18 июльдә оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исерек машина йөртүчеләргә чикләүләрне кырыслатырга кирәк дип белдергән, бу хакта Mkset яза.
Бүген иртән Башкортстанның Бакалы районы үзәге Бакалыда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 17-19 яшьлек дүрт кыз үлде. "Башинформ" хәбәренчә, алар Бакалыга җәйге ялга килгән булган, элекке сыйныфташлары белән кафеда очрашканнан соң өйләренә кайтып барган вакытта кызларны Аudi A 5 машинасы бәргән. 23 яшьлек машина йөртүченең исерек булуы әйтелә.
"Комсомольская правда" басмасы язуынча, Радий Хәбиров бу һәлакәтне ничек тикшерәчәкләрен шәхсән үзе күзәтәчәген әйткән.
"Исерек кабәхәт – башкача атый алмыйм – дүрт кызны бәргән. Барысы да һәлак булды. Бу вазгыятьне һичшиксез үзем күзәтәчәкмен. Җавап тотачак, җәзадан котыла алмаячак. Исерек машина йөртүчеләргә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк. Кабәхәт исерек килеш эләккән – хәзер карарга кирәк, машина йөртү таныклыгын алырлармы икән. Хөкемдарлар берләшмәсе белән киңәшмә үткәрергә кирәк. Монда иң зур җәза бирелергә тиеш", дигән Хәбиров.
Шулай ук Башкортстан башлыгы исерек килеш машина йөртүчеләр турындагы мәгълүматны эш бирүчеләргә дә җибәрергә кирәк, бюджет оешмасында эшләүчеләрне исә исерек килеш машина йөрткәндә тотсалар, эштән җибәрергә кирәк дип тәкъдим иткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!