"Схемы", Би-би-си һәм Reuters-ның уртак тикшеренүе Русиянең Украинадан урлаган ашлыкны аннексияләнгән Кырым аша алып китүен белдерә.
Кырымнан ашлык кораблар ярдәмендә Төркия, Мисыр, Сүриягә китә. Еш кына бу кораблар Русия байрагы астында түгел диелә.
Аерым алганда, журналистлар украин ашлыгын Кырымда "Авлита" портында корабларга йөкләнүен раслый алды. "Кырым портына кергәндә балкерлар радарларны сүндерә, шуңа күрә аларны мониторинг системнары ярдәмендә күреп булмый. Ләкин кораблар иярченнән кача алмый, ул галәмнән корабның портка керүе һәм ашлык белән йөкләнүен күрә", диелә тикшеренүдә.
Украина хакимияте Русияне сугыш дәвамында басып алган җирләрдән кимендә 400 мең тонна ашлык урлавында гаепли.
Украина портларында якынча дүрт ярым миллион тонна ашлык блокланган, диде БМО Бөтендөнья азык-төлек програмы вәкиле Мартин Фрик. Русия башлаган сугыш вазгыятендә диңгез юллары ябык булу сәбәпле азык-төлекне җибәреп булмый.
Сугышка кадәр Украина дөньяда иң күп ярмалар җибәрүче һәм кукуруз җитештерүче иде. БМО билгеләп үткәнчә, күп илләрнең украин ярмаларына ихтыяҗы зур.
Моңарчы БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш Украинадагы сугыш "ачлык давылына" китерергә мөмкин дигән иде. Аның сүзләренчә, сугыш азык-төлек чылбырын өзә һәм ягулыкка, ашамлыкларга һәм транспортка бәяләрне арттыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!