Мирсәет Солтангалиевне тарихта татарлар арасындагы иң тәэсирле сәяси җитәкче дип санарга буладыр. Сәясәтче ниндидер югары административ вазифа билгеләүче генә түгел, ә беренче чиратта кешеләрнең күңелләрен һәм аңнарын яулап алучы, үз сәяси проектына, идеяләренә башкаларны җәлеп итүче кеше. Бу коры матур сүзләр генә түгел. Солталиев идеяләре татар дөньясы кысаларыннан шактый еракта да тарала. Үз идеологиясенә ул социализм, ислам һәм мөселман халыклары менталитеты белән ярашучы большевизмны кертә алган һәм шунда ук милли үзаңны, колониализмга каршы хәрәкәтне дә өсти алган. Хәзерге Русия пропагандасы "төсле инкыйлаблар экспорты" турында сөйли, ә аның идеологиясе Һиндстаннан алып, Төньяк Африкага кадәр күп кенә халыклар өчен экспорт идеологиясенә әверелгән.
Колониализмга каршы аңлы рәвештә көрәшнең ХХ гасырның 20нче елларында башлануы да очраклылык түгел. Ул чакта Көнчыгыш халыклары коммунистик университетында Солтангалиев иң популяр укытучыларның берсе була. Шул чордагы язуларга караганда, ул лекция укыганда башка дәресләр туктап тора торган була, чөнки барлык студентлар аның чыгышын тыңларга җыела.
Шулай итеп, аның сәяси мирасы аны тыңлаган студентлар аша бар дөньяга тарала. Солтангалиев сурәтләре Мисыр инкыйлабы җитәкчесе һәм бу илнең икенче президенты Гамәл Габдел Насыйр һәм Әлҗәзаир халкының да шундый ук инкыйлаб җитәкчесе, ул илнең беренче президенты Ахмәт бин Белла бүлмәләрендә эленеп торуы тикмәдән генә түгел. Бүген Солтангалиевне өйрәнү үз илендә онытылып барганда, гарәп илләрендә һәм Төркиядә аның турында китаплар әле даими чыгып килә.
Уфада ул татар-башкорт сулчы эсерларының булачак җитәкчесе Галимҗан Ибраһимов белән таныша һәм автобиографиясендәге мәгълүматларга караганда, яшерен эсерлар түгәрәгенә языла. Февраль инкыйлабыннан соң, Мулланур Вахитов тәкъдиме белән, ул Мөселман социалист комитетының җаваплы сәркатибе вазифасын ала, аннан Совнаркомдагы Милләтләр эшләре халык комиссариаты әгзасы була. Вахитов үлгәннән соң совет хөкүмәтендә мөселман халыкларының "төп" вәкиле һәм аларның мәнфәгатьләрен алга сөрүче булып кала, шул ук вакытта Көнчыгыш халыклары коммунистик университетында укытуын да дәвам итә.
Солтангалиевнең сәяси мирасында ислам дине, мөселман дөньясы бик зур роль уйный. Аерым алганда, Солтангалиев Милләтләр эшләре халык комиссариаты әгъзасы булганда "Жизнь национальностей" журналында (№ 29-30 1921 ел) "Мөселманнар арасында дингә каршы пропаганда ысуллары" исемле мәкаләсендә ислам дине турында әлеге шактый җылы сүзләрне яза: Бу диндә сивил-сәяси элементлар башка диннәрдәгедән күбрәк, башка диннәрдә рухи-әхлакый мотивлар өстенлек итә".
Шул да игътибарга лаек, төрле мөселман халыкларның үсеш дәрәҗәсенә һәм дингә каршы эшчәнлек ысулларына бәя бирүче аналитик мәкаләсендә ул дин әһелләренә һәм гомумән дини оешмаларга карата репрессив ысуллар кулланудан тыелырга кирәклеге турында кат-кат кисәтә, пропаганда ысуллары белән генә чикләнергә чакыра. Шуңа күрә Солтангалиев 1920нче елларда совет хакимиятенең исламга карата шактый йомшак сәясәтенең төп лоббисты булган дияргә мөмкин. Аның киңәшләрен истә тоту репрессияләр аның үзенә кагылганнан соң да инерция белән дәвам итә.
1920 елның ахырында исламга карата сәясәт турындагы документларның Солтангалиев тезисларын сүзгә-сүз кабатлап моны ачык күрсәтә. Вазгыять 1930нчы елларда милли сәясәт урысларга йөз тота башлагач кына үзгәрә, сәясәт кире империя традицияләрен торгызуга таба борыла. Ә 1921 ел башында Солтангалиев Кырымда калган элекке ак офицерларга һәм кырымтатарларга карата киңкүләм террорны туктатуга ирешә.
Мирсәет Солтангалиев империячел шовинизмның һәр төренә кискен каршы чыгучыларның берсе була. 1923 елда РКП(б)-ның XII корылтаенда Иосиф Сталинга һәм аның тарафдарларына каршы чыгыш ясап, ул шулай ди:
— Монда бөекдержавачыл шовинизмга каршы көрәшкәндә җирле милләтчелеккә каршы да көрәшергә кирәклеген әйттеләр. Бу һәртөрле милләтчелеккә каршы көрәшергә кирәклеген аңлата. Чөнки бөекдержавачыл шовинизм ул күпкә зуррак милләтнең арта һәм кысрыклый баручы милләтчелеге чагылышы. Җирле милләтчелек нәрсә соң ул? Әгәр җирле милләтчелек шул бөекдержавачыл шовинизмга каршы көрәш күренеше икән, бу милләтчелек түгел, ә бары тик шуул бөекдержавачыл шовинизм күренешенә каршы көрәш кенә. Милләтчелеккә каршы, ул чыннан да булганда, кечкенәрәк халыкларны рәнҗетүче милләтчелеккә каршы көрәшергә кирәк. Әмма монда нәрсәгә каршы көрәшергә тиешлегебезне ачык итеп күрсәтү зарур, алайса бу милләтчелеккә каршы көрәш гамәлдә еш кына иң нормаль булмаган рәвешләргә күчә, — ди ул.
Соңрак шул ук фикерләрне үзенең "Автономлаштыру мәсьәләсенә карата" исемле васыять мәкаләсендә Владимир Ленин да кабатлый.
Ул большевиклар фиркасе җитәкчелегендә милли мәсьәлә турында каршылыкларның көчәйгән чагы була. Совет берлеге турында килешү әзерләнгән чорда Солтангалиев Сталинның автомонияләр проектына каршы көрәш башлый һәм аның карашларын Ленин да яклап чыга. Бу мәсьәләдә Сталин идеологиясен шулай сурәтли: "Иптәш Сталинның хәзерге позициясенең фирка эчендәге мәгънәсе — ленинизмнан ленинизм әләме тотып урыс дәүләтчелегенә таба кире чигенү, фактта — безнең милли сәясәтне юк итү." Шул ук вакытта сәламәтлеге кыска вакытка гына яхшырган Ленин 1922 елда милли мәсьәләдә Сталинга каршы көрәш башлый. Сталин проектына каршы чыгып, Ленин Сталин һәм Серго Орджоникидзе "бәйсезлекчелектә" гаепләгән грузиннарны яклауга алына.
Әмма Сталин Солтангалиевнең бу гамәлләрен кичерә алмый, әлбәттә. Һәм Солтангалиев аның тарихтагы беренче сәяси корбаны була. Нәкъ менә ул Сталин юлына каршы көрәше өчен фиркадә беренче булып кулга алына.
Сталин 1922 елда ук Мирсәет Солтангалиевне Милләтләр эшләре халык комиссариаты коллегиясеннән читләштереп, Кавказ аръягына эшкә җибәрергә тырыша. Әмма РСФСРдагы кайбер автоном республикалар җитәкчеләренең протест белдерүеннән соң Солтангалиевне кире Мәскәүгә чакырталар һәм Милләтләр эшләре халык комиссариаты коллегиясенә кире алалар. Солтангалиевнең РКП(б)-ның XII корылтаенда Совет берлеген төзү турындагы чыгышында бөекдержавачыл шовинизмны тәнкыйтьләвеннән соң Сталин аннан Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) аша үч алырга була. Моның өчен Солтангалиевнең Башкортстан мәгариф халык комиссары Абдулла Әдеһәмовка язган хаты кулланыла. Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) әлеге хатны кулга төшерә. Хатта Солтангалиев 1920 елда Үзәк Азиягә качып, андагы халыкларның азатлык хәрәкәтенә (урыслар аны "басмачество" дип атый) кушылган, ә 1922 елда үкенү хаты юллаган Зәки Вәлиди белән элемтәгә керергә ярдәм итүне сорый. Солтангалиев башкорт инкыйлабының элекке җитәкчесен кире ватанына кайтарырга һәм мөселман халыкларның мәнфәгатьләрен бергәләп якларга тели.
Фирка корылтаена кадәр үк, Иосиф Сталин һәм Валериан Куйбышев (ВКП(б) үзәк комитеты әгъзасы) кушуы белән ОГПУ башлыгы урынбасары Вячеслав Менжинский "2нче парламент" дип аталган яшерен операцияне башлап җибәрә. Монда шул мөһим — Феликс Дзержинский (ОГПУ башлыгы) милли җитәкчеләр белән низаглар кыйбатка төшәргә мөмкин, анда кысылырга кирәкми дип әйтеп, бу чарада катнашудан баш тарта. Чара барышында милли республикалар җитәкчеләрен яшерен күзәтү оештырыла һәм аларның эшчәнлеге турында шымчылар хәбәр итеп тора. Әлеге операциянең төп "фигуранты" Солтангалиев була.
Ул 1923 елның 4 маенда фиркадәге дисциплинаны контрольдә тотучы Үзәк контроль комиссия (ЦКК) бинасында кулга алына. Аңа белдерелгән төп гаепләү — совет хөкүмәте рөхсәтеннән башка Зәки Вәлиди белән элемтә урнаштырырга тырышу була. Шулай ук Төркия илчесе белән рөхсәтсез очрашулар телгә алына. Киңәшмәдәге чыгышында Сталин хәтта Солтангалиев өчен илче Үзәк комитеттан да югарырак булган дип белдерә. Төркия һәм Ирандагы кайбер коммунистлар белән рөхсәтсез элемтәләр урнаштырырга маташу гаепләүләре дә була. 1923 елда Политбюро һәм РКП(б) Үзәк комитетының Лениннан кала барлык әгъзалары катнашындагы милли мәсьәләләр турында IV киңәшмәсе махсус Солтангалиевкә багышлана. Авыру Ленин анда катнаша алмый. Бу киңәшмә Сталинның генераль секретарь вазифасындагы беренче зур җиңүе була.
Киңәшмәдә катнашучыларның бер өлеше, ЦКК һәм ОГПУ мәгълүматларына ышанырга мәҗбүр булса да, "Солтангалиев эшен" күпертү бөекдержавачыл шовинизмга каршы көрәшне көчсезләндерүгә хезмәт итүен белдерә. Фирканең бер күренекле әгъзасы, украин вәкиле Николай Скрыпник бу "эшне" фирканең XII корылтайда билгеләнгән милли сәясәте юнәлешен үзгәртү өчен кулланырга тырышалар дип тәнкыйтьли. Лев Троцкий аның бу сүзләрен "Чыннан да шулай!" дип хуплый.
Соңрак Троцкий 1926 елда оппозиция ягына күчкән Лев Каменевның аңа шулай дип сөйләгәннәрен искә ала: 1923 елда татар совнаркомының элекке җитәкчесе Солтангалиевне кулга алуны хәтерлисезме? Бу Сталин инициативасы белән фирканең күренекле әгъзасын кулга алуның беренче очрагы булды. Кызганыч, без Зиновьев белән моңа ризалык бирдек. Шул чактан бирле Сталин кан ялагандай…" Ягъни соңрак Ленинның якын көрәштәшләре Сталинга Мирсәит Солтангалиевне юк итү мөмкинлеге бирүләре өчен нык үкенгәннәр. Ягъни ул чакта инде хәлсезләнгән Ленинның позициясен якламаулары белән алар үз-үзләрен үлемгә хөкем итә. Чөнки нәкъ менә Солтангалиев эшеннән соң Сталин сыналган ысул белән, фирка әгъзаларын бер-беренә каршы котыртып, фирка эчендә системлы сәяси репрессияләр башлап җибәрә һәм ахыр чиктә бар хакимиятне үз кулына ала. Солтангалиевкә каршы репрессия 1930нчы еллардагы киңкүләм репрессияләрнең репитицияләрен башлый дияргә мөмкин.
1928 елда Солтангалиевне янәсе чит илдәге пантюркист хәрәкәте һәм империализм белән бәйле "инкыйлаблабка каршы оешма" турында ялган гаепләү нигезендә тагын кулга алалар. Бу эш нигезендә фирканең Татарстан, Башкортстан һәм Кырымдагы башка күп кенә хезмәткәрләрен дә кулга алалар. Солтангалиевне атып үтерү җәзасына хөкем итәләр, әмма соңра хөкем карарын 10 ел лагерьга алыштыралар. 1934 елда ул иреккә чыгарыла, әмма 1937 елда тагын кулга алына йәм 1940 елда атып үтерелә.
Һәм бу соңгы кулга алынуында Сталин репрессияләренең нинди коточкыч һәм абсурд дәрәҗәгә җиткәне инде ачык күренә. НКВД комиссары Николай Ежовны канунсыз репрессияләрдә һәм көч куллануны арттырып җибәрүдә гаеплә кулга алганнан соң Солтангалиев эшен яңадан карыйлар. Һәм әлеге эшне тикшерүче НКВД хезмәткәрләренең азаплау ысуллары куллануы, ә шаһитләр азаплаулар басымы астында Солтангалиев турынла ялган шәһадәт биргәнлекләрен таный. НКВДның бу эшне оештырган хезмәткәрләре атып үтерелә, әмма Солтангалиевне иреккә чыгармыйлар һәм 1940 елда яшерен рәвештә атып үтерәләр.
Солтангалиев эшендәге репрессияләрнең объектив һәм субъектив факторлары бар. Беренчесе буларак, дөньякүләм инкыйлаб проектының 1923 елга инде ябылуын һәм совет сәяси машинасының акрынлап "аерым бер илдә социализм төзүгә" проектына таба баруын әйтергә була. Һәм мондый шартларда Солтангалиев кебек идеологларның кирәге инде калмый. Субьектив фактор исә — империячел һәм милли мәсьәләдә бөекдержавачыл шовинистик позициядәге Сталин көчәю белән, моңа каршы торучыларның репрессияләргә дучар булуының котылгысызлыгы. Чөнки Сталин инде фиркадә ике төрле идеологиягә дә, үзара көндәшлек итүче фракцияләргә дә моннан ары түзеп тора алмый.
Бу уңайдан Сәхиб Сәетгалиев язмышын искә алу да кызыклы. Тарихи китапларда бу ике шәхес гадәттә бер-беренә каршы куела. Шул ук вакытта аларның язмышларында аларны бер-беренә бәйләүче җепләр дә шактый. Алар икесе дә ТАССРга нигез салучылар. Икесе дә Уфа татарлары вәкилләре. Сәхиб Сәетгалиев Уфада эшче гаиләсендә туа, әмма аның әти-әниләре Благовар районыннан. Икесе дә сәяси көрәш мәйданына 1917 елда, зур сәяси тетрәнүләр чорында чыга. Гәрчә Солтангалиев инкыйлабка кадәр үк журналистикада, публицистикада эшләп, татарлар тормышына бәйле иҗтимагый-сәяси проблемнарны инде күтәрә башлаган булса да. Авыл интелигенциясе гаиләсеннән чыккан Солтангалиев инде балачактан ук милли тормыш процессына кереп киткән дияргә мөмкин. Ә Сәхиб Сәетгалиевне анда язмыш тартып китерә. Икесе дә Татар-Башкорт республикасы төзүдә катнаша. Икесе дә Уфа губерниясенең Башкорт республикасына кермәгән өлешләре белән бергә "Зур Татарстан" төзү өчен ахыргача кулга-кул тотынып көрәшә.
Ахыр чиктә аларның үзара мөнәсәбәтләре бозыла һәм алар РКП(б)-дагы капма каршы татар фракцияләренә керәләр. Сәетгалиев "сулчыларга" кушыла, Солтангалиев "уңчыларны" җитәкли башлый. "Уңчылар" ул чакта Татарстанның фактик җитәкчесе булган Сәхиб Сәетгалиевнең ялгыш сәясәте 1921 елгы ачлыкны тагын да көчәйтте дип гаепләп аны вазифасыннан төшерүгә ирешкәч Сәетгалиев аларның бу гамәлләре белән дошман "шовинистларга" файда гына китерүе турында әйтә.
