Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Иделне чистартуга 18 миллиард сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Иделне чистарту" проекты 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда Иделне чистартуга 18 миллиард сум тотачаклар. Бу хакта республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

Акчаларның 13 миллиард сумы федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.

"Экология" дәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылачак иң төп федераль проектларның берсе – "Иделне чистарту". Аның максаты – илнең төп су юлының экологик хәлен яхшырту, агып төшә торган пычрак суларның күләмен киметү", дип искәртте экология министры.

Проект кысаларында 13 чистарту корылмасы төзү һәм төзекләндерү, экологик зарар бирердәй ике объектны юк итү ниятләнә. Шадриков сүзләренчә, узган ел Куйбышев сусаклагычы зонасындагы мондый объектларның берсен – Казанның биологик чистарту корылмалары ясаган ләм басуларын юк итү өстендә эш башланган.

— Ярты гасыр эчендә йөз һектарлап мәйданда дүрт миллион шакмак метр ләм утырымнары җыелган, — диде министр.

Бу басуларны рекультивацияләү 8 миллиард 125 миллион сумга төшәчәк.

Түбән Кама сусаклагычы суларына тискәре йогынты ясаучы тагын бер зур объект – Озерное нефть ятмасының эшләмәүче торба үткәргечләре.

"Сусаклагычында су күләме күтәрелгәннән соң, алар батты һәм хәзерге вакытта Иделгә генә түгел, Татарстандагы халыкның дүрттән беренә куркыныч тудыра, чөнки сусаклагыч 900 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә. Бу эшне башкару 930 миллион сумга төшәчәк дигән министр.

Быел Татарстанда "Экология" дәүләт проектының дүрт федераль проектын тормышка ашыру өчен 5,6 миллиард сум каралган, 4,5 миллиард сумы федераль бюджеттан биреләчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG