Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада башкорт аты фәнни-өйрәнү институты оештырырга тәкъдим иткән, бу хакта башлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсант" яза.
"Аны Фәннәр академиясе яки Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге системына берләштерергә була. Шул ук вакытта без яңа оешмага кирәкле финанс ярдәме күрсәтергә әзер", дигән Радий Хәбиров, Баймак районында узган башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре турындагы түгәрәк өстәлдә чыгыш ясап.
Институт токымны саклау белән шөгыльләнер, ат үрчетүдә, кымыз ясау һәм кымыз белән дәвалауда киңәшләр бирер дип фаразлана.
Моның белән бергә тимерчелек һәм каешчылык, сувенирлар ясау кебек һөнәрләрне торгызырга ниятләнә.
Радий Хәбиров булачак институтны Чишмә районындагы Евразия күчмә цивилизацияләр музее мәйданчыгында урнаштырырга тәкъдим итте диелә.
30 июльдә Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале үтте. Әлеге бәйрәмне ел саен шушы вакытта уздыру карары былтыр чыккан иде. Бу Татарстан "Татар аты" исемен патентлаштырганнан соң булды.
Чарада "Мәргән укчы" ярышы, кымыз җитештерүчеләр бәйгесе һәм фәнни-гамәли конференция дә оештырылды. Хәрби тема да булды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бәйрәмгә Калмыкстан башлыгы Бату Хасиков белән килгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!