Республиканы "уңчылар" вәкиле Кашаф Мөхтәров җитәкли башлый, ә Сәетгалиевне Кырымдагы шундый ук вазифага җибәрәләр. Сәетгалиевне Сталин курчагы булуда, тулысынча "халыклар атасына" йөз тотуда гаепләү гадәткә керсә дә, бу артык гадиләштерелгән һәм ялгыш позиция дип уйлыйм. Кырымда берничә ел эшләгәннән соң Сәетгалиевнең карьерасы түбән тәгәри башлавы һәм шуннан соң биләгән вазифаларының дәрәҗәсе түбәнәйгәннән түбәнәя баруы һәм 1938 елда үз көндәше Солтангалиев кебек үк милләтчелектә гаепләнеп репрессияләнүес тикмәгә генә түгелдер.
Стратегик яктан Мирсәит Солтангалиевне төрки республикаларны берләштереп Совет берлегенең Туран исемле бер республикасын төзү өчен тырышучы буларак та карарга була. Ул Исмаил Гаспралы, Йосыф Акчура кебек күренекле татар сәяси фикер ияләрен дә хәтерләтә. Моны Совет берлегендә төрки халыклар мәнфәгатьләрен бергәләп яклау максатындагы тактик адып дип бәяләргә мөмкин. Чөнки үз халкының кечкенә өлеше генә яшәгән кечкенә җир кисәгенә ия татарлар мөстәкыйль сәясәт белән шөгыльләнә алмый, өстәвенә берлек республикасы статусы булмау да аларның мөмкинлекләрен чикли.
Күрәсең, Солтангалиев берлек республикасы статусы мөмкин булган проблемнарны чишәргә ярдәм итәчәк дип өметләнгәндер, шуңа күрә ул Уфа губерниясе 1922 елда канунсыз рәвештә Башкортстанга кушылганнан соң Башкортстан хөкүмәте әгъзалары белән каршылыкка керергә теләми, аларның күбесе белән дустанә мөнәсәбәттә була.
Шулай да, Солтангалиев күбрәк төркичелек тарафдарымы, татарчылык тарафдарымы дигәндә, икенчесе өстенрәк булгандыр. Шуңа күрә ул Татар-Башкорт республикасы төзү өчен ахыргача көрәшә. Әлеге көрәшен ул 2019 елның декабрендә РКП(б) Үзәк комитетының әлеге проектны гамәлгә ашыруны туктату турында карары чыкканнан соң да дәвам итә. 1920 елда ул Татарстанның чикләрен мөмкин кадәр зурайту өчен тырыша. Әмма 5,2 млн кешене үз эченә алучы Зур Татарстан проекты да Мәскәүдә каршылык күрсәтүче көчләр аркасында гамәлгә ашырылмый кала. Солтангалиевка каршы репрессияләрне оештыручы гына түгел, зур Татарстан төзүгә дә киртә куючы да нәкъ менә Сталин булган дип уйларга нигез бар.
Совет чорының ахырына кадәр диярлек Мирсәет Солтангалиев исемен телгә алу тыелып килде. Бары тик ул 1989 елда акланганнан соң гына аңа игътибар арта башлады. 1992 елда ул чактагы Татарстан премьер-министры Мөхәммәт Сабиров Мирсәет Солтангалиев мәйданында аңа һәйкәл кую турында карар имзалады. Әмма бернинди ди һәйкәл урнаштырылмады, ә берничә ел элек һәйкәл куеласы урындагы хәтер ташын да алып аттылар. Солтангалиев исеме сәяси мәгънәгә ия булу һәм Татарстандагы "татарстанизм" сәясәте сәбәпле аның исемен дә читкәрәк этәрергә тырышалар. Киләчәктә татар халкының хәтерен яңарту сәясәте корганда, аның хезмәтләрен һәм тарихи процессларга ни дәрәҗәдә тәэсир итүен исәпкә алып, аның исеме нәкъ менә беренче булып кайтарылырга тиеш.
Илнар Гарифуллин
сәяәсәт белгече, тарихчы
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!