүем мөмкин түгел дигәнне дә аңалтмый, — ди ул.

Журналист, Рәфис Кашапов кебек үк, Русиядә сан ягыннан икенче урында булган татарларның эмиграциядәге вәкилләре активлыгы алай ук зур түгел дигән фикер белән килешә. Әмма Корбангалиева моның сәбәпләре нидән булуын белмәвен әйтә.

20 ел элек Татарстан үз мәнфәгатьләрен, шул исәптән милли мәнфәгатьләрен яклауда да башка республикалардан алда бара иде

— Бу сорауга конкрет җавабым юк. Дөресен әйткәндә, бу факт үземне дә гаҗәпдәндерә. 20 ел элек Татарстан үз мәнфәгатьләрен, шул исәптән милли мәнфәгатьләрен яклауда да башка республикалардан алда бара иде. Русиядәге төрле халыкларның вәкилләре булган, активизм белән шөгыльләнүче танышларым татарларның нигә дәшмәве турында сораулар да бирә. Мин аларга берни дә әйтә алмыйм, үз позициямне исә ачык итеп билгеләдем, — ди ул.

Публицист "денацификация" турында язмасын чыгарганнан бирле татарлардан бернинди дә тәкъдим булмавын әйтә.

— Нинидер фирка оештырыйк дигән тәкъдим белән чыгучы булмады. Үземне тәкъдим итеп йөрү дә сәер, кешеләрнең уенда ни булуын белмим бит, бәлки бу аларның ниятләрендә бөтенләй юктыр. Аннан соң, минем үземнең төп, журналистлык эшчәнлегем дә бар бит. Күрәсең, реаль суверенитет чорыннан бирле татарлар үз башларындагы нәрсәнедер оныткандыр, пассиврак, буйсынучанрак, яхшы мәгънәдә дисциплиналырак булып киттеләр, — дип йомгаклый ул.

КАНАДА АВАЗЫ

"Idel.Реалии" шул ук сорауны Канадада яшәүче IT белгече Марат Сәлахетдиновка да биргән.

Марат Сәлахетдинов
Марат Сәлахетдинов

— Эмиграциядәге татар яшьләренә һәм сәяси активлык структурасы төзүгә килгәндә, минемчә, сәясәт әһелләре түгел, эмигрантларның күпчелеге сугышка, теге яки бу үткен мәсьәләләргә карата үз фикерләрен белдерә ала, әмма аларның сәяси структурага берләшү теләге юк, — ди ул.

Сәлахетдинов чит илдәге ниндидер сәяси структураның Русиядәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге юк дигән фикердә.

— Илдә нәрсәнедер үзгәртергә телисең икән, анда калырга һәм шунда нәрсәдер эшләргә тырышырга кирәк. Эмиграциядә булып та, үз фикерләрен белдерергә куркучылар да бар әлбәттә, чөнки бу аларның туганнарының тормышын һәм үзләренең өйгә кайтуларын катлауландыра ала, — дип аңлата активист.

Канададагы татар диаспорасы вәкиле бу сорауга җавап бирү өчен Татарстанның яшьләр белән ничек эшләвенә күз салырга тәкъдим итә.

— Минемчә, үз вакытында Татарстан республикасы хакимиятләре яшьләр белән шөгыльләнергә һәм аларга билгеле бер чикләнгән кысаларда иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек алып бару мөмкинлеге бирергә кирәклеген аңлаган һәм күп кенә яшь сәясәтчеләр үзләренә бирелгән мөмкинлекләр кысаларында үсәргә тырыша, — ди ул.

Сәлахетдинов фикеренчә, Татарстан хакимиятләре татар активлыгын инде күптән "иярләгән".

— Татарстанда, һәм бәлки бар Русиядә хакимиятләр теләсә кайсы яшьләр активлыгын иярләргә һәм хакимияткә интеграцияләргә кирәк, моның белән аларны контрольдә тоту артачак дигән карарга килгән дип уйлыйм. Мин моны Казан дәүләт университеты студентларының һөнәр берлеге эшчәнлегеннән дә ачык хәтерлим. Һөнәр берлеге комитеты бәйсез һәм актив булганда ул чактагы кануннар һәм нормалар нигезендә тулай торакта яшәү бәясенең арзан булуына ирешә алды. Әмма соңрак университет җитәкчелеге һөнәр берлеге комитетын университетның бер департаментына интеграцияләде һәм шуннан соң университет тормышында нинди дә булса зур активлык күренмәде. Ә калган барлык активистларны куәт структуралары кысрыклап чыгарырга һәм "маргиналлаштырырга" тырышты, — дип искә ала ул.

Сәлахетдинов эмиграциядән илдәге тормышка тәэсир итеп булачагына бик шикләнеп карый.

— Шәхсән минемчә, хәзерге Русия чынбарлыгында илнең үзендә яшәп нәрсәдер эшләү мөмкинлеге күпкә зуррак. Русия демократиянең барлык атрибутларына ия ил булган очракта, илнең үзендә дә, читтә дә активлык алып бару мөмкин булыр иде, — ди ул.

ФИНЛЯНДИЯ ТАТАРЛАРЫНА БЕЛГЕЧ КАРАШЫ

Русиядән читтәге татарларның нигә пассив булуы турында сорауга җавап эзләп "Idel.Реалии" Швециядә яшәүче белгечкә дә мөрәҗәгать иткән. Сабира Сталберг — Европадагы һәм Австралиядәге татар диаспораларын өйрәнгән галимә. Ул фәнни тикшеренүче буларак кына түгел, күптеллелек турында популяр язмалар авторы буларак та билгеле.

Элекке эмигрантлар 20 гасыр башында Идел-Урал төбәгендәге хәлләргә карата сәяси активлык күрсәткән

— Финляндиягә бер гасырдан артык элегрәк килгән элекке эмигрантлар 20 гасыр башында Идел-Урал төбәгендәге хәлләргә карата сәяси активлык күрсәткән. Шул исәптән 1930нчы елларга кадәр Идел-Уралдагы күп кенә сәясәтчеләргә Совет берлегеннән качарга ярдәм иткәннәр. Еш кына ул сәясәтчеләрне һәм зыялыларны яшерен рәвештә Финляндия аша башка илләргә чыгарганнар, — дип искә ала ул, һәм Сталин репрессияләре чорында Финляндиядәге татарлар белән Идел буендагылар арасында бәйләнешләр өзелүен әйтә.

1990нчы елларда ике илдәге татарлар арасында бәйләнешләр яңарса, да инде чикләнгән дәрәҗәдә генә була һәм элеккегедән бик нык аерыла.

Элекке эмиграция татарларының пассивлыгын галимә Финляндия сәясәте белән аңлата.

— 1930нчы елларда Финляндиядә дә милли азчылыкларга карата репрессияләр була. Йөзләрчә мең швед исеме фин исеменә алыштырыла. Татарларга да эләгә — шул исәптән милләтчеләр бабамның йортын һәм фабрикасын яндыра. 1930 елларда төрле татар төркемнәре арасында каршылыклар да була. Бер ише татарлар икенчеләре чынлыкта большевик булуда гаепли, кайберләре татарларны төрекләр дип атауны тели, — дип телгән ала ул.

Сталберг сүзләренчә, татарлар арасында совет агентлары да була һәм алар Финляндиядәге татарлар арасында каршылыклар чыгарырга тырыша, алар турында мәълүматлар туплый.

— Бу бик авыр тарихи чор була һәм бер үк авылдан чыккан татарлар Икенче дөнья сугышында ике якта бер-беренә каршы сугыша, Финляндиядәге татарларга һәм гомумән татар мәсьәләсенә күз йома башлыйлар. Мәсәлән, 1990нчы елларга кадәр газетларда татарлар турында язмалар аз чыга. Сәясәттән читтә булу яшәп калу стратегиясенә әверелә, һәм Финляндиядәге барлык татарлар сәясәттән читтә торырга өйрәнә, — ди белгеч.

Сталберг сүзләренчә, шушы ике нәрсә әле дә Финляндия татарларының сәясәткә мөнәсәбәтен билгели.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG