Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Корбан гаетендә Шәйморатов батальоны имамы тәкъдим ителде


Сулдан: Радий Хәбиров, Тәлгать Таҗетдин, Хәмзә Хафизов
Сулдан: Радий Хәбиров, Тәлгать Таҗетдин, Хәмзә Хафизов

"Бүгенге көндә егетләребезгә психологик һәм рухи ярдәм, терәк кирәк. Кем белә, бәлки кемнәрдер сугышка кереп кире чыкмаулары да ихтимал", диде имам.

Башкортстандагы Корбан бәйрәменә багышланган төп чара Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә узды. Анда Русия үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Башкортстаннан китәчәк ихтыярыйлар төркеменең имамы буларак Хәмзә Хафизовны тәкъдим итте.

— Башкортстаннан бер төркем ихтыярилар Донбасска, Украинага китте, икенче төркем бәйрәмнән соң юлга чыгачак. Икенче батальон белән төркемнең имамы Хәмзә хәзрәт тә барачак. Аңа 60 яшь, ул Уралдан, үз ихтыяры белән бару теләген белдерде. Бернинди фашистлар, паразитлар булмасын өчен, чөнки яралгы чагында бетермәсәк, бернинди "Дихлофос" та җитмәячәк, - дип сөйләде ул.

Ул шулай ук Русия чикләрендә "НАТО машинасын туплау бара" иде.

Уфада Лалә-Тюльпан мәчете ишегалды
Уфада Лалә-Тюльпан мәчете ишегалды

Бәйрәм чарасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм чыгыш ясады.

— Бүген без баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Русия президенты Владимир Путин һәм якын араларда ватанны сакларга китәчәк генерал Шәйморатов исемендәге Башкортстан сугышчыларының сәламәтлеге өчен дога кылабыз, – диде Хәбиров.

Ихтыярилар белән китәчәк төркемнең имамы Хәмзә Хафизов Азатлыкка ни өчен бу адымны ясарга булуы турында сөйләде:

— Бүгенге көндә егетләребезгә психологик һәм рухи ярдәм, терәк кирәк. Кем белә, бәлки кемнәрдер сугышка кереп кире чыкмаулары да ихтимал. Аллаһы тәгаләдән дога кылып сорыйбыз, бар егетләребезгә дә иминлектә, исәнлектә гаиләләренә кайтырга насыйп булсын. Сугышлар тизрәк бетсен иде. Корбан бәйрәме җирдә адәм баласының каны коелмасын, ә корбан малының каны коелсын өчен. Җирдә тынычлык булсын, бар халык тату яшәсен, мөселманнар күбәйсен. Җирдә оҗмахтагы кебек тормыш чәчәк атсын. Ике дөнья бәхете телим, – диде Хәмзә хәзрәт.

Башкортстанда Украинага каршы сугышка җибәрү өчен махсус батальон оешты. Ул генерал Миңлегали Шәйморатов исеме белән атала. Шул ук вакытта Башкортстанда десантчы-ветераннар ихтыярилардан тагын бер батальон оештырмакчылар.

Русиянең Украинадагы сугышында иң күп ир-егетләрен югалткан төбәкләрнең берсе - Башкортстан. Азатлык ачык чыганаклардан Укринадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара. Хәзерге вакытта анда Татарстаннан – 94, Башкортстаннан – 134 кешенең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG