Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләткә хыянәттә гаепләнеп тоткарланган галим Дмитрий Колкер Тикшерү изоляторында үлгән


Дмитрий Колкер
Дмитрий Колкер

30 июнь көнне дәүләткә хыянәттә гаепләнеп, ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм Тикшерү изоляторына җибәрелгән 54 яшьлек Новосибирски шәһәре физика-математика фәннәре докторы, Новосибирски дәүләт техник университеты фәнни хезмәткәре Дмитрий Колкер үлгән. Бу хакта "Медуза" яза.

Галимне яман шеш авыруы белән дәваланган хастаханәдән алып киткәннәр иде. Колкерның улы әтисенең яман шеш авыруының соңгы статиясендә булуын әйтте.

"Иртәнге җидедә алар үлем түшәгендә диярлек яткан һәм кан тамырлары аша гына махсус җайланма белән тукландырган авыру кешене алып киттеләр... Тикшерүче изоляторда шартлар яхшы, суыткыч бар диде. Кеше суыткычтан түгел, ә кан тамырына кертелгән җайланмадан туклана", дигән иде ул "Тайна.Инфо"га.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, галим дәүләт серләрен үз эченә алган кайбер мәгълүматларны Кытайга бирүдә шикләнелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG