Accessibility links

Аризона галимәсе: "Кемгәдер фәнни эзләнүе өчен татар, төрек яки үзбәк теле кирәк икән, безгә килә"


Ирина Левин
Ирина Левин

Аризонада Критик телләр институтында АКШның башка университетларында укытылмаган дистәләрчә тел курслары оештырыла. Быел анда татар теле дә укытылды. Институт җитәкчесе белән Аризона университетында телләрнең ничек укытылуы турында сөйләштек.

АКШның Аризона университетында быел татар телен укыту торгызылды. Җәйге курсларда татар теле дәресләрен Алимә Сәлахетдинова алып барды. Ул Азатлыкка татар телен кемнәр һәм ни өчен укуы, Америка белән Канадада соңгы елларда миллилек тренды барлыкка килүе турында сөйләгән иде.

Татар теле Аризонада Меликян үзәге кысаларында, Критик телләр институтында укытыла. Бу институт татар теле кебек, Америка күзлегеннән "кече" булган телләрне нигә укыта? Башкорт яки кырымтатар телен монда укыту мөмкинме, моның өчен ниләр кирәк?

Шул һәм башка сорауларны әлеге институт башлыгы, галимә, антрополог Ирина Левинга бирдек. Ул быел татар теле курсын оештыруда актив катнашты.

— Сезнең институтның максаты нинди? Урыс һәм фарсы теле кебек киң кулланылган телләрне дә укытасыз, шул ук вакытта сездә азчылык халыклар телләре дә бар. Телләрне фәнни яктан өйрәнүгә игътибар биреләме?

— Критик телләр институтының төп максаты – Евразиядә, Көнчыгыш Европада эшләячәк киләчәк буынны – галимнәрне, укытучыларны, дипломатларны һәм башкаларны тәрбияләү. Бу кешеләр үзләре эшләгән өлкәдә телне җитәрлек дәрәҗәдә белергә тиеш. Моннан тыш алар җирле халык мәдәнияте, гадәтләре, тарихы белән дә таныш булырга тиеш. Институтта менә шуларга өйрәтәбез дә.

Тел белү генә җитми, культурологик мәсьәләләр дә бик мөһим

Теге яки бу җирлектә нәтиҗәле эшләү өчен тел белү генә җитми, монда культурологик мәсьәләләр дә бик мөһим. Шуңа күрә безнең укытучылар да үзләре өйрәткән телнең тарихын, төрле үзенчәлекләрен белә һәм аларны укучыларга да аңлата.

Әйтик, быел татар теле укытылганда, укучыларга шул телдә контент та бирелде, алар, мисал өчен, Азатлык радиосы материалларын кулландылар, шул рәвешле татар дөньясындагы вакыйгаларны, хәлләрне дә өйрәнделәр. Кешегә телне белү генә җитми, аны тоемлау да мөһим.

— Хәзерге вакытта Критик телләр институтында нинди телләр укытыла? Күпме студент телләр өйрәнә?

— Хәзер бездә 14 тел курсы бар. Төрки телләрдән татар, төрек, үзбәк, казакъ телләре укытыла. Украин, поляк, урыс телләре бар. Евразия телләреннән иврит, әрмән, фарсы, македон телләрен дә атап була.

Телне укыту кечкенә төркемнәрдә алып бару нәтиҗәлерәк

Телне өйрәнүчеләр саны бездә аз, һәм сан артыннан куу безнең максат та түгел. Тел укытуны кечкенә төркемнәрдә алып бару нәтиҗәлерәк, укытучы һәр студентка җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирә, нәтиҗә булсын дип эшли.

— Институтта нинди телләр укытылуы ничек хәл ителә? Ниндидер план-програм бармы?

— Бу ихтыяҗга карап хәл ителә. Еш кына ихтыяҗ зур булган телләрдән тыш без Америкада башка университетта укып булмаган телләргә дә игътибар итәбез. Критик телләр институтына бөтен илдән, төрле университетлардан киләләр. Кемгәдер фәнни эзләнүе өчен татар, төрек яки үзбәк телен өйрәнү кирәк икән, безгә килә, бу тел курсы кирәклеген әйтә.

Америкада бездән тыш теге яки бу телне өйрәнү мөмкинлеген биргән башка институт юк

Теге яки бу телдә курс ачу өчен зур төркем җыелуы да кирәкми. Иң мөһиме, аларның чыннан да бу телне өйрәнергә теләве, мотивациянең югары булуы кирәк. Кемнәрдер зур фәнни эзләнүләр алып бара, кемнәрдер дипломат булырга тели, алар өчен Америкада бездән тыш теге яки бу телне өйрәнү мөмкинлеген биргән башка институт юк.

— Фәнни максатлары булмаган, телне кызыксыну сәбәпле генә өйрәнүчеләр бармы?

— Әлбәттә, кайбер укучыларның карьера максатлары да юк, алар безгә "бу телне өйрәнәсем килә, ул миңа бик ошый" дип киләләр. Еш кына алар башка студентларны күреп, аларның мотивация һәм максатларына сокланып, киләчәктә үзләре дә шул тел юнәлешендә нәрсәдер эшләргә телиләр, илһамланалар.

"Миндә шул халык каны ага" дип килүче студентлар да бар

Шул ук вакытта, ата-бабалар арасында ниндидер милләт вәкиле булып, "миндә шул халык каны ага" дип килүче студентлар да бар. Алар өчен бу үткәннәр мирасы белән якыннан танышу, бабалар телен аз булса да өйрәнү мөмкинлеге. Максатлар төрле була ала, без исә тел өйрәнү өчен мәйданчык бирәбез.

— Димәк, сез теләсә нинди тел укытуга әзерме? Әйтик, сезгә башкорт яки кырымтатар укытучысы килсә, әйдәгез, безнең телдә дә курс ачыйк дип тәкъдим итсә, бу мөмкинме?

— Безгә шактый гына телләр укытуны тәкъдим итәләр. Безнең дә мөмкинлекләр чиксез түгел. Без һәрвакыт яңа кешеләр, төрле милләт кешеләре белән танышырга, хезмәттәшлек итәргә яратабыз. Ләкин яңа тел юнәлешен ачу безнең өчен җиңел эш түгел.

Әйткәнемчә, укучыларыбызда кайсыдыр телгә ихтыяҗ булса, без аның турында уйлана алабыз. Ләкин укытучының безгә килеп, әйдәгез укытыйк дип тәкъдим итүе генә җитми, әлбәттә, монда күп факторлар һәм шартлар булуы кирәк.

Соңгы елларда без тагын ике телне укыта башладык, алар икесе дә моңарчы безнең институтта инде укытылган – македон һәм татар телләре. Аларны укыту төрле сәбәпләр белән тукталган, хәзер исә без бу эшне торгыздык. Ләкин безнең өчен тулысынча яңа тел курсы ачу мәсьәләсе катлаулырак.

— Үзегез татарлар, татар теле турында ниләр беләсез?

— Татарлар турында үзем күптәннән беләм, минем фәнни диссертация эшем элекке совет республикалары һәм совет чорында халыкларны көчләп күчерү турында иде. Шул темага кырымтатарларны һәм аларның сөрген тарихын өйрәндем, Казан татарлары турында да белдем.

Татарлар бу илләр тарихында зур эз калдырган

Русия, Советлар берлеге, Төркия тарихларын өйрәнгәндә дә, татарлар турында еш укырга туры килде, алар бу илләр тарихында зур эз калдырган.

— Алга таба да бу теманы өйрәнергә җыенасызмы?

— Антрополог буларак мин миграция процессларын өйрәнәм. Алдагы тикшеренүем – элекке Совет берлеге илләреннән Төркиягә күченгән хатын-кызлар турында. Бу кызыклы күренеш, әйтик, Үзбәкстан һәм Казакъстан кебек төрки халыклардан хатын-кызларның миграциясе Русия белән Украина кебек славян хатын-кызларының миграциясеннән аерыла.

Төркия үзенчәлекле ил һәм үзләрен Европа дип күргән, заманча саналган илләрдән Төркиягә күчү кызыклы, Төркия хатын-кызларга бик күп мөмкинлекләр ача.

Хәзер сугыш аркасында бу теманы өйрәнү катлауланды, һәм сугыш халык күчешенә дә нык тәэсир итте. Украинадагы авыр хәлләр дә кешеләрне Төркиягә күчәргә мәҗбүр итә, шул ук вакытта Русиядән дә сәяси эмиграция күзәтелә, Төркия Русиядән күчү өчен иң популяр урыннарның берсе. Кызыклы тема, алга таба аны үстерергә теләр идем.

— Сезнең институтта телне укыту методикасы көчле дип санала, аның төп принциплары нинди?

Төп нәтиҗәлелек күрсәткече – укучыларның өйрәнгән телдә сөйләшә башлавы

— Әйе, безнең таләпләребез шактый югары. Укытучылар белән тыгыз эшлибез, методистларыбыз бар, дәресләрнең ничек узуын зур игътибар белән күзәтәбез, нәтиҗәләрне барлыйбыз.

Безнең өчен нәтиҗәлелекнең төп күрсәткече – укучыларның үзләре өйрәнгән телдә сөйләшә башлавы. Шуңа күрә коммуникатив методикага зур игътибар бирелә, укучылар белән аралашу беренче урында тора. Төп прицип дип шуны атар идем.

Ирина Левин – галимә, антрополог, Аризона университетының Критик телләр институты җитәкчесе. 2005 елда Вашингтон университетын тәмамлаган, 2017 елда Нью-Йорк университетында PhD дәрәҗәсенә ирешкән. Фәнни өйрәнүләре Совет берлеге тарихы, ул таркалгач барлыкка килгән илләр, миграция, кеше хокукларына кагыла. Инглиз, урыс, төрек телләрен белә.

Аризона университетының Критик телләр институты 1991 елдан Көнчыгыш Европа һәм Евразия телләреннән җәйге интенсив курслар оештыра. Дәресләр Төньяк Америкадагы һәм аннан читтәге студентлар өчен үткәрелә.

Критик телләр институты Меликян институты кысаларында эшли. Институт Евразия геосәясәте һәм телләрен заманча өйрәнү идеяләрен алга сөрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG