Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Ганиев: "Тел активистлары күптән ЛГБТ-френдли"


Марсель Ганиев
Марсель Ганиев

Татарстан һәм Казакъстан мисалында тел активизмы һәм квир-активизм турында Германиядә лекция укыган Марсель Ганиев әлеге ике активлыкны нәрсә берләштерүе, тел сәясәте, казакъ һәм татар телләренең деколонизация тырышлыклары турында Азатлыкка үз фикерләрен уртаклашты.

Tatar.prince тәхәллүсе белән танылган блогер Марсель Ганиев (24 яшь) июнь азагында Майнц университетында (Johannes Gutenberg-Universität Mainz) Татарстан һәм Казакъстан мисалында тел активизмы һәм квир-активизм турында лекция укыды. Марсель белән әлеге ике активлыкны нәрсә берләштерүе, Казакъстан белән Татарстандагы тел сәясәтенең аермалары һәм охшашлыклары, казакъ һәм татар телләренең деколонизация ысуллары турында сөйләштек.

— Лекция укырга Германиядә магистратурада укучы, минем Instagram-га язылган әрмән кызы чакырды. Без бер конференциядә таныштык, ул Instagram аша минем лингвоактивизмны күзәтеп бара – социаль челтәрләрдә мин күптән Казакъстан һәм Татарстандагы тел сәясәте турында, тел сәясәтенең совет чорындагы тарихы һәм соңгы вакыттагы торышы турында бераз сөйлим. Ул укыган Майнц университетының славистика факультетында хәзер активизимнар, лингвоактивизмнар турында семинарлар сериясе бара, мине шул сериядә бер лекция укырга чакырдылар, мин Казакъстандагы һәм Татарстандагы тел вазгыяте турында сөйләдем.

Казакъстанда совет чорыннан соң казакълаштыру сәясәте башланды. Мин үзем Казакъстаннан, шуңа минем өчен бу бик кызык тема. Татарстандагы советтан соңгы тел вазгыяте турында да сөйләдем, 2017 елгы тел кануны, Альберт Разин турында, чөнки күпләр Русиядәге телләр вазгыятен белми. Минем өчен бу ике тел вазгыятен чагыштырып өйрәнү бик кызык, чөнки Казакъстан – бәйсез ил, ә Татарстан Русия колониясе булып кала бирә. Шул ук вакытта Татарстанда кирилл имләсеннән латинга күчү 1999 елда башланган иде, ә Казакъстанда ул әле хәзер генә башланды. Бу арада Татарстанда шундый прогресс һәм регресс булырга өлгерде – татар мәктәпләрендә дәреслекләрне латин имласына күчерү башланды, аннан соң моңа стоп диелде. Казакъстанда стоп булмады, һәм бездә күтәрелеш процессы һаман дәвам итә. Студентлар белән менә шулар турында сөйләштем.

Сез татарча да сөйләшәсез. Татар телен мәктәптә өйрәндегезме, кайдан беләсез?

— Казакъстанда инглиз мәктәбендә укыдым. Татар телен ике ел элек өйрәнә башладым, аңарчы татар телен белмәдем – әнием урыс, әтием татар булса да, һәм без гаиләдә татарча сөйләшмәдек, чөнки минем бабам да әбием дә юк. Әтием безгә тик шундый фразалар гына әйтә иде: "мин сине яратам", "мин сине сагындым", "шикәр алып кил", "кулыңны бир" кебек көнкүреш фразалары. Ике ел элек Youtube-та Булат Шәйми белән берничә видео күрдем, ул бик матур итеп татарча сөйләшә иде. Бу минем өчен беренче мотивация булды, чөнки безнең өйдә татар телен үзлектән өйрәнү өчен берничә китап бар. Татар телен өйрәнү ул бераз башкача, чөнки алфавит казакъ теленнән аерыла. Минем өчен беренче кыенлык татар телендә уку булды. Мин "Ана теле" порталы аша өйрәнә башладым, һәм хәзер бераз татарча сөйләшәм (безнең әңгәмә тулысынча татар телендә барды - ред.)

Лекция турында нинди фидбэк килде?

— Кызык фидбэк килде, чөнки бу лекциядә Германиядән үзләрен татар дип санаучы бер-ике кеше булды. Әмма алар татарлар турында бернәрсә дә белмиләр, чөнки гаиләдә әтисе яки әнисе генә татар, һәм алар татарлар турында күп белми. Алар өчен хәзер татар темасы бик кызык, хәзер татарча өйрәнергә телиләр.

Казакълар татар теле белән дә кызыксына

Башка тел активистлары белән сөйләшү кызык. Шундый бер сорау булды: Казакъстанда татар теленең дә киләчәге бармы? Әйе, булачак. Казакъстанда хәзер яңа тел дулкыны: казакъ теленең статусын күтәрү өчен күп эшләнә, кызыксыну арта. Һәм, минемчә, казакълар татар теле белән дә кызыксына. Мәсәлән, "Ютуб татарочки" каналындагы видеоларны казакълар күп карый, "о, татарлар! Татарлар, безнең телләр бик охшаш" кебек күп комментарлар калдыралар.

Әлеге лекциянең бер өлеше деколонизациягә багышланды.

— Казакъстанда бу тема турында зур бәхәсләр бара. Мәсәлән, бездә "мамбет" дигән бер сүз бар. Казакъстанның колонизациясе вакытында бу кеше исеме булган, урыслар бу исемне алган һәм ул хәзер тискәре мәгънәдә, "быдло" коннотациясендә, мәсәлән белемсез, надан кешеләргә карата кулланыла. Башта ул казакъларга карата гына кулланылган, хәзер исә казакъмы, урысмы, барыбер – милләткә карамыйча әйтәләр. Әмма деколонизация күзлегеннән караганда, син бу сүзнең этимологиясе колонизация белән килүен аңлыйсың, урыслар нормаль сүзне алып, тискәре коннотация биргән. Безнең өчен бу сүз энворд, Америкадагы "негр" сүзе кебек.

Һәм башка мәсьәләләр бар. Мәсәлән, исемнәр. Казакъ исемнәре, төрки исемнәрнең урыслашкан версиясе кулланыла: Чингис (Чыңгыз), Алия (Әлия). Кешеләр шуны аңлыйлар, хәзер шул исемнәрне казакъча дөрес версиясе белән куллана башладылар.

Казакъстандагы урыслаштыру Татарстандагы урыслаштыру сәясәтенә нәрсәсе белән охшаш һәм нәрсәсе белән аерыла?

— Беренче аерма – милләт саны. Казакъстанда казакъларның саны 1991 елда 35 процент булган, бу күп түгел. Казакъстанда кайчандыр сөргенгә җибәрелгән бик күп милләтләр бергә яши – алман, урыс, украин, татар һәм башкалар. Татарстанда мондый чуар кушылма юк, биредә Идел буендагы чуаш, мари, татар, урыслар яши.

Нәрсәсе белән охшаш? Беренчесе – ачлык чорын кичерү. Икенчесе – көчләп чукындыру сәясәте.

Казакъстанны колонияләштерүдә татарлар да катнашкан, Русия татарларын, алар охшаш телдә сөйләшәләр, казакъ телен аңлыйлар дип мәчетләргә эшкә куйганнар, шулай итеп татарлар Русиянең колонияләрне идарә итү процессында катнашкан. Бу урыслаштыру белән түгел, колонизация белән бәйле.

Тагын бер охшашлык – мәктәпләр. Казакъ телендә уку һәм татар телендә уку мөмкинлекләре күп түгел. Ата-ана "Минем балам татар/казакъ телендә укыса, бик күп мөмкинлекләрдән мәхрүм калачак" дип, балаларын урыс мәктәпләренә җибәрәләр. Бу контекст Совет берлеге чорыннан килә. Ата-аналар казакъ мәктәпләрендә укыту сыйфаты яхшы түгел, дип уйлыйлар. Әмма хәзер яңа тренд бар – ата-аналар үзләре казакъ телен белмиләр, әмма "без белмибез, син белә аласың" дип, балаларын казакъ мәктәбенә бирәләр.

Лекциядә милли кием турында да искә алдыгыз.

— Әйе, бу деколонизация контекстында яңгырады. Совет чорында милләтнең киемен алып, гадиләштерелгән, сыйфатсыз, арзанлы версиясен ясаганнар. Казакъларда да, татарларда да, башка милләтләрдә дә шулай. Иске фотоларны алып карасаң, алар бик аерыла. Совет версияләре бик арзан, алар матур түгел, концертларда чыгыш ясар өчен экзотикалаштырылган версияләр. Хәзер минемчә Татарстанда да шундый тренд бар – яшьләр эзләнәләр, элек ничек булганын музейлардан, фотолардан карап, бу контекстта милли киемнең яңа версиясен булдыралар. Мин моны кием деколонизациясе дип атыйм: чөнки син заманча кием ясыйсың, әмма ул орнаментлы гади кием түгел, ә яңа мәгънә белән: кешеләр бу милли киемне нинди контекстта киячак, шуны аңлап.

Русия телләре дә протестта катнаша дисез, әмма сугышка каршы Русия телләрендә язылган бер генә плакатны китерәсез. Ул рәссамнан башка да протест белдерүчеләр барлыгы читтән күренмиме?

— Әлбәттә, күренә. Бер генә плакат түгел, бик күп кешеләр үз телләрендә сугышка каршы чыгыш ясыйлар. Мәсәлән, Себер халыклары. Әмма Русия телләрендәге протест сугыш башлангач кына башланмады. Мәсәлән, Навальный яклы митингларда кулга алынгач, Коми активисты полиция белән коми телендә генә сөйләшә – бу да шундый протест. Татарстанда, мәсәлән, музыкант U-sal узган елда Кремль янындагы концертта "Азатка азат" дип җырлый – бу да туган телдә протест.

Лекция вакытында күрсәтелгән рәсемнәр
Лекция вакытында күрсәтелгән рәсемнәр

ТikTok-популярлыгың бу проблемнар турында сөйләргә ярдәм итәме?

— TikTok минем иске аккаунтны томалады, мин күптән инде Instagram-да активлык алып барам. Мин телгә багышланган видеоларда ЛГБТ-теманы күтәрәм, мин анда казакъ яки чуаш телендә сөйләшәм, бер җенесле пар арасындагы флиртта казакъ телен яки чуаш телен кулланам. Бу видеоларны консерватив карашлы кешеләр дә карыйлар, алар миңа "беләсеңме, мин сине бик хөрмәт итәм, казакъ телен хөрмәт итәм, элек һомофоб идем, әмма хәзер һомофоб түгелмен", дип язалар.

ЛГБТ темасына казакъ телендәге контент турында сөйлисең, ә татар телендә?

— Казакъ телендә контент хәзер бик күп, чөнки ЛГБТ-активистлар казакъ телендә контент ясарга тырышалар. Мин генә түгел, башкалар да ясый. Төрле блогерлар бар, "Феминита" дигән феминистик оешма ЛГБТ темасына да контент булдыра. Татарча мондый контент бармы – белмим, үзем әле әзер түгелдер, мин татарча бик яхшы белмим. Шулай да URBANTATAR оештырган тел лабораториясе өчен хикәя язарга кушкач, мин квир-персонаж турында яздым.

ЛГБТ активлык белән тел активлыгы бер-берсе белән ничек килешә? Тел активистлары сезне кабул итәме?

— Әйе, бу төрле өлкәләр. Тел активистлары күптән ЛГБТ-френдли, минемчә. Чөнки алар хокуксыз, җәберләнеп, кысрыкланып яшәүнең ни икәнен аңлыйлар, телләр белән дә шулай. Телләр белән эшләгәндә, син үзеңнең милли идентлыгың турында күп уйлыйсың: кем мин, татармы, казакъмы, урысмы. ЛГБТ-кешеләр дә шулай, алар да бу яктан идентлыклары турында бик күп уйлыйлар: мин геймы, бимы, квирмы һәм башкалар. Минемчә, ул бик бәйле. Мәсәлән, мин Татарстанда булганда тел активистлары белән сөйләштем, мин егетем белән идем, һәм кешеләр бик дустанә иде. Минемчә, кешеләрнең башларында беренче образ шундый: тел активисты булса, ул консерватив кеше, ул националист. Ә тормышта алар арасында националистлар да, ЛГБТ-активистлар да бар. Казакъстанга карасаң, тел активистлары арасында ЛГБТ вәкилләре бик күп. Һәм анда бик дустанә, казакъча әйткәндә, орта атмосфера.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG