Азатлык татар телен актив өйрәнүчеләр белән таныштыруны дәвам итә. Бүген Германиядә биоинженерга укыган Марсель Ганиев белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Марсельгә 23 яшь, ул TikTok социаль челтәрендә популяр аккаунт алып бара. Шунда ул татар һәм казакъ телләре турында кызыклы гына видеоязмалар чыгара.
Буш вакытта Марсель татар телен актив өйрәнә һәм камилләштерә, бу эштә аңа Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты да нык ярдәм итә, ди ул. Шунысын әйтик, әңгәмә вакытында Марсель татарча сөйләште, урыны белән фикер белдерү авыррак икәне сизелсә дә, кайчак теге яки бу сүзнең тәрҗемәсен сораса да, бик тырышып, принципиаль рәвештә татарча сөйләде.
— Марсель, башта үзең белән таныштырчы, син хәзер Европада нишлисең, үзең кайдан?
— Мин тумышым белән Казакъстанның көньягыннан, Кәнтау дип аталган кечкенә шәһәрдән. Әнием урыс, әтием татар. Әти белән балачактан татарча сөйләштек, ләкин күбрәк көнкүреш темаларга гына: утны сүндер, шикәр алып кил, мин сине яратам кебек гади җөмлә белән генә сөйләштек.
Хәзер Германиядә яшим, быел магистратураны тәмамлыйм. Фәнни эзләнүем һәм эшем биоинженерия өлкәсендә. Биолабораториядә кеше органнарын 3D принт итү юнәлешендә эшлим. Укуым да, эшем дә тулысынча инглизчә. Казакъстанда да бакалавриатны инглизчә укыдым.
— Балачакта татарча иркен сөйләшмәдең булып чыгамы?
— Әйе, бары тик иң гади сүзтезмәләр кулланып сөйләштек, иркен аралаша алдым дип әйтә алмыйм. Телне мин хәзер интернет аша өйрәнәм.
Миңа татарча да сөйләшә белергә кирәк дип үзем өчен хәл иттем
Татар теле минем өчен бик мөһим. Беренчедән, ул минем әтием теле. Балачактан ук әти безгә "сез татарлар" дип әйтеп килә иде, ул бездә милли аң тәрбияләде. Ә татар булу өчен татарча белү кирәк. Мин урыс, инглиз, алман, казакъ телләрендә иркен сөйләшәм, миңа татарча да сөйләшә белергә кирәк дип үзем өчен хәл иттем.
Икенчедән, миңа Татарстандагы хәзерге хәлләр дә нык тәэсир итте. 2017 елдан татар теле Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри укытылмый башлады. Моның турында гаиләдә дә күп сөйләштек, бу хәлләрне гаделсезлек дип бәяләдек. Шул чакта мин үзем өчен татар теленең мөһимлеген аңладым. Казакъстанда татар телен өйрәнү мөмкинлекләре күп түгел, мине татарча сөйләштерә алган әби-бабаем да булмады. Әтием дә Татарстанда яшәмәгән.
Тагын бер сәбәп – күңелем таләбе, бу миңа үзем өчен кирәк. Татар теле минем өчен бик матур тел. Аны белү минем җаным өчен бик мөһим.
Видео: Марсель татар сүзләрен аңлата
— Гаиләңдә башкалар татарча сөйләшәме соң?
"Син үзеңне татар дип атыйсың икән, сиңа татарча өйрәнергә кирәк"
— Минем өч кардәшем бар. Олы абыем татарча сөйләшми. Тик хәзер улы тугач, мин аңа "син үзеңне татар дип атыйсың икән, сиңа татарча өйрәнергә кирәк" дидем. Хәзер ул да татарча өйрәнә башлады, бик шатлыклы. Тагын 16 яшьлек энем бар. Хәзер ул да татарча өйрәнә башлады, "Ана теле" порталында утыра.
Кешеләрне татарча өйрәнүгә илһамландыра алуыма бик шатмын. Тагын берничә мисал бар, әйтик, үземнең Tiktok аккаунтында мин вакыт-вакыт татар теле турында язмалар чыгарам. Һәм миңа еш кына "татар телен өйрәнү өчен нишләргә кирәк?", "тел өйрәнү өчен нинди ресурслар бар?" дип сораучылар эндәшә. Шунысы кызык, алар арасында татарлар гына түгел, казакълар да, урыслар да бар. Татар теленә шундый кызыксыну туа икән, мин бик шатмын.
— Киләчәккә теләкләрең нинди? Кире Казакъстанга кайтып эшлисең киләме, Казанда яшисең киләме?
— Бу авыррак мәсьәлә, чөнки минем эшем тулысынча инновацияләр өлкәсендә, ни кызганыч, Казакъстанда да, Русиядә дә бу юнәлештә әлегә мөмкинлекләр юк. Биоинженерия өлкәсендә уңышлы эшләр өчен Көнбатыш илләрендә, Германиядә, АКШта, Австралиядә яшәргә кирәк. Шуңа киләчәк турында әйтергә авыр.
Видео: ана телен укыту турында
— Син Тиктокта еш кына татар теле турында постлар чыгарасың да. Иң популяр язмаларның берсе татар теленең мәҗбүри укытылмавы турында булды (6 мең лайк), аңа меңгән артык фикер дә калдырдылар. Кешеләр моны ничек кабул итә, һәм сиңа бу темага нәрсә дип яздылар?
— Әйе, әлеге язма бик шау-шулы чыкты, тел укыту темасы Русиядә генә түгел, Казакъстанда да көн кадагында тора. Казакъстанда да казакъ телен урыс мәктәпләрендә укыту мәсьәләсе бар, ул төрлечә хәл ителә. Нигездә, төп проблем казакъ теле укытучыларының түбән квалификациясендә. Мин үзем Казакъстанның көньягында үстем, анда урамда, кибетләрдә казакъча сөйләшәләр, шуңа мин телне яхшы өйрәнә алдым. Шул ук вакытта, илнең төньягында казакъча белмәүчеләр шактый, урамда ул киң кулланыла дип әйтә алмыйм.
Чуаш телен белмим, чөнки минем мәктәптә чуаш теле укытылмый
Тикток язмасына Русиянең төрле төбәкләреннән дә борчылып язучылар күп булды: Якутиядән, Удмуртиядән, Чуашстаннан һәм башка төбәкләрдән. Мәсәлән, бер кеше "мин үзем чуаш, ләкин чуаш телен белмим, чөнки минем мәктәптә чуаш теле укытылмый", дип язды. Димәк, бу мәсьәлә бик актуаль.
Татарлар да күп фикер калдырды. Тик алар арасында "башка милләтләрне безнең телне өйрәнергә мәҗбүриләргә кирәкми" дип әйтүчеләр дә шактый.
— Үзеңнең фикерең нинди?
Моның белән ризалашмыйм. Русия – федерация, аның эчендә төрле төбәкләр бар, аларның үз телләрен мәҗбүри укыту кирәк.
Әдәби татар телен саклау өчен телне мәктәптә укыту мөһим
Әдәби, профессиональ татар телен саклау өчен телне мәктәптә укыту мөһим. Комментларда күп кенә кеше "телеңне саклау өчен аны гаиләңдә кулланырга кирәк", дип әйтә. Һичшиксез, тел гаиләдә дә сакланырга тиеш, ләкин гаиләдә көнкүреш тел генә кулланыла, әдәби телне өйрәнү, камилләштерү өчен ул мәктәптә дә, университетта да укытылырга тиеш.
Шул ук вакытта, татар телен укытуда башка төрки илләр тәҗрибәсен дә өйрәнү урынлы булыр иде, дип саныйм. Төркия, Казакъстанда милли телләрне укыту зур үсеш алган, аларның тәҗрибәсен куллану кирәк. Төрки телләр уртаклыгы да бу очракта ярдәмче була.
Видео: Мәскәү сәясәте турында
— Марсель, ә синеңчә, татар теле яшьләргә кызык булсын өчен нишләргә кирәк?
— Тиз генә әйтү авыр. Беренче чиратта, татар теле статусын күтәрергә кирәк дип әйтер идем. Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда татар теленең дәрәҗәсе булырга тиеш. Яшьләр өчен бу мөһим, телдә кызыксыну булыр өчен алар бу телнең статусын, абруен күрергә тиеш.
Моннан тыш, гади фикер булса да, татарча күбрәк китаплар, дәреслекләр чыгарырга кирәк. Тел өйрәнүчеләргә күбрәк кызыклы материаллар кирәк. Бик гади нәрсә, ләкин тел үсеше өчен кирәк бу.
— Тел өйрәнүгә килгәндә, син татар телен өйрәнү өчен нәрсәләр кулланасың? Тәҗрибәң белән уртаклашчы.
— Күбесенчә, интернетта өйрәнәм. Минем өчен ике төп ресурс – "Ана теле" порталы һәм Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты. Моннан тыш, интернетта pdf форматта бер китап таптым, аны кулланам. Шулай ук интернетта берничә татар дустымны таптым, алар белән татарча сөйләшергә, аралашырга тырышам. Clubhouse-та хәзер татарча күп кызыклы сөйләшүләр уза, еш кына анда керергә һәм татарча тыңларга тырышам.
"Әйдә! Online" турында аерым әйтер идем, минемчә, бу Азатлыкның бик яхшы проекты. Иң яратканым – видеолар, алар бик кызыклы һәм сыйфатлы эшләнгән. Булат Шәйми белән "Easy Tatar" видеолары аеруча нык ошый. Әдәби текстлар ошый, соңгыларыннан Дориан Грей турында әсәрне укыдым, тәрҗемәләр булуы да эшне җиңеләйтә. Тел өйрәнергә дәвам итүчеләр өчен подкастларны да тыңлыйм.
Теләкләрдән – видеоларны күбрәк һәм озынрак ясасагыз иде, мондый төр контент җитми. Татар телен өйрәнә торган һәм инде өйрәнгән кешеләр белән интервьюлар да кызык булыр иде, бу мотивация өчен бик кирәк.
— Син TikTok-та популяр аккаунт алып барасың. Башта Русиядә бу социаль челтәр "балалар өчен кылану мәйданчыгы" буларак кабул ителә иде. Навальный протестларыннан соң аны хәзер җитди кабул итә башладылар, хәтта томалау турында фикерләр дә яңгырады. Синең өчен TikTok нәрсә ул, аның киләчәген ничек күрәсең?
— TikTok яшьләрне берләштерә алган яхшы социаль челтәр. Яшьләр нинди шәһәрләрдә, илләрдә яшәмәсен, бер-берсе белән аралаша, видеоларын чыгара, яхшы мәйданчык бу. Мин TikTok-ны үзем өчен мөһим санаган темаларга алып барам: күбесенчә, бу татар теле, казакъ теле проблемнары, ЛГБТ мәсьәләләре.
Минем видеоларны карап, татар телен өйрәнә башлаган берничә реаль мисал бар
Һәр нәрсәне файдалы итеп кулланып була. Моның ачык мисалы: татар телен өйрәнергә теләк тудыру. Инде әйткәнемчә, минем язылучыларда татар теленә кызыксыну арта. Минем видеоларны карап, татар телен өйрәнә башлаган берничә реаль мисал бар, бу бит шәп! Мин блогер булмасам да, күпмедер кешегә уңай тәэсир итә алдым, дип саныйм.
TikTok-ны алып бара башлаганда, мин бары тик үз фикерләремне чыгара бардым, минем өчен бу экспрессия ысулы. Хәзер инде бу социаль челтәр аша дусларны да таптым, күп кенә кызыклы кеше белән аралаша башладым, болар барысы да шәп.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